#ОнлайнҮлемсезПолк акциясенә Рөстәм Миңнеханов та кушылды

2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышын искә алуга багышланган «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак. Әлеге акциягә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул инстаграм сәхифәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы Галимҗан Миңнеханов хакында язып пост урнаштырды. 

«1922 елда туган Галимҗан Миңнеханов 359 нчы укчы полкы составында сугыша. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак була. Хәтерлим һәм горурланам!» дип яза ул.

Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла ала, моның өчен социаль челтәрләрдә #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән постны урнаштырырга кирәк.

«Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» акциясендә катнашу өчен:

1. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыгыз яки якыннарыгыз турында мәгълүмат һәм фото әзерләргә.

2. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыгызның портретын кулланып фото яки видеоролик төшерергә.

3. Фото, видеоматериал астында мәгълүмат та булырга тиеш:
* Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхес белән бәйле шәхси тарих
• Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше турында кыскача мәгълүмат (исеме, фамилиясе, гаскәрләре яки эшчәнлеге, сугышта катнашу еллары), булган очракта, башка кызыклы мәгълүмат)
• «Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» акциясендә катнашу турында искәртү
* #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хештегларын куярга кирәк

4. Постны ВКонтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрендә бастырырга мөмкин.

5. Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр урнаштырып була.


Фикер өстәү