Әлмәт театры Илшат Агиев истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә

Әлмәт театры фаҗигале вафат булган актер Илшат Агиевның якты истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген театр Хәй Вахит пьесасы буенча куелган “Күк капусы ачылса” спектаклен онлайн карарга чакыра. Әлеге спектакльдә Илшат Агиев уйный иде.

13 һәм 15 май көннәрендә театр Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” һәм Нәкый Исәнбәтнең “Качаклар” спектакльләрен онлайн күрсәтә.

Спектакльләр театрның рәсми сайты аша трансляцияләнә.


Фикер өстәү