Рөстәм Миңнеханов яңа форматта үткәрелә торган «Үлемсез полк»та катнашты

Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк»ның яңа форматында катнашты. Ул социаль челтәрләрдәге аватаркасына абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосын урнаштырды.

“Үлемсез полк» бүген Җиңү көненең иң якты символы. Кызганыч, быел аны гадәти форматта үткәреп булмый. Ләкин безнең һәрберебез үз Героен искә алып, фотосын машинага яки, мәсәлән, социаль челтәрләргә урнаштыра ала! Аларның батырлыгын мәңге истә тотачакбыз! Бөек Җиңү көне белән! — дип язган республика Рәисе үзенең телеграм каналында.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның абыйсы Мәскәү өчен сугышта һәлак булды. Ул Мәскәү өлкәсенең Руз шәһәр округы Сухарево авылында туганнар каберлегендә җирләнгән.


Фикер өстәү