Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында фотосурәтен яңартты. Аватаркада республика җитәкчесенең абыйсы – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Галимҗан Миңнехановның портретын күрергә мөмкин.

«Рөстәм Миңнеханов аватаркага абыйсының фотосурәтен урнаштырды, шул рәвешле «Үлемсез полк» акциясенә кушылды», — дип сөйләде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Галимҗан Миңнеханов – республика җитәкчесенең әтисенең өлкән абыйсы. 359 укчылар полкы составында сугышкан. 1941 елның 15 декабрендә 19 яшендә һәлак булган. Ул Мәскәү өлкәсенең Морево авылы районында җирләнгән. Соңрак һәлак булган сугышчыларның, шул исәптән Галимҗан Миңнехановның, мәетләре Сухрау авылы янындагы туганнар каберлегенә тантаналы рәвештә күчереп җирләнә. Анда бүгенге көндә 165 кызыл армияче ята.

Татарстан Рәисе берничә ел «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты.

«Үлемсез полк» – 2012 елдан бирле ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү өчен үткәрелә торган җәмәгать акциясе. Соңгы елларда ул берничә сәбәп буенча онлайнга күчте.

Исегезгә төшерик, Татарстанда Җиңү көненә онлайн-флешмоб эшли башлады. «Минем Герой – минем гаиләм» акциясе 22 апрельдән 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Ул «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора. Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булырга тиеш.

 


Фикер өстәү