Чаллы халкын «солдат боткасы»белән сыйлаячаклар

Бүген автокалада 2,5 мең кешелек ботка пешерергә җыеналар.Әлеге сыйны һәр елны 9 Май бәйрәмендә тәкъдим итәләр. Быел карабодай гына түгел, арпа ярмасыннан да әзерләячәкләр.

Солдат боткасын ел саен «Приют человека» хәйрия проекты җитәкчесе, эшмәкәр Рөстәм Гатин командасы пешерә. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин Лисичанскта авыр хәлдә калган кешеләрне ашата. Җиңү бәйрәме уңаеннан ул Чаллыга ялга кайткан.
Солдат боткасын Тукай яр буе, Энтузиастлар бульвары, Җиңү паркы мәйданында авыз итеп була.


Фикер өстәү