Фәләстыйннән эвакуацияләнеп кайткан качаклар гаиләсе Усадта өй туе үткәрде

Бүген, Шәгъбән аеның 5 нче көнендә (15 февраль), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәләстыйннән эвакуацияләнгән качаклар гаиләсендә булды. Россия ватандашы Рушания Закирова, камалышта калган Газзә секторыннан, балалары һәм оныклары белән бергә (барлыгы 10 кеше) 2023 елның ноябрендә Татарстанга кайтты. Алар Казанга кайтуга, «Приют человека» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов мохтаҗ гаилә өчен торак сатып алуга акча җыюны оештырды. Әлеге башлангычны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең – «Зәкят»; «Ярдәм – Помощь» һәм «Вера в будущее» кебек хәйрия фондлары, шулай ук Татарстанның күпсанлы мәчетләре һәм эшмәкәрләр хуплап каршы алды. Бүген дин кардәшләребез яңа йортка күчүне билгеләп үтте. 

Закировлар гаиләсе фатиры Лаеш районының Усад авылында «Ихлас» мәчетеннән ерак булмаган урында урнашкан. Нәзарәтнең Лаеш районы мөхтәсибәте һәм «Приют человека» коммерцияле булмаган автоном оешма бу гаиләне үз канаты астына алды. Алар мәчеттә тернәкләнү узачак: балалар тел өйрәнәчәк һәм мәчет каршындагы курсларга йөри башлаячак.

Закировлар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Приют человека» җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, «Вера в будущее» хәйрия фонды директоры Морат Әхмәров һәм башкалар котлады. Алар, гаиләнең яшәү шартларын карап, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырды. Өй туен үткәрүчеләр кунакларга һәм үзләренә ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтте.


Фикер өстәү