Татарстанда зәмһәрир суыклар көтелә: һава температурасы -37 градуска кадәр төшәчәк

Казанда термометрның терекөмеш баганасы -25…-30 градус күрсәтәчәк.

Татарстанда -37 градуска кадәр көчле суыклар көтелә. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС республика буенча Баш идарәсе мәгълүматына таянып яза.

Синоптиклар фаразына караганда, 15 февральдә 21.00 сәгатьтән 16 февраль 10.00 сәгатькә кадәр һава температурасы -25…-30 градус, урыны белән -32…-37 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Казанда исә термометрның терекөмеш баганасы -25…-30 градус күрсәтәчәк.


Фикер өстәү