Үлем һәм үлемсезлек. «Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар»

Инде менә ничә ел, Җиңү көне якынлашканда Равил Фәйзуллинның «Хәтер» дигән шигырен искә төшерәм. Быел андагы:

«Әй, син, хәтер, гомер язларыннан

Безнең яшьлекләрне чакырып ал!» – дигән юллар аерым бер мәгънәгә ия кебек. Илгә Җиңү яулаган Ватан улларының сафлары еллап түгел, айлап сирәгәя. Тарихыбыздагы олы вакыйганың тере шаһитлары бакыйлыкка күчә барганда, шаһит булып, бары тик хәтер кала. Әмма саклап, әледән-әле яңартып тормасаң, хәтер дә гомерлек түгел. Менә бүген кайчандыр очрашкан, алардан сугыш хәлләрен сөйләткән ветераннарны күңелдән  барлап утырам. Инде аларның күбесе вафат. Ярый әле «яшьлекләрен чакырып алырга» хәтер бар. Ярый әле алар турында язганнарым сакланган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына якташым, элемтә оешмасында эшләүче Марат Корбанов миңа әтисе Габделнур турында бер гыйбрәт сөйләгән иде. Телевизордан сугыш турында фильм караганда, гел елый торган булган Габделнур солдат. Ни өчен елаган? Моны Марат берничек тә аңлата алмады. Әтисе дә берни дәшмәгән, сөйләмәгән, сүзсез генә елаган. Юкса Украина, Венгрия, Польша, Чехословакияне азат иткән, үлем белән ничә тапкыр күзгә-күз очрашкан солдат елыйсын елап бетергән, күңеле таш булып каткан булырга тиеш иде кебек. Үземчә болайрак уйлаган идем ул чакта: Габделнур солдат, мөгаен, сугыш мәхшәрләрен, һәлак булган дусларын оныта алмыйдыр. Алар ятса – төшендә, торса – исендәдер. Марат сөйләгән бер вакыйганы мин дә оныта алмыйм әле.

Бервакыт дошман безнекеләрне бомбага тота башлый, солдатлар кайда чокыр бар – шунда сыена. Габделнур күрше Иябаш авылы егете Галимҗан белән юл кырыендагы чокырга каплана, янәшәдә генә шартлаган бер бомба Габделнурны балчык белән күмеп ташлый. Аяк-кулларын селкетә-селкетә балчык астыннан чыга бу. Караса, янәшәдә генә Галимҗанның ярты гәүдәсе ята, гәүдәнең башка өлешләре тирә-якка сибелгән. Шуларны берәм-берәм җыеп алып, якташын үз куллары белән җирләргә туры килә Габделнурга. Бу вакыйганы еш искә ала торган була ул, димәк, тәмам бәгырьләренә тигән. Кино караганда, бәлки, шул искә төшеп, күзләре яшьләнә торган булгандыр Габделнур солдатның.

Бу язмамны укучылар арасында Габделнурның, Галимҗанның туганнары йә аларны ишетеп белгән кешеләр булса, шулар рухына дога укырлар, алар турында балаларына сөйләп, хәтер озайтырлар дип өметләнәм. Батырлар рухын буыннан-буынга тапшыру кирәклеге турында сүзләр соңгы вакытларда бигрәк тә куерды. Җитәкчелек яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү кирәклеген әледән-әле искә төшерә. Мин Марат Корбановтан: «Әтиең белә торып үлемгә ничек китте икән?» – дип сораган идем. Марат исә: «Әти үләргә түгел, җиңәргә киткән. Ул чорда патриотик тәрбия бик көчле булган. Әти генә түгел, ул чактагы тәрбия белән үзем дә, сугышка китеп, дошман амбразурасын күкрәгем белән каплаган булыр идем», – дигән иде. Безнең һәркайсыбыз – җәмгыять җимеше.

Көндәлегемне актарып утырганда, тагын бер гыйбрәтле генә язмага тап булдым. 2020 елның 27 гыйнварында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов янына барганмын икән. Ни сөйләгәннәрен язгалап та барганмын, шактый сүзләре хәтергә дә уелып калган. Мин аның 15 яшеннән хәрби комиссариат бусагаларын таптый башлавына гаҗәпләнеп утырган идем. Егетне: «Башың яшь әле», – дип, кире борып җибәрә торганнар, ә ул тагын килә торган. Ниһаять, 16 яшендә хәрәкәттәге армиягә алганнар Борис Кирилловичны. «Озын гәүдәле, бер центнер авырлыкта идем, бәлки, шуңа күрә алганнардыр», – дигән иде ул. Борис Кузнецов хәрәкәттәге армиядә иң яшь солдат була, ә 17 яшендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Хәер, бу хакта белми дә әле ул, төрле бәрелешләрне хәрби бурыч үтәү дип кенә кабул итә. Алтын Йолдызны аңа 18 яшь тулгач кына тапшыралар. Днепрны кичеп, уңъяк ярда ныгып  калып, безнең гаскәрләргә елга кичәр өчен ничек итеп шартлар тудырганнарын бик яхшы хәтерли әле Борис Кузнецов.

Армия штабында иң тәҗрибәле, иң әзерлекле 40 кешене сайлап алалар. Ни өчендер, иң яшь һәм тәҗрибәсез Борис та шулар арасына эләгә. Днепрны төнлә йөзеп чыгалар егетләр. Немецлар боларны күреп ала да ут ача. Ике көн эчендә ротадан нибары дүрт кеше исән кала. Патроннар, гранаталар бетә. Шуннан соң шушы дүрт кеше: «Ватан өчен! Сталин өчен!» – дип, һөҗүмгә ташлана. Кул сугышы башланып китә. Шулвакыт Борис немец пушкасын күреп ала да шуннан дошманга ут ача, берничә танкны, дистәләгән солдатны юк итә. Тик бераздан янында граната шартлап, аңын югалта егет. «Бер атнадан кыр госпиталендә аңыма килгәнмен, бөтен тәнемдә ярчыклар иде», – дип сөйләгән иде ул. Дөресен әйткәндә, мин аның сүзләрен башта ышаныр-ышанмас кына тыңладым. Каян килгән 17 яшьлек егеткә шундый кыюлык?

“Курку хисе башка кереп тә карамады, –  дигән иде ул. Бүгенге тәрбиядән дә, бүгенге яшьләрдән дә зарланмады Борис Кириллович. – Батырлыкка бару рухы бездә һаман яши әле”, – дип тә куйган иде.

Миңа Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый әби, аның улы Әнвәр белән дә очрашырга насыйп булды. Гыйльмурый әби, 103кә кадәр яшәп, берничә ел элек кенә вафат булды. Әтисе сугышка киткәч туган Әнвәр абый шөкер, исән-сау әле, быел аңа 82 яшь туларга тиеш. Телефон аша хәбәрләшеп торабыз. Әтисенең дошман амбразурасын күкрәге белән каплавын шулай тиеш булган дип кабул итә Әнвәр абый. Ә Газинурның әтисе Гафиятулла абыйның әйткәннәрен, моңсу гына елмаеп, еш искә алалар. Улының һәлак булуы турында ишеткәч, Гафиятулла абзый: “Бөтен җирдә беренче булырга тырышты, «безбашка» иде, үзе турында уйламады, малайны шул харап иткән дә инде”, – дигән, имеш. Аның әйткәннәре, бәлки, сүзгә-сүз түгелдер дә, әмма асылы шул: иң элек башкалар турында кайгыртып яшәве Газинурны үлемгә һәм… үлемсезлеккә атларга этәргән.

Җиңү көне – күзләргә яшь, күңелләргә горурлык хисләре тула торган бәйрәм. Җырлана торган җырларыбыз да моңсулык катыш шатлыклардан тора. Бүген дөньялар тыныч түгел. Минем Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашуым соңгысы булган икән. Ул шуннан соң озак яшәмәде. Украина тирәсендә барган хәлләрдән шул вакытта ук шактый хәбәрдар булган героебыз. Бүген мин аның кайбер сүзләрен хәтта әүлиялык дип кабул итәм.

– Зур сугыш булмас. Ике елдан без иң көчле дәүләткә әйләнәчәкбез, менә күрерсез, – дигән иде ул. Көчле булырга, тыныч яшәргә язсын. Шул ук вакытта, Равил Фәйзуллин үзенең «Хәтер» шигырендә язганча, «Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар» икәнен дә онытмаска иде.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү