Пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча бәйге башланды

Пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча “Спасибо Интернету – 2022” 8нче Бөтенроссия бәйгесе игълан ителде.

Бәйгегә компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләүгә мөстәкыйль өйрәнгән, шулай ук махсус курслар тәмамлаган 50 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла.

Конкурс биш номинация: «Портал gosuslugi.ru: мой опыт», «Мои интернет-достижения», «Интернет-предприниматель», «Моя общественная интернет-инициатива», «Я — интернет-звезда» номинацияләре буенча үткәрелә.
Анда катнашу өчен “Азбука интернета “(https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/) сайтында заявка һәм бәйге номинацияләре буенча үз хезмәтеңне – эссе, фотосурәтләр тапшырырга кирәк. Җиңүчеләрне абруйлы конкурс комиссиясе билгеләячәк.
Бәйге өчен хезмәтләр 25 апрельдән 16 октябрьгә кадәр кабул ителә. Ноябрь-декабрь айларында аңа йомгак ясау күздә тотыла.
Конкурс йомгаклары буенча конкурста катнашучы иң актив төбәкләр рейтингы булдырылачак.
Сүз уңаеннан, узган елгы бәйгедә 79 төбәктән барлыгы 5 меңнән артыграк пенсионер катнашкан. Аларны барлык хезмәтләре “Азбука Интернета” сайтының “Конкурс” бүлегенә урнаштырылган. Узган елда “Иң актив төбәк” номинациясендә Татарстан Республикасы җиңгән.
Бәйге турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән оешманың рәсми сайтында (https://azbukainterneta.ru) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү