Зиннәтулла көенә. «Ак барс» серияне җиңүдән башлады

22 апрельдә «Ак барс»ның өченче мәртәбә Гагарин Кубогын яулаганына төгәл биш ел була. 2018 елда Татарстан башкаласында узган хәлиткеч матчта Казан командасы ЦСКА капкасына нибары бер алка кертеп, серияне 4:1 исәбе белән үз файдасына төгәлләде. 2023 елның апреле: «Ак барс» белән ЦСКА янә җиңү өчен көрәшә. Биш ел элек булган кебек, Зиннәтулла Билалетдинов уенчылары эшне янә җиңүдән башлады.

Дөрес, икесе ике команда болар. «Ак барс» ул җиңүдән соң Гагарин Кубогы финалына чыга алмый азапланды. Зиннәтулла Билалетдинов китеп, кабат үз урынына кайткан арада Казангаа ике баш тренер килеп, берни майтара алмый китте. Составтагы үзгәрешләрне әйткән дә юк. ЦСКАга килеп киткән уенчылар күп булды. Әмма Мәскәү командасы өч сезон рәттән финалга барып җитеп, икесендә чемпион исемен яулады. Искиткеч күрсәткеч! Статистика менә нәрсә сөйли: Мәскәү уенчылары 2022 елның языннан бирле плэй-оффта бер генә серияне дә оттырмаган. Былтыр 4 һәм быел 3 көндәштән өстен чыкканнар. Шунысы да бар: кемгә генә каршы  уйнамасыннар, беренче очрашуда һәрвакыт җиңүгә ирешкәннәр. Болар барысы да – Сергей Федоров җитәкчелегендә.

Шик юк, Мәскәү командасының остазы – яхшы белгеч. Заманында өчәр мәртәбә СССР чемпионатын откан һәм Стэнли Кубогын яулаган кеше. Дөнья чемпионатларында җиңгәне бар, Олимпия Уеннарында медаль оту серен белә. Тренер булып эшли башлаган елны ук Гагарин Кубогын яулады. Тик бер кимчелеге бар: моңа кадәр тренер буларак Зиннәтулла Билалетдиновка каршы чыкканы юк иде.

Конференция финалында СКАны тар-мар итеп, хәлиткеч уеннарда фаворит булып саналырга лаек күрелгән ЦСКА Казанда 1:4 исәбе белән оттырды. «Ак барс»ның алкаларын күпне күргән, кирәк вакытта көндәшне дә, үзен дә кызганмаучы Артем Лукоянов, 2018 елгы плэй-оффта иң күп алка кертүче булып танылган Станислав Галиев, НХЛ клубларының игътибарын җәлеп иткән Дмитрий Воронков һәм матч тәмамланырга 7 минут калып барганда 77 нче санлы уенчы Кирилл Адамчук биргән пас ярдәмендә 7 нче санлы һөҗүмче Кирилл Панюков кертте. Тимур Билалов бу сезонда иң яхшы капкачы булып саналырга лаек икәнен раслады. Сүз уңаеннан, Воронков тарихка да кереп калды. Ул яңа гасырда, ягъни 2000 елның 1 гыйнварыннан соң туган уенчылар арасында КХЛда беренче булып 50 алка керте.

Юк, көндәш тә начар уйнамады. Статистикага ышансаң, хәтта күбрәк һөҗүм иткәннәр, капка турысына сугылган алкалары да күбрәк. Тик Зиннәтулла Билалетдинов командасы үз мөмкинлегеннән яхшырак файдалана алды. Беренче периодта көндәшләр өстен күренсә, икенчесендә уен «Ак барс» теләгәнчә, ягъни чал чәчле остаз көйләгәнчә барды. «Егетләр тырыша, алар әйткәнне яхшырак итеп үтәргә тырыша, – диде баш тренер матчтан соң һәм көндәшне дә мактарга онытмады. – Моңа кадәр плэй-оффта очрашкан командалар белән чагыштырганда, ЦСКАның уенчылары яхшырак, әлбәттә. Беркемне дә түбәнсетәсем килми, элеккегеләре дә әйбәт иде. Әмма ЦСКА – бик яхшы команда. Аларга каршы уйнау бик авыр».

Артем Лукоянов, «Ак барс» һөҗүмчесе:

– Башта сугыша башлыйсың да, калганы аннары күренә инде. Хәзер без – көндәшнең, алар безнең ничек уйнаганны белә. Нәрсәнедер алмаштырырга туры киләчәк. Чемпионга каршы уйныйсыбызны белдек. Авыррак, әлбәттә, әмма аларга каршы уйнап та, җиңеп тә булганны күрсәттек. Бары тырышлык белән генә дөрес уйнасак, нәтиҗәсе булачак.

Фото: www.ak-bars.ru


Фикер өстәү