Бер пенсионер чүп яндырам дип, ике дачаны яндырган

Чувашиядә бер хатын-кыз чүп-чарны яндырам дип ике дача һәм ике хуҗалык корылмасын яндырган. Өстәвенә, куллары да пешкән. Бу хакта Чувашиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр итәләр.

Янгын Моргауш районы Рыкакасы авылында «Автомобилист» бакчачылык ширкәтендә була. 79 яшьлек пенсионер үз участогында чүп яндырган.

Саксызлык аркасында хатын-кызлар ике дача һәм ике хуҗалык корылмасы янган. Пенсионерның куллары януы да билгеле.


Фикер өстәү