Зиннәтулла һәм аның командасы: ниләр эшләргә өлгергәнен яз көне күрәчәкбез

Барысы да көтелгәнчә килеп чыкты. Өч атна ярдәмче булып эшләгәннән соң Зиннәтулла Билалетдиновны «Ак барс»ның баш тренеры итеп билгеләделәр. Бу аның әлеге вазыйфага өченче мәртәбә алынуы, Казан клубына икенче мәртәбә кайтуы. Тәҗрибәле остаз өчен барысы да таныш кебек, тик бу юлы аның вакыты аз булачак.

Декабрь башында Олег Знарок эштән киткәч, баш тренер вазыйфасына Юрий Бабенконы билгеләделәр. Зиннәтулла Билалетдиновны исә аның ярдәмчесе дип игълан иттеләр. Чынбарлык исә нәкъ киресенчә булды. Белгечләр дә, тамашачы да кемнең нинди эш башкарганын тиз чамалап алды. Команда уенында да таныш чалымнар беренче матчларда ук шәйләнә башлады: «Ак барс» ахырга кадәр көрәшергә тырышты, звеноларда тәртип барлыкка килде. Нәтиҗәдә уенчылар тынычланды, үзләреннән нәрсә таләп ителгәнен яхшырак чамалый башлады. Билалетдинов эшкә алынгач, Казан командасы 7 очрашуда 11 очко туплады. Сезон башы белән чагыштырсак, бик яхшы нәтиҗә бу!

Шуңа күрә Зиннәтулла Билалетдиновның рәсми рәвештә баш тренер итеп билгеләнүендә гаҗәпләнерлек берни дә юк кебек. «Команданың уены яхшырды, дисциплина ныгыды. Үсеш барлыгын һәм команданың кирәгенчә уйный алуын күрәбез. Быелгы сезонга төп бурыч шул килеш калды. Безнең турнир таблицасында өскәрәк күтәрелергә һәм плэй-оффка яхшырак әзерләнергә вакыт бар», – ди «Ак барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин.

Тик тәҗрибәле остазның кабат баш тренер вазыйфасына алынуын клуб җитәкчелегенең башка юлы булмау дип тә аңларга мөмкин. Беренчедән, «Ак барс»ка башка белгечләрне чакыру турындагы сүзләр йөрде. Икенчедән, декабрь башында ярдәмче итеп билгеләнгәч, Билалетдинов үзе дә артык зур планнар белән янмавын әйтте. «Эшсезлектән арыдым», – диде журналистлар белән сөйләшкәндә, шаярырга тырышты, артык зур планнар белән янмавын әйтте. Хәзер исә барысы да җитди булачак. «Әлеге карар җиңел кабул ителмәде. Баштарак планнар башка иде, әмма хәлләр менә шундый адымга барырга этәрде. Мин командага да, аның бүгенге хәленә дә битараф кала алмыйм. Ярдәм итә алырмын, уенын яхшыртырбыз һзм клуб алдындагы бурычны үтәрбез дип өметләнәм. Җиңел түгел, әмма үтәрлек һәм көчебез җитәрлек. Ул максатка тырышлык ярдәмендә ирешәчәкбез», – ди баш тренер.

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак барс»та баш тренер вазыйфасына билгеләнәсен әле Олег Знарок килгәнче үк фаразлаучылар булды. Әмма Казан клубы башка кешене сайлады. Дөрес, Билалетдинов та кайтты, тик аңа башка эш таптылар. Олег Знарок командасы җиңелгән саен, таныш исемне ешрак кабатладылар. Ахыр чиктә юраган юш килде һәм Билалетдинов «Ак барс» белән өченче мәртәбә килешү төзеде. Беренчесе 2004 елда булган иде. Меңьеллык алдыннан, аны «йолдыз»лар тупланган командага, чемпионат башланып, бер ай узгач, Владимир Вуйтек урынына остаз итеп билгеләделәр. Дөрес, ул сезон уңышсызлык белән тәмамланды, ә чемпион исемен 2006 елда яуладылар. Соңрак «Ак барс» рәттән ике мәртәбә Гагарин Кубогын яулады. Сочи Олимпиадасы алдыннан Зиннәтулла Билалетдиновны Россия җыелма командасына баш тренер итеп алдылар. Ул үзе Казаннан китәргә ризалашмады, ә мәсьәләне Владимир Путин дәрәҗәсендә хәл иттеләр. 2011 елгы турнирның ничек тәмамланганын барыбыз да яхшы хәтерли. Сочидан ул туры Казанга кайтты. Танылган тренерны сезон ахырына кадәр генераль менеджер һәм клуб вице-президенты итеп билгеләделәр. Ә соңрак ул янә үзенең төп эшенә алынды. 2018 елгы җиңүне 4 ел көтәргә туры килде.

Бу юлы ничек булыр? Белгечләр беравыздан аның кайтуы файдага буласын, командада тәртип урнашасын, җиңүләр яуланасын әйтә. Моңа беркем дә шикләнми. Әмма дүртенче тапкыр Гагарин Кубогын оту өчен бу гына җитәрме? Кешедән калганны төзәтүгә караганда, үзеңә яңадан төзү кулайрак. Тик бу юлы төзелеш башларга инде вакыт калмады. Зиннәтулла Билалетдиновның ниләр эшләргә өлгергәнен яз көне күрәчәкбез. Аңа кадәр исә күңелсез булмаячак.

«Ак барс» яңа баш тренер җитәкчелегендә узган тәүге матчта 2:4 исәбе белән «Металлург»ка оттырды. «Барысын да бер генә көндә төзәтеп бетереп булмый. Кайбер әйберләрне күрсәтергә, аңлатырга кирәк. Уен буенча сораулар бар әле, – диде ул матчтан соң. – Мин хоккейдан бөтенләй китмәгән идем. Матчларга йөрдем, шуннан ләззәт алдым. Әлбәттә, ул вакытта барысы да тынычрак иде, хәзер җаваплылык пәйда булды. Миңа барысы да ошый. Бу эшкә алынганмын икән, димәк эшләячәкмен. Теләк җитәрлек».

 


Фикер өстәү