Шойгу өлешчә мобилизацияләү проблемалары турында әйтте

Оборона министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ул сайлап алу вакытында кыенлыклар һәм проблемалар бик күп булуын әйткән. Әмма Хәрби ведомство проблемаларның һәм мәсьәләләрнең шактый зур өлешен тиз арада хәл итә алган.

Министр бу мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барылуы, яктырттылуы һәм беркемнән дә берни яшерелмәве турында да әйткән. «Проблема бар – хәл итәргә кирәк», – дигән ул.

Ахырда Шойгу утырышның барлык әгъзаларына уңышлы башкарылган эшләре өчен рәхмәт әйткән һәм киләсе елда шундый ук нәтиҗәле эшчәнлеккә өмет итүен белдерде.


Фикер өстәү