Гагарин Кубогы финалына кем чыгар?

КХЛда Гагарин Кубогы өчен көрәш төп өлешенә якынлаша. Ярыштан төшеп калганнар яңа сезонга әзерләнә дә башлады. Берничә команда алга таба кайсы тренер белән эшлисен игълан итте. «Ак барс»тан исә хәбәр юк. Зиннәтулла Билалетдинов урынына да кем киләсе билгеле түгел, киләсе-китәсе уенчылар да шуңа бәйле.

Яңалык көткәндә

Тимерне кызуында сугарга кирәк. «Авангард» «Локомотив»ка җиңелеп, ике көн узуга, Омск клубында баш тренер Сергей Звягин белән ике елга килешү төзеделәр. Аны бу вазыйфага ике атна элек – команда 0:7 исәбе белән оттыргач куйганнар иде. Гагарин Кубогы өчен ярыштан төшеп калса да, ышанычны аклаган, димәк. «Сибирь»гә киләсе сезонда Әнвәр Гатиятуллин җитәкчелек итәчәк. Ике ел рәттән чемпион исемен яулаган, ә быел плэй-оффның беренче өлешендә үк төшеп калган ЦСКАда дилбегәне Илья Воробьевка ышанып тапшырдылар.

Бу командалардагы үзгәрешләрне искә алу юктан түгел. Ник дигәндә, Воробьев белән Гатиятулинны «Ак барс»ка чакыру ихтималы турында хәбәрләр еш күренде соңгы арада. Телгә алынган тагын бер исем булды: Алексей Кудашов. Анысын, имеш, Зиннәтулла Билалетдинов тәкъдим иткән. Тамашачылар арасында йөргән сүзләргә ышансаң, чал чәчле остаз якынча болай дигән: бик булдыклы егет ул, минем урынга аны чакыру ягын карагыз әле. Билалетдинов Кудашовны яхшы белә булыр. Кайчандыр бергә эшләделәр бит. Тик элеккеге баш тренер үз өстенә андый җаваплылык алыр микән? Бер мәртәбә дә зур җиңү яулый алмаган тренерга Казанда да уңыш елмаймаска мөмкин. Даими чемпионат барышында «Динамо» яхшы уйнагач, Кудашовның Мәскәү командасында каласын әйткәннәр иде. Әмма 0:4 исәбе белән җиңелгәч, фикерләр үзгәргән булырга мөмкин. Һәрхәлдә, яңалыклар ишетелмәде.

Уенчыга тренер кирәк

Яңа остаз табу җиңел түгел. Җитмәсә, «Ак барс»ка. Беренчедән, һәрвакыт җиңү көтәләр. Мәхәббәт белән нәфрәт янәшә урнашкан. Икенчедән, элеккеге баш тренерның сүзләренә игътибар итик әле. «Баш тренер булып эшләр өчен көч һәм дәрт күп кирәк. Бу – бик зур җаваплылык. Шуңа күрә, хоккейда башка эш башкарсам, миңа яхшырак булыр дип уйлыйм». Ике атна элек журналистлар белән очрашуда Зиннәтулла Билалетдинов шулай дигән иде. Аннары болай дип өстәде: «Узган сезон башындагы вазыйфам миңа бик ошаган иде. Кызыклы эш. Уенчылар белән дә, тренерлар белән дә эшлисең. Ярдәм итәргә тырышасың». Әмма яңа килгән тренер андый ярдәмгә риза булырмы? Бер казанга ничә тәкә башы сыйганлыгын беләбез бит инде. Икенче яктан, «Ак барс»та Билалетдиновның теләгенә каршы төшмиләр.

Тренер булмагач, уенчыларның язмышы да билгеле түгел. «Ак барс»та берьюлы 14 хоккейчының килешүе тәмамлана. Сөйләшү барышында аларга яңа сезонда команданы кем идарә итәсе, ничек уйныйсыларын чамалау кирәк. Яңаларын чакырганда да шуны исәпкә алырга туры киләчәк.

Финалга кем чыгар?

Гагарин Кубогы өчен көрәштә исә ярымфинал очрашулары башлана. «Локомотив» – «Трактор»га, «Металлург» «Автомобилист»ка каршы уйный. Игътибар итсәгез, дүрт команданың өчесе – Көнчыгыш конференциясеннән. Монысы – Көнбатыштагы командаларны көчлерәк дип санаганнарга җавап. Финалда СКА белән ЦСКАны күрергә өметләнгән белгечләр дә хәзер башкаларның уенына карап хозурланырга мәҗбүр. Ә бит ярымфиналдагы командаларның дүртесе дә Көнчыгыш конференциясеннән булырга мөмкин иде. Әмма «Локомотив» уенчылары җиде очрашудан соңгы «Авангард» егетләрен ялга җибәрде. Сүз уңаеннан, Ярославль командасына җиңү алып килгән алканы Бөгелмә егете Артур Каюмов кертте.

Финалга кем чыгар? Бу юлы фараз ясарга җөрьәт итмибез. Плэй-офф алдыннан теге яки бу команданың өстен чыгасын әйтеп, бик күпләр, шул исәптән без дә ялгыштык инде. «Автомобилист»ның башта «Ак барс»ны, аннары СКАны 4:1 исәбе белән отасын кем белгән? «Трактор»ның даими чемпионатта иң яхшы команда булып танылган һәм Континент Кубогын яулаган «Динамо»ны рәттән 4 очрашуда җиңәсен кем чамалый алган? Кыскасы, быелгы плэй-офф соңгы елларда иң кызыгы булды һәм көтелмәгән хәлләр алга таба да булачак. Әйтик, ярымфиналга чыккан дүрт команданың берсе генә моңа кадәр Гагарин Кубогын ота алган иде. «Металлург» 2014 һәм 2016 елларда чемпион булып танылды. Калган өчесенең берсе җиңә икән, үзе үк – зур яңалык. Финалда КХЛда моңарчы күрелмәгән вакыйгалар да булырга мөмкин. Әлегә кадәр төп матчларда бер төбәк командаларының очрашканы юк иде. Чиләбе «Трактор»ы белән Магнитогорск «Металлург»ы яңа тарих язарга мөмкин. Әлегә кадәр төп матчларда ике туган җитәкләгән командаларның бер-берсенә каршы уйнаганы юк иде. Финалда Николай Заварухин җитәкләгән «Автомобилист» белән Алексей Заварухин кулы астында чыгыш ясаучы «Трактор»ның очрашуы да бу уеннарга игътибарны арттырачак. Дөрес, анда әле барып җитәсе бар.


Фикер өстәү