«Ул – зур хәрефтән Шагыйрь!» Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсеннән репортаж

«Тагын килде язлар!..» Уфтанып яки сөенеп әйткән сүзләр түгел бу. Шагыйрь Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсенең исеме әнә шундый иде. Әдипең 80 яшьлек юбилее Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында узды.

Олпат шагыйрь. Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Равил Фәйзуллинны әнә шундый сүз белән тасвирлады:

– Фәйзуллин  ул – олпат шагыйрь. Шушы яшькә җитеп, шигъри утын һәм иҗат рухын югалтмаган икән, димәк, ул төрле яклап мактауга лаек. Минемчә, Равил Фәйзуллинның иҗаты татар шигъриятенең бәясе турында сөйли.

Шагыйрь Рәдиф Гаташ исә яшьлеккә кайтып килде.

– Яшь вакытта бер-береңә бик игътибарлы буласың бит ул: нәрсә язган, нинди яңалыгы бар… Равил һәрвакыт лидер булды. Әдәбиятка Равил ирекле шигъриятне, ак шигырьне алып килде. Яңа форма һәм эзләнүләр белән үз сүзен әйтүче булды, – диде ул.

Галим Хатыйп Миннегулов та университет чорларын искә алды. Ул Равил Фәйзуллинны беренче курстан ук белә икән, узган гасырның алтмышынчы елларыннан ук аның шигырьләрен күзәтеп бара.

– Үзенең фикер кыюлыгы, үзенчәлеге һәм башкалардан аерылып торуы белән әдәбиятка яшен кебек килеп керде ул. Аның әсәрләре һәрвакыт киң җәмәгатьчелек игътибарында булды, – диде Хатыйп Миңнегулов. – Аны татарлар гына түгел, рус дөньясында да яхшы беләләр. Катнашмаган бәйгеләре, алмаган премияләре калмагандыр. Егерме елдан артык төп журналыбыз – «Казан утлары»нда баш мөхәррир булып эшләү дә сирәк кешегә генә бирелә ул.

Иҗат кичәсендә Равил Фәйзуллин чордашлары, шигърият сөюче халкы, иҗатташ дуслары белән очрашты. Әлбәттә, мактау сүзләре дә күп яңгырады.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова олпат шагыйрьгә республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын җиткерде:

«Һич шигем юк: Ходай сезне бу дөньяга шагыйрь итеп яраткан. Без онытмыйбыз: узган гасырның катлаулы, үзгәреш юлларында сез милләтебез мәнфәгатендә фикерләрегезне кыю җиткердегез. Татар халкының үзаңын уяткан, үстергән, ныгыткан, безгә зирәк киңәшләре белән ярдәм иткән шагыйрьләребезнең берсе булдыгыз. Халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, милли яшәешебезне саклау хакына куйган олы хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне кабул итегез».

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова әйтүечә, бу кичәгә халыкны шигърият җыйды.

– Безне бирегә шигърият җыйды. Бер шагыйрь – Равил Фәйзуллинның шигъриятенә мәхәббәт. Тормыштагы төрле очракларда еш кына аның канатлы гыйбарәләргә әверелгән зирәк сүзләре искә төшә, алар синең күңел халәтеңне җиткерә. Ул – зур хәрефтән Шагыйрь! – диде ул. – Безне Равил абый белән тагын бер нәрсә берләштерә бит әле. Ул да булса – су. Без ел саен «Фәйзуллин йөзүләре»ндә очрашабыз.

Кичәдә Равил Фәйзуллинга «Мактаулы остаз» күкрәк билгесен дә тапшырдылар. Юкка түгел! Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков аны шулай атады.

– Сез – озак еллар дәвамында үткен каләмегез белән мәдәниятебезне саклауга өлеш керткән шәхес. Актив позициягез, киңәшләрегез хөрмәткә лаек. Яшь буын сезнең тирән мәгънәле шигырьләрегезне укып, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә. Үрнәк гамәлләр аша әхлакый тәрбия бирәсез. Сез – чын мәгънәсендә остазыбыз, – диде ул.

Кичә дәвамында Равил Фәйзуллинның шигырьләрен Галиәсгар Камал театры актёрлары Ришат Әхмәдуллин һәм Фәннур Мөхәммәтҗанов башкаруында ишеттек. Концертта Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар һәм Илгиз Мөхетдинов башкаруында Равил Фәйзуллин шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады.

Чара ахырында Равил Фәйзуллин тамашачыларга мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле милләттәшләр, дусларым! Минем әллә нәрсә әйтәсем дә килми – мин бик бәхетле. Монда килгән кунакларыбыз да канәгатьтер дип уйлыйм. Көч чыкмыйча гына көч керми. Менә бүгенге кичәне уздыруга да бик күп кешеләрнең көче кергән. Бик матур тамаша булды дип уйлыйм. Вакыт – адәм баласының иң кадерле нәрсәсе. Вакытыгызны кызганмыйча килүегез өчен рәхмәт!» – диде ул.   Равил Фәйзуллин турында бу көнне күп кеше күп сүз әйтте. Әмма әле күпмесе әйтелми калгандыр…


Фикер өстәү