Айгөл Бариева: Әкренләп дингә якынайдым

Театр, кино, концертлар, күргәзмәләр, фестивальләр… Казанда гына түгел, район-авылларда да мәдәни тормыш кайный хәзер. Сайлау мөмкинлеге күп, ә күңелгә ятышлысын табу бик үк җиңелләрдән түгел. Безгә нинди мәдәни чаралар җитми? Газета укучыларыбыздан сораштык.

Айгөл Әхмәтгалиева, язучы, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында әдәби бүлек җитәкчесе:

– Үзем театрда эшләгәч, театр дөньясы үз күлмәгем кебек инде. Соңгы елларда уйландыра торган, мәгънәле, җитди спектакльләр артты, шунысы сөендерә. Күптән түгел генә Әлмәт театрының «Ат карагы»н караган идем, һаман чыгып бетә алмыйм әле шуннан. Үзебездә «Сихерче» чыкты, тамашачы тын да алмый карый. Мин көлкегә генә корылган буш әйбер яратмыйм, күңелемә кайта-кайта уйландырган, баш катыра торган, шул ук вакытта формага гына корылмаган, җаны булган әсәрләр күпкә якын. Эстрада концертларына хәзер бик сайлап кына барам, чөнки кайда Хәсән Туфаннан, кайда Зөлфәттән, кайда кемнән урланган шигырь юлларын, мәшһүр композиторларыбызның көйләреннән чәлдереп әвәләгән «моң»нарны ишетеп, елыйсы килеп кайткан чаклар күп. «Үзе суга, җилгәрә» дигән шикелле, сүзен, көен «үзе» язып җырлаучыларның репертуарын барлау артык булмас иде. Плагиатлыкка бер җәза да булмау куркыныч, минемчә.

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:  

– Казаныбызда мәдәни тормыш гөрли. Безгә бөтенесе тартыла. Туристлар килсә дә, үзебез дә – һәр кеше күңеленә хуш килгән урынын таба. Күргәзмәләр дисеңме, концерт, театрлар дисеңме. Үзем дә мондый чараларга бик рәхәтләнеп йөрим, мәдәни тормышны күзәтеп барам. Әлбәттә инде, театр баласы буларак, күбрәк театрларны үз итәм. Сәхнә өлкәсендә эшләгәч, коллегаларымның концертларына да йөрергә тырышам. Бер-беребезнең иҗаты белән танышып барырга, заман белән бергә атларга кирәк. Әкренләп дингә якынайгач, миңа хәзер күбрәк дингә бәйле чаралар кызыклы. Киләчәктә дә дин буенча белем бирә торган шундый чаралар күбәйсен иде дигән теләктә калам.

Илүзә Әминова, коуч-психолог:  

– Мин – бик нык иҗади, җыр-моңга гашыйк кеше. Тормыш иптәшем белән икебез дә бик матур җырлыйбыз, мин шигырьләр язам, ул көйләр иҗат итә. Шуңа күрә мәдәният, сәнгать белән кызыксынып торабыз. Мин спектакльләргә йөрергә яратам. Бик фәлсәфи, эчтәлекле, тарихи вакыйгаларга, хәтта берникадәр чынбарлыкка таянып язылган әсәрләрне яратам. Комедияләргә бик сирәк йөрим. Минем өчен ул вакытны юкка уздыру кебек. Галиәсгар Камал театры, Чаллы драма театрының тирән эчтәлекле, авыр спектакльләренә йөрергә яратам. Нинди чаралар җитми дигәндә, иҗат кичәләренең күбрәк узуын теләр идем. Танылган шәхесләр, артистлар белән очрашулар, берәр төрле актуаль темаларга чыгышлар кызык булыр иде. Мондый чараларга да халыкны ияләштерергә, өйрәтергә кирәк. Хәзер без гел кәеф-сафа коруга, шоуга гына игътибар бирә башладык. Гәрчә безнең милләтнең тәҗрибәле, зыялы, зәвыклы кешеләре җитәрлек.

Илгиз Шәрифуллин, пенсионер (Лаеш):

– Тормыш иптәшем белән концертларга, кичәләргә, гомумән, мәдәни чараларга еш йөрибез. Райондагы Кече Елга авылы театрына да баргалап кайткалыйбыз. Авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрне бик яратып карыйбыз. Рәхәтләнеп чын тормышны күрсәтәләр. Казанга да спектакльләргә йөрибез, тик заманча сәнгатьне аңлап бетермибез бугай. Элеккеге классик әсәрләрнең куелышлары ошый иде. Хәзер куйсалар да, аңлаешсыз, артык ясалма килеп чыга. Мөгез чыгарырга теләүләреме инде. Концертларның да төрлесе бар, кайберсенә барасың да, «минеке түгел икән» дип кайтасың. Әле бәяләре дә «тешләрлек» була.

 


Фикер өстәү