Ныклы нигез: милләт өчен файдалы балаларны ничек тәрбияләргә?

Күренекле әдип Аяз Гыйләҗев белән Нәкыя апа гаиләсендә язылмаган бер закон булган: милләт өчен файдалы балалар үстерергә кирәк! Билгеле, бу ихлас теләк, милләткә мәхәббәт аларның уллары, тарихчы, галим Искәндәр Гыйләҗевка, аның балалары һәм хәтта оныкларына да сеңгән. Күптән түгел алар Нәкыя апа янына җыелып, безгә үз гаиләләрендә булган, буыннан-буынга күчкән тормыш кагыйдәләре турында сөйләде.

ГАИЛӘ УЛ – …

Бәхтияр Закиров (оныкчык):

– …әти белән әни!

Миләүшә Закирова (әни, онык):

– …тынычлык. Мин гаиләне агачның тамырлары белән чагыштырыр идем. Һәр гаилә – башка кешеләр күзенә бик күренми торган аерым бер дөнья, аерым бер тарих. Агачның һәр ботагы тамырдан үсә. ТАМЫРЛАР НЫК БУЛСА, БУЫННАРНЫҢ ТОРМЫШЫ ДА НЫК БУЛАЧАК. һәм ул агач ничек кенә зур, күпботаклы булса да, нигезе, тамыры бер.

Искәндәр Гыйләҗев (дәү әти, әти, ул):

– …бик күпкырлы нәрсә, һаман саен үзгәреп тора торган күренеш, организм. Әйтик, мин кечкенә чакта әти белән әни – яшьләр, әби белән бабай  минем өчен карт иде. Күпмедер вакыт узгач, әби-бабай, ягъни бер буын китте, әти-әни картайды. Һәм, бер яктан караганда, гаиләнең эчтәлеге үзгәрде. Һәм бу үзгәрүчәнлекнең тагын бер ягы бар. Кечкенә чакта бөтен кеше минем өчен кайгыра, мине тәрбияли, моның өчен көч куя. Ә инде әби-бабайлар, әти-әни картайгач, мин тырышлык куярга, мин аларны тәрбияләргә тиеш. Бөтен нәрсә менә шулай әйләнештә булырга тиеш.

ГАИЛӘ  УЛ – ҖЫЛЫЛЫК, БЕР-БЕРЕҢНЕ АҢЛАУ ХӨКЕМ СӨРӘ ТОРГАН СИХЕРЛЕ БЕР УРЫН. Ул һәр кешегә кирәк, һәркемнең авыр чакта да, матур, күңелле вакытларда да сыеныр урыны булырга тиеш. Гаиләдә төрлесе була, әлбәттә. Сыналган чакта сынмас өчен, гаиләнең асылын аңлау бик мөһим. Кеше, бераз акыл кергәч, зур җаваплылык хисе белән үзеңә тиң ярын табып, матур, бәхетле сыеныр урынын оештырырга тиеш. Бу – нормаль кешенең вазыйфасы, бурычы.

Нәкыя Гыйләҗева (әни, дәү әни):

– …һәркем тормышында беренче урынга куярга тиешле нәрсә. Аннан соң гына эш һәм башкасы. Хатын-кызлар ирләрен тыңларга тиеш. Мин Аяз кубызына биедем, ләкин гел үземчә яшәдем. Моның өчен хатын-кызда хәйләкәрлек булырга тиеш. Ир-атлар алар бәллүр кебек уалучан. Аларны түбәнсетергә һич ярамый. Усалмы алар, йомшакмы, эшлеме, эшсезме – барысы белән дә килешергә кирәк. КИЛЕШЕРГӘ, ЛӘКИН ШУЛ УК ВАКЫТТА ҮЗЕҢЧӘ ЯШӘРГӘ.

ТЕЛ

Гыйләҗевләр гаиләсендә тел мәсьәләсенә караш бик… гади. Беркем беркемне мәҗбүриләми, авызына сукмый, штрафлар салмый. Татар телен камил белү, татарча аралашу – табигый нәрсә. «Ул нәселдән килә, үзара мөнәсәбәттән  тора. Аяз һәрвакыт милләт өчен файдалы балалар үстерик дип тырышты, миллилек безнең гаиләнең законы булды. Әмма моның ниндидер расланган кагыйдәләре юк иде. БЕЗНЕҢ БАЛАЛАРГА, ТАТАРЧА СӨЙЛӘШ, ДИП ӘЙТКӘН БУЛМАДЫ», – дип сөйләде Нәкыя апа.

Искәндәр әфәнде фикеренчә, бу очракта нәкъ менә кагыйдәләрнең булмавы роль уйнаган. Чөнки алар кешене кысаларга кертә һәм эчке протест тудыра. «Гаиләдә татар теле хөрмәттә һәм гамәлдә булсын өчен, әти-әнинең, әби-бабайның үрнәге кирәк. Әгәр алар ихластан, чын күңелдән телне, милләтне, традицияләрне хөрмәт итә икән, ул балага да сеңәчәк. Бала күңеле бик сизгер», – ди ул.

Бүген балаң татарча сөйләшсен дисәң, тагын да күбрәк тырышырга туры килә. Галия һәм Миләүшә ханым белән бу хакта бик озак сөйләштек. 12, 10 һәм 4 яшьлек егетләрен татарча мохиттә үстерү өчен, әниләрнең икесенә дә шактый хезмәт куярга туры килә. «Без әти-әниләр үрнәгендә үстек, ул безгә сеңгән. Һәм безнең өчен үз гаиләбездә татарча сөйләшү – табигый нәрсә. Ә инде мохиткә килгәндә, балалар бакчасы, татарча мәктәп, татарча күңел ачу чаралары табар өчен махсус эзләнергә кирәк», – ди 12 яшьлек Хәсәннең әнисе Галия Гыймадиева.

Шул ук вакытта балалар бакчасы, мәктәп, урам, дәүләтне генә гаепле итеп калдырырга ярамый. «Кайтып, балаң сиңа урысча дәшә икән, барыбер татарча җавап бир. ХӘЗЕР БИТ «ДӘҮ ӘНИКАЛАР» ЗАМАНЫ… Гаилә – ул нигез», – ди Миләүшә Закирова. Ярты Казанны урап булса да, уллары Бәхтиярне 2 нче татар гимназиясенә һәм «Апуш» студиясенә, Баязитны «Салаватик» мәктәбенә йөртә алар.

10 яшьлек Бәхтияр күбрәк Кәрим белән аралаша икән. «Мәктәптә ул гына татарча сөйләшә, башкалар русча аралаша. Ә минем дусларым белән татарча сөйләшәсем килә! Ул бит – минем туган телем. Беренче ишеткән сүзем татар телендә иде, телем дә татарча ачылды. Татар теле – матур тел бит ул!» – ди балакай. Хәтта авылга кайткач та татарча аралашырга балалар юк икән. «Шуңа Баязит күбрәк әбиләр янында бөтерелә. Алары да бит аның: «Ой, а сколько тебе годиков?» – дип тотына. Баязит: «Миңа – өч яшь», – дигәч кенә татарчага күчәләр», – ди Миләүшә.

ТӘРБИЯ

Әйттем – бетте. Нәкыя апаның тормыш һәм тәрбия принцибы шундыйга охшаган, үзе дә бик таләпчән булып тоелды. Һәрхәлдә, кунакта булган арада шуңа игътибар иттем. Һәркем үз эшендә булырга тиеш, аяк астында бөтерелеп йөрисе түгел, алган әйберне кире нәкъ урынына куясы. «Нәкыя апаң бөтен кешегә таләпчән ул», – диде улы Искәндәр дә, уенын-чынын бергә кушып.

ТАЛӘПЧӘНЛЕК ЯНЫНДА НАЗ ҺӘМ КАЙГЫРТУЧАНЛЫК ТА ҖИТӘРЛЕК. Һәм мин моны гап-гади генә гамәлләрдә, сүзләрдә тойдым. Бер генә мисал. Нәкыя апа, балалары мәктәптә укыганда, аларны ашханәдә ашаудан тыйган. «Мәктәп ашханәләрдәге чисталыкны чамалый идем мин. Шуңа, иртәнге өчтә торсам тордым, әмма балаларны кайнар ризык ашатып җибәрдем. Ботка гына түгел, я вак бәлеш, я голубцы, я башкасын. Тамаклары ачып кайтуга, тагын табып тутырып, кайнар ризык әзерли идем», – дип сөйләде ул. «Әти һаман өйдә генә ашый ул», – дип сүзгә кушылды Миләүшә дә.

РУХ

Гыйләҗевләр нәсел тарихына бик игътибарлы. Син бит буш урынга килмәгәнсең, синең артыңда – дистәләгән буын! Моны алар яхшы аңлый. «Бездә Михаил Артамоновның «История хазар» китабы бар. Хәзәр дәүләте – бик борынгы тарих. Әти ул китапның бер битенә: «Минем унынчы йөздә яшәгән бабам кем булды икән?» – дип язып куйган. Гениаль сорау бит! БАБАЛАР БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУ КАНГА СЕҢГӘН БУЛЫРГА ТИЕШ», – дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

Милли рухка килгәндә, гаиләдә ул, беренче чиратта, телдән башлана, ди алар. Җәмгыятьтә исә ул нык нигездә формалашырга тиеш. «Бөтен нәрсә өчен профессионаллар җавап бирергә тиеш. Лаф орып йөрүчеләргә ышансак, бетте баш. Андый заманалар булды бит инде. Бездә күп нәрсә лозунгларда кала. Кычкырабыз, мактанабыз, имеш, бөек халык без! Ә кайда ул бөеклек? Син аны күрсәтә бел! Бөтен нәрсә нигезле булырга тиеш. Без шулай я мактанабыз, я киресенчә, үзебезне ким күрәбез. Ниндидер урталыкка килгән юк», – ди Искәндәр Гыйләҗев.

Аяз Гыйләҗевтән һәр татар кешесе истә тотарга тиешле киңәшләр

– Иң беренче – үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: Синең Телең – дөньядагы иң камил, иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең теле көяр!

– Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла, алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр. Бабасын оныткан – алдагысын оныткан!

– Атаң-анаң сүзеннән чыкма, аларны санла һәм шәфкатьле бул. Картайган көннәрендә ярдәм ит. Туганнарыңны, якыннарыңны ташлама. Атасын сүккән – атсыз калган, анасын сүккән – аңсыз калган!

– Татар кызына өйлән, татар егетенә кияүгә чык. Балаларыңа матур-матур татар исемнәре куш, аларны татар рухында тәрбиялә һәм сабый чактан ук туган телеңне өйрәт. Онытма: балаңның рус телен кечкенәдән үк белүе үз ана теленнән читләшүе өчен түгел, ә икетеллелек һәм алдагы тормышы өчен кирәк. Чит ил татарлары, дүрт-биш тел белеп тә, туган телләреннән йөз чөермиләр. Туган телеңне белмәү тудырган анаңнан җирәнү белән бер!

– Гомерең буе үз милләтеңнең йолаларын сакла, гореф-гадәтләрен үтә. Ата-бабаларың динен ихтирам ит, иманга кил. Имансыз кеше – иң мәнсез кеше!

(«Татарның милли кыңгыравы» җыентыгыннан)


Фикер өстәү