Путин: «Крокус»тагы терактка катнашы булган һәрбер кеше гадел җәза алырга тиеш

«Крокус Сити Холл» Мәскәү концерт залында терактка катнашы булган бер генә кеше дә гадел хөкемдән качарга тиеш түгел. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта уза торган куркынычсызлык мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең 12 нче халыкара очрашуында катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә әйтте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, халыкара террорчылык ХI гасырның иң җитди янауларының берсе булып кала бирә.

«Дөньяның төрле төбәкләрендә кылына торган терактларның максаты, алар артында радикаль төркемнәр генә түгел, ә кайбер илләрнең махсус хезмәтләре дә тора, — бу конституцион нигезләрне какшату һәм суверен дәүләтләрне дестабилизацияләү, милләтара һәм диниара дошманлык уяту», — дип ассызыклады Путин.

Ул җинаятьчеләрнең методлары көн саен вәхшиләрчә үзгәрә дип өстәде.

«Махсус хезмәтләр һәм Россиянең хокук саклау органнары әлеге кабахәт җинаятьнең барлык детальләрен ачыклауны, өйрәнүне дәвам итә, анда катнашучыларны, шул исәптән заказчыларны, иганәчеләрне, оештыручыларны да, ачыклыйлар. Аларның берсе дә гадел хөкемдән качарга тиеш түгел», — дип белдерде Президент.


Фикер өстәү