МЧС «Крокус»та һәлак булучылар исемлеген яңарткан: анда – 143 кеше

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мәскәү янында “Крокус Сити Холл” үзәгендәге террорчылык актында һәлак булучыларның яңа исемлеген бастырып чыгарган. Анда 143 кешенең исем-фамилиясе күрсәтелгән.

27 март 20.15 сәгатькә төзелгән башлангыч исемлек кенә әле бу. Суд-медицина тикшеренүләре мәгълүматлары буенча аның әле үзгәртеләчәге билгеләп үтелгән. Һәлак булганнарның кем икәнлекләрен билгеләү дәвам итә.

Кичә Россия Тикшерү комитетында террорчылык актыннан соң югалучылар турында 143 гариза кергәнлеге турында хәбәр ителгән. Тикшерү комитетыннан белдерелгәнчә, хәзергә һәлак булган 84 кешенең, шул исәптән 9-16 яшьлек өч баланың кем икәнлекләре ачыкланган.

Чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән бер зыян күрүченең кичә –чәршәмбе көнне вафат булганлыгы турында хәбәр ителде. Һәлакәтләр медицинасы үзәге мәгълүматларына караганда, террорчылык актында зыян күрүчеләр саны 360ка җиткән. Шуның 11е – балалар.

Исегезгә төшерәбез: җомга – 22 мартта “Крокус Сити Холл”га “Пикник” рок-төркеме концерты алдыннан кораллы кешеләр бәреп кергән. Террорчылар кешеләрне атып үтергән, шуннан соң залга ут төрткән.


Фикер өстәү