Газетага язылу

Табиб баш авыртуга укшытуның да өстәлүен куркыныч чиргә күрсәтүе турында сөйләде

Баш авырту, физиологик халәттән тыш, хәтәр чир билгесе дә булып торырга мөмкин.

Табиб-терапевт, кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, иң куркынычы – баш авыртуның берничек тә җиңеләймичә, укшыта ук башлавы. Сәбәпләре күп булырга мөмкин, ә иң төп сәбәбе – инсульт, дип кисәткән белгеч.

Дарулар эчүгә карамастан, баш авыртуның берничә сәгать буе туктамавы да хәтәр билге булып тора. Белгеч авыртуның төрләре арасында баш өянәген һәм компьютерда даими эшләгәндә яки телефонда утырганда киеренкелектән килеп чыга торган авыртуны билгеләп үткән. Кан басымы күтәрелү дә баш авыртуга китерергә мөмкин, дигән табиб. Кондрахин билгеләп үткәнчә, иң зур хата – авыртуны басарга маташу. “Вакытны юкка уздырып, авыртудан котылырга маташу түгел, бәлки аның сәбәбен ачыклап, тиешенчә дәвалана башлау кирәк”, – дигән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре