Зәңгәр күлгә керү дә, коену тыела: тиешле карарга кул куелган

Биредә шулай ук дайвинг белән шөгыльләнү дә ярамаячак. Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйган.

Узган ел Зәңгәр күлдә 120 мең кеше булган. Күлләрдә йөзү аңа зыян китерә. Юкка чыгуына да сәбәпче булырга мөмкин. Татарстанның Дәүләт Биологик ресурслар комитеты күлгә керүнең вакытларын да чикли.

Хәзер анда төнлә кереп булмаячак. 1 майдан август ахырына кадәр кичке 11 дән иртәнге 5 кә, сентябрь-апрель айларында кичке 18.00 дан иртәнге 8 гә кадәр керү тыелачак.


Фикер өстәү