«Гомере яшьли өзелмәсә, ул да медальләргә ия булыр иде»: Мансур Шиһапов истәлегенә

Догасы – әтисенең рухын, ә гамәле авыл халкын сөендерерлек. Мамадыш районының Түбән Яке авылында узган мәрхүм Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган яшь иҗатчылар бәйгесенең тарту көче елдан-ел арта бара. Хезмәттәшебез, журналист Гөлгенә Шиһапова оештырган әлеге чара район гына түгел, республикада да танылу алды. Әгәр синең авылыңа нияте бер булган туган телне саклаучылар, милләткә хезмәт итүчеләр җыела икән, шәп бит!

Юк, Мансур абый журналист та, язучы да түгел. Ул – гап-гади, әмма шул ук вакытта үз фәненә яңалык кертергә, укучыларын тигез күрергә тырышкан укытучы. Бер мәктәптә укыткан, хәзерге вакытта Биектауда яшәүче яшьлек дуслары Гөлфия белән Зәки Ганиевлар да кайткан иде. «Кеше гозерен бервакытта да кире какмады», – дип искә алды алар Мансур Шиһаповны. Кызы Гөлгенә дә әтисенә охшаган. Мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Язмышы гына аянычлы: Мансур абый 39 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булган.

– Әтиемнең гомере яшьли өзелмәсә, бәлкем, ул да әллә нинди мактау кәгазьләренә, медальләргә ия булыр иде. Минем өчен анысы мөһим түгел. Максатым – гади укытучының данын күтәрү. Бу бәйгегә яшь каләмчеләрне әзерләгән татар теле укытучыларын олылыйсым килә. Әгәр сез күтәреп алмасагыз, елап утырсаң да, бәйгегә моның кадәр эшне кабул итеп алмас идек. Ә балаларга тырышлык өчен рәхмәт, – диде Гөлгенә Шиһапова, сәхнә түреннән. – Инде 11 нче тапкыр уздырылучы бу бәйгене күп кенә укытучылар һәм укучылар яратып өлгерде. Укытучылар әйтә: укучылар кайтуга: «Икенче елга тагын барабызмы?» – диләр икән. Менә бит! Шушы бәйге аша туган ягым Мамадышны һәм авылым Түбән Якенең данын еракларга тарата алам. Минем өчен бу да – зур бәхет. Кеше туган ягын данлап, аның кешеләре белән горурланып яшәргә тиеш дип уйлыйм.

Аның әйтүенчә, быел бәйгегә 90лап иҗади эш кабул ителгән. Мамадыш кына түгел, Түбән Якедә узучы чараны Актаныш, Тукай, Түбән Кама, Яшел Үзән, Арча, Биектау районнары, хәтта Башкортстан укучылары да ишеткән әнә.

Бу урында бүләкләү тантанасында катнашкан Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридоновның әйткән сүзләре искә төшә:

– Түбән Якенең үзенә генә хас «фирменный» чарасы бар. Районда гына түгел, республикада да беләләр аны. Бер караганда, күп тә кирәк түгел икән. Беренчедән, укучыларның Мансур Фәсахович кебек яраткан укытучысы, икенчедән, аның яктылыкка, яхшылыкка омтыла торган балалары булырга тиеш. Шушы бәйге аша күпме иҗади укытучы һәм укучы бер-берсен белә хәзер. Алдынгы урыннар алу әйбәт. Әмма бу гына чараның җитдилеген күрсәтми. Иң мөһиме – туган телебезне саклап калырга булышу. Күптән түгел «Йолдызлык» фестиваленең «УНИКС»та гала концерты булды. Татарча да җырлар тыңладык. «Кояш» диясе урынга балалар – «кыяш», «матур» сүзен «матюр» дип җырлыйлар. Нишләтәсең, телләре руслашып бара. Хәзер татар авылларында балалар үзара русча аралаша. Рус телен дә белү кирәк. Үзеңнең милләтеңне, мәдәниятеңне, халыкыңны ерак гасырларга илтү өчен туган телеңне дә югалтмаска кирәк.

КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин чараның әһәмиятенә басым ясады.

– Бу бәйге аеруча кадерле. Без журналистлар, язучылар өчен уздырылган төрле конкурс, конференцияләрдә катнашабыз. Түбән Яке авылындагы бәйге 11нче мәртәбә уза. Аны рәсми оешмалар да, министрлыклар да оештырмый. Чараның бюджет фонды да зур түгел. Башлап йөрүчеләр, күңел җылысын биреп оештыручылар – Гөлгенә һәм аның командасы. Авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп тә бу эштә булыша. Күңел биреп эшләнмәсә, шуның кадәр елга сузыла алмас иде, билгеле. Бөтен авыл халкы бу чараны оештырырга үз өлешен кертергә тырыша, – ди Васил Гарифуллин.

Васил Гарифуллин белдергәнчә, бер яктан, бу бәйге Мансур Шиһаповның исемен мәңгеләштерү, мирасын саклау буенча кадерле чара булса, икенчедән, сәләтле яшьләрне барлау.

– Бәйге журналистика, әдәбият, мәдәниятебезнең киләчәген тәрбияләр дип ышанам. Безнең өчен студентлар, кадрлар сайлау, иҗатыгызны барлау, сезгә киңәшләр бирү өчен бер форсат бу. Журналистика бүлегендә бюджет урыннары күп түгел. Анда татар бүлегендәге студентлар укый. Әлеге бәйгедә катнашуыгызны дәлилләүче дипломны алып килсәгез, укырга кергәндә сезгә өстенлекләр бирербез, – диде ул.

Укучыларның, укытучыларның берсе дә бүләксез калмады. Гран-при ияләре булып Түбән Яке мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мәдинә Юнысова, Усали мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нәфисә Шәрифулина лаек булды. Киләчәктә, бәлкем, алар татар журналистикасына юл тотар. Бәйге яшьләрнең хыялларына канат куяр. Кермәгән очракта да, телнең тәмен белгән, татарча фикерли торган яшьләрнең кайсы өлкәдә дә артыгы булмас.


Фикер өстәү