Май бәйрәмнәрендә һава торышының ничек булачагын әйткәннәр

Май бәйрәмнәрендә Россиянең үзәк өлешендә (димәк, Татарстанда да) һава температурасының +20 градуска кадәр җылынуы көтелә. Яңгырлар булмаячак. “Метео” фараз үзәге Александр Шувалов “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шу хакта сөйләп үткән.

“Тулаем алганда, Европа территориясендә җылы һава хөкем сөрәчәк. Яңа атна башында – 1 Май бәйрәмнәрендә һава температурасы 20 градус чамасы тәшкил итәчәк”, – дигән ул. Шул ук вакытта пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә яңгыр явуы бар, әмма явым-төшем ял көннәрендә туктаячак. Барыннан да элек, май бәйрәмнәрендә аяз булыр кебек, дигән синоптик.

Исегезгә төшерәбез: кичә Казанда термометрның терекөмеш баганасы +25,5 градуска кадәр күтәрелеп. 29 ел элек булган температура рекорды челпәрәмә килгән. Синоптиклар фаразына караганда, республикада апрель өчен аномаль эсселек акрынлап сүреләчәк. Әмма әле ай ахырына кадәр уртача температураның нормадан 5 градуска югарырак булуы көтелә.


Фикер өстәү