Әткәм-әнкәмнең теле… Балага туган телен яраттырып буламы?

 

«Ватаным Татарстан» редакциясе каршында оешкан «Туган тел» клубының чираттагы утырышы туган телне саклауда гаиләнең роле темасына багышланды.

«Түгәрәк өстәл»дә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз ХАЛИКОВ, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире, өч бала әнисе Айсылу ГАЛИЕВА, «Татар радиосы» баш мөхәррире, өч бала әтисе Зөлфәт ЗИННУРОВ, «Сабыйлар» үзәге идарәчесе Алсинә ГАЙНЕТДИНОВА, татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың гран-при иясе, студент Ихтыяр КЫЯМОВ катнашты. Утырышны «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара САБИРОВА алып барды.

:: Гаилә, мәктәп һәм урам (җәмгыять). Бала шәхес буларак менә шушы өч даирәдә формалаша. Шул исәптән, аның нинди телдә уйлавы һәм сөйләшүе дә. Ничек уйлыйсыз, әгәр башка чорлар белән чагыштырып карасак, бүген бу җәһәттә гаиләнең роле ничек үзгәрде?

 

 

 

Искәндәр Гыйләҗев:

Искәндәр Гыйләҗев:

– Мин үскән вакыт белән чагыштырсак, үзгәрешләр бик зур. Ул чакта Казанда татарча сөйләшүче балалар да, татар мәктәпләре дә юк иде. Татарча сөйләшкән кешегә хәтта кырын караучылар да бар иде. Заманалар үзгәрде, әмма бар нәрсә дә яхшырды, дип әйтү шулай ук дөрес түгел, проблемалар җитәрлек. Глобальләштерү чоры тел язмышы турында ныклап уйланырга мәҗбүр итә. Шул исәптән, гаилә кысасында да. Билгеле, бу җәһәттән һәркемнең – үз рецепты һәм тел мәсьәләсенә дә үз карашы, минемчә. Кемдер, бөтен җаваплылыкны – гаиләгә, кемдер мәгариф системасына йөкләргә мөмкин.

Безнең гаилә мисалында әйтсәм, минемчә, тел мәсьәләсендә әти-әни үрнәге һәм җаваплылыгы беренче урында торырга тиеш. Мәҗбүриләү дә, штрафлар да, почмакка бастырулар да нормаль нәтиҗә бирми. Тиздән икенче оныгыма ун яшь тула. Русча сөйләшә башласак, ул безгә: «Татарча сөйләшегез», – ди. Аны бит беркем өйрәтмәгән, мәҗбүр итмәгән. Кечкенәсе турында әйтмим дә – анысы бөтенләй русча белми әле. Әти-әни җаваплылык тойса, татарча матур сөйләшсә, тарихка, мәдәнияткә, гомумән, безнең татар мохитенә ихтирамын күрсәтә белсә, шул чакта бала да дөрес тәрбия ала. Мәктәпкә дә, дәүләткә дә ышанырга ярамый. Дәүләтнең дә, мәктәпнең дә – үз мәшәкате, алар үз эшен башкара бит. Тел язмышы – бары тик безнең кулда.

Зөлфәт Зиннуров

Зөлфәт Зиннуров:

– Бар нәрсәне дә гаиләгә генә калдыру дөрес түгел дип уйлыйм. Балада ниндидер кызыксыну булырга тиеш. Ә моның өчен кызыксындыру чараларының булуы шарт. Бу исә баланың нинди җәмгыятьтә яшәвенә бәйле.

Искәндәр Гыйләҗев:

– Дөрес аңларга кирәк: мин бөтен җаваплылыкны гаиләгә генә йөкләп калдыру яклы түгел. Әмма ул гаиләдән башланырга тиеш.

Зөлфәт Зиннуров:

– Монысы һичшиксез.

Айсылу Галиева

Айсылу Галиева:

– Менә без, китап нәшриятында эшләүчеләр һәм китап сатучылар, гаиләдә башланган туган телне куллану дәрәҗәсенең ничек итеп кимүен күзәтәбез. Әйтик, өч яшькә кадәр балалар өчен китаплар бик күп сатыла. Аннан соң бала, бакчага китеп, анда русча аралаша башлый бит инде. Бу яшь категориясе өчен сатылган китаплар саны әзрәк кими. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге, башлангыч сыйныфларда укучы балалар өчен алалар әле. Ә инде 10 яшьтән узган балалар һәм үсмерләр өчен сатылган китаплар саны – бер-ике… Һәр яшь категориясе өчен укырлык әсәрләр бар, әмма барысы да сатылмый. Ни өчен шулай? Урта звенога күчкәч, баланың кызыксынулары үзгәрә, ул бөтенләй русча сөйләшә башлый. Татарча аңласа да, аралашу рус телендә бара. Әгәр бала көндәлек тормышында һәрчак рус телен генә кулланып, өйдә әти-әнисе белән «Улым, тамагыңа ашадыңмы?» «Ничәле алдың?» рухында гына сөйләшерлек нибары ярты сәгать вакыты кала икән, тел җуела, билгеле. Русча сүзләр запасы ничек арта, татарча сүзләр запасы шулай кими.

:: Бүгенге балаларны без кулланучылар буыны дип атарга яратабыз. Алар үзләренә кирәклене генә эшли. Ягъни аның татарча сөйләшергә ихтыяҗы бар икән, ул сөйләшәчәк. Кирәкмәгәнне тагу бик авыр. Балага татар теленең кирәклеген ничек күрсәтергә?

 

Ихтыяр Кыямов:

– Z буыны вәкиле буларак, үз мисалымда сөйлим. Мин – балалар бакчасына киткәнче, фәкать татарча гына сөйләшкән бала. Бакчада рус теленең татар телен җиңүе барыбызга мәгълүм инде. Без дә яшьтәшләрем белән күбрәк русча аралаштык, гәрчә барыбыз да татар балалары булсак та. Аннары 33 нче гимназиядә тулысынча диярлек татар балаларыннан торган сыйныфта укыдым. Ләкин аң төпкеленә «Рус теле – җәмгыятьтә аралашу теле, татар теле – өй теле» дигән фикер инде кереп оялаган. Өйдә татарча сөйләшеп, татарча китаплар укып, сәхнәләрдә татар телендә чыгыш ясап үссәк тә, үзара аралашу рус телендә иде. Шулай күнегелгән чөнки. Ә инде «Адымнар» мәктәбенә күчкәч, мин татар телен тирәнрәк аңлый башладым, телемә хөрмәт туды, дисәм дә була. Моның факторлары бик күп булды. Балачакта әти-әнием миннән татарча китаплар укытырга тырыша иде. Кайчак ул ирексезләп тә булгандыр. Балага аңлатуга караганда, «Менә моны укы», – дип, китап тоттыру җиңелрәк бит. Ә балада ул билгеле бер протест уята. Хәтерлим: әнием татар китабы биргәч, аның артына яшереп, русча китап укыган чакларым да бар иде. «Татарча кызыклы китаплар юк», – дип әйткәнем дә истә. «Адымнар»га эләккәнче, мин шул фикердә идем әле. Татар әдәбияты ныклап укытыла башлагач кына үзгәрде ул. Укый торгач, әдәбиятыбызның бөтен дөньяга күрсәтерлек әсәрләргә бай икәнлеген аңладым. Минемчә, балаларга татар телен кызыксындыру юлы белән укытырга, өйрәтергә кирәк.

Әлбәттә, бала вакыттта милләт турында зурдан кубып уйламыйсың. Ул чакта фәкать бер көн белән яшисең. Без – гомумән, шундыйрак шартларда үскән буын. Бераз үсә төшкәч, дөньяга караш киңәйгәндә генә аңлашыла ул. Башка милләтләр, башка мәдәниятләр белән танышканда, минем дә үзенчәлегем бар бит, аны сакларга, аның белән горурланырга кирәк, дигән фикер уяна.

Илгиз Халиков

Илгиз Халиков:

– Ничек кенә булса да, гаиләдәге фактор – беренчел. Аннан соң җәмгыятьтәге мохит килә. Әлбәттә, татар районында үсәсең икән, син татар мохитен тоясың әле. Әмма шәһәргә күчкән саен ул йотыла. Айсылу дөрес әйтте, мәктәптә дә шул ук процесс бара. Югары сыйныфларга таба татар телен белү дәрәҗәсе кими. Моны хәл итүнең универсаль рецептын таба алмыйм, кызганыч. Мин Ихтыярны сөенеп тыңлап утырдым. Август киңәшмәсе кысасында аның әтисе Илдар әфәнде дә гаиләләрендәге принциплар турында сөйләгән иде. Шул ук вакытта Ихтыярны укыткан Рамил Ханнанов кебек мөгаллимнәр дә күбрәк булсын иде. Бу очракта телгә мәхәббәтне әдәбият уяткан. Татар теле укытучыларының ипиен тартып аласым килми, әмма үзем дә әдәбиятчы булгач, әдәбият дәресләренең йогынтысы күбрәктер дип уйлыйм. Моны бүген дәлилләдек.

Әдәбият, димәктән, аның тагын бер ягы бар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китаплар бик күп, ә аннан соң ул кими. Минем эчтәлек җәһәтеннән дә сорауларым бар. Балалар турында әсәрләр бар, әмма балалар өчен, алар телендә язылган әсәрләр бик күп түгел. Татарча «Гарри Поттер» булса, бер хәл. Тәрҗемә түгел, ә шундый тел белән язылган әсәр. Билгеле, җор тел белән язылган матур әдәбият әсәрләребез бар. Әмма аның эчтәлеге йотлыгып укырлыкмы? Мин моны әти буларак та әйтәм.

Искәндәр Гыйләҗев:

– Миңа калса, мондый сорауны кую, гомумән, дөрес түгел. Ничек инде тел кирәк булмаска мөмкин?

Гөлнара Сабирова

Гөлнара Сабирова:

– Мин сезнең белән 100 процент килешәм. Әмма, кызганыч, без бүген мондый сорауны куярга мәҗбүр. Мәгариф юнәлешен генә алсак та, бүген татар әти-әниләргә балаларына татар телен укытуны үгетләп сайлатырга туры килә. Әйе, сезнең очракта бу турыда сүз булырга да мөмкин түгел. Ә башка гаиләләр белән нишләргә? Аларга ничек барып җитәргә?

Айсылу Галиева:

– Чыннан да, безнең эш урыннарыбыз милли мохиткә бәйле. Һәм без аны өйгә дә алып кайтабыз. 12 сәгать буе кибеттә сату иткән кешенең исә, беренчедән, баласына вакыты калмый, икенчедән, көнозын русча сөйләшкәч, ул өйгә кайткач кына татарчага күчмәскә дә мөмкин. Андый әти-әниләр белән шактый аралашырга туры килде. Гадәттә, алар: «Синең татар телең кемгә кирәк соң?» – ди.

Зөлфәт Зиннуров:

– Монда шулай ук кызыксындыру чаралары, шәхес үрнәге кирәк дип уйлыйм.

Искәндәр Гыйләҗев:

– Шәхес үрнәге, дигәннән, моннан 25 еллап элек бер мәкаләмдә: «Олы җитәкчеләр татарча сөйләшә торган балаларын күрсәтсеннәр иде», – дип язган идем. Чыннан да, түрәләр балаларына татар телен өйрәтә башласа, һәм ул халыкка күрсәтелсә, менә ул үрнәк булыр иде!

Алсинә Гайнетдинова:

– Безнең үзәктә бишектән үстерү чаралары һәм балалар бакчасы бар. Соңгы елларда менә нинди тенденция күзәтелә: 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәр саф татарча сөйләшүче балалар килә, ә 3 яшьтән соң балалар бакчасына күчкәч, әкренләп русча сөйләшә башлыйлар. Каян киләдер ул? Югыйсә һәр төркемдә дә фәкать татарча сөйләшүче остазлар эшли. Аннан соң, гаиләдә татарча сөйләшүче әти-әниләр дә елдан-ел кими. «Нәрсәгә кирәк соң ул безгә?» – диләр…

Илгиз Халиков:

– Телнең киләчәге кулланылыш даирәсенең киңлегеннән тора. Тел мохите төрле өлкәдә булырга тиеш. Әйтик, бүген без татар телен күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ) кертү белән шөгыльләнәбез. Мин аны Башкортстанда күреп кайттым. Анда да мәгълүмат ике телдә түгел, әмма көткән вакытта гади музыка урынына курай тавышы куела. Бездә курай да, тальян да уйнамый. Югыйсә ул шундый вак әйберләрдән башлана инде. Әйтик, күптән түгел безнең навигаторлар да, ниһаять, татарча «сөйләшә» башлады. Функциональлекме? Функциональлек. Кул астындагы бөтен әйбер татар телендә булса, нәтиҗәсе күренәчәк. Театр һәм телевидениенең генә көче җитми.

:: Күп вакытта әти-әни белән аралашуга караганда телефон яки телевизордан баручы мультфильм-видеороликларның тәэсире көчлерәк була. Ә бездә балалар өчен татар телле контент бик аз. Сезнең фикерегезчә, моның белән кем шөгыльләнергә тиеш?

Искәндәр Гыйләҗев:

– Видео, музыкаль, әдәби контентны камилләштерү турында сөйләшкәндә, «Пыяла» җырын гына искә төшерик әле. Аны тыңлап, җырлап, күпме кеше татар теле белән кызыксынды бит. Менә шундый сыйфатлы, бүгенге заман баласының ихтыяҗын канәгатьләндерә торган җырлар, төркемнәр, видеопроектлар күбрәк булырга тиеш.

Илгиз Халиков:

– Бу юнәлештә адымнар ясалды. Әйтик, Телләр комиссиясе ярдәмендә блогерлар өчен бәйгеләр бар. Аны хәзер тагын да җәелдерергә генә кирәк. Әмма аның каршылыклары да бар. Кайбер кеше блогерларны юк-бар белән шөгыльләнүче дип атый. Хәзер заманасы шул, гафу итегез. Бүгенге тормыш картинасын блогерлар ясый икән, әйдәгез, аларны телебез өчен файдалы итик.

Айсылу Галиева:

– Сез санаган әйберләр татар теленә кызыксыну гына уята. Ә телне өйрәнү өчен мотивация кирәк. Без көн-төн рус мохитендә эшли торган әти-әнигә, менә шундый-шундый нәрсәләрне балагызга күрсәтегез, татар теле сезгә кирәк ул, дип әйтә алмыйбыз. Әти-әни баласына татар телен өйрәтсен өчен, без аның дәүләткә кирәклеген күрсәтергә, ихтыяҗын булдырырга тиеш. Безнең бөтен муниципаль, дәүләт хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә ике дәүләт телен дә белүне шарт итеп куярга кирәк. Татарча да, русча да белгән кешеләрнең хезмәт хакын бераз булса да арттырабыз икән, бу безнең телебезне өйрәнү өчен этәргеч булыр иде.

Искәндәр Гыйләҗев:

– Бу – бик яхшы нәрсә, әмма аны, кызганыч, Татарстан кысасында эшләп булмый. Миңа калса, безнең бүгенге төп өмет – идеалистлар һәм энтузиастлар кулында.

Илгиз Халиков:

– Минем яңадан эстрада темасына әйләнеп кайтасым килә. Мин кайчак татар клипларын караштыргалыйм. Аларны берәр ничек җайга салып буламы икән ул? Мисал: клипта сюжет буенча егет белән кыз бер-берсенә хат яза. Русча. Татарча клипта русча хат яза! Өс киеменә игътибар итәм: язулары инглиз телендә. Клипка сценарий язганда, киемнәрне уйлаганда, андый вак булып тоелган әйберләргә игътибар итәргә кирәктер бит инде?

Зөлфәт Зиннуров:

– Юк бит ул яшьләр өчен татарча язулы «модный» киемнәр. Нигә, әйтик, «Тукай» дип язылган киемнәр юк? Булганнары да кыйммәт бит…

:: «Татар теле  ул «модно», – дип әйтер өчен, нишләргә кирәк? Ихтыяр, синең кебек егет-кызлар туган телләренә тартылсын өчен, нинди дәлил, аргументлар кирәк?

Ихтыяр Кыямов:

– Бүген яшьләр татар телендә җитештерелгән контентны «кринж», ягъни «испанский стыд», яраксыз дип бәяли. Бездә, гомумән, үз милләтебез, телебездән оялу бар. Гади генә мисал: татар телендә рус алынмаларын, кагыйдә буенча, рус телендәгечә әйтергә һәм язарга кирәк. Ә башка телләр алынмаларны үзләренә җайлаштырган.

Кабатлану булса да, яшьләргә татар телен өйрәнү, татарча аралашу өчен мохит кирәк. Аерым алганда, контентның роле зур. Видеороликлар гына түгел, әйтик, уеннар да татарча булсын. Балалар һәм үсмерләргә шул кызык бит. Икенчедән, бездә бөтен дөньяга күрсәтерлек проект булса, башкалар гына түгел, үзебезнекеләр дә телебезгә тартылыр иде.

:: Бу сорауга һәркайсыбыз җавап бирсен әле. Әти белән әни дә, бала да татарча өйрәнсен, сөйләшсен өчен, бүген безгә нәрсә кирәк?

Илгиз Халиков:

– Финанс чыгымнары таләп итми торган, педагогикада төп принцип булган әйберне әйтәм: ул – үрнәк. Үз үрнәгең, шуннан башка булмый.

Искәндәр Гыйләҗев:

– Җаваплылык һәм горурлык хисе. Аннан соң, безгә Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне генә түгел, башка шәхесләребезне дә беләсе, аларны да үстерәсе иде. Шулкадәр кызыклы, данлыклы татарлар бар бит! Ни өчен менә алар турында балаларыбызга сөйләмәскә соң?! Хәер, без аларны үзебез дә белеп бетермибез шул.

Зөлфәт Зиннуров:

– Татарча сыйфатлы, яшьләргә кызыклы контент.

Айсылу Галиева:

– Әти-әниләрдә милли үзаңны үстерергә кирәк.

Алсинә Гайнетдинова:

Татар телле контентның һәркем файдалана алырлык булуы. Әйтик, булган фильм-сериалларны да күрми калабыз бит…

Ихтыяр Кыямов:

– Татар мәдәниятен массакүләм, бөтен кеше аңлый ала торган итәргә кирәк. Бу җәһәттән эстрада белән генә чикләнмәсәк иде.


2 фикер

  1. БИК эйбэт энгэмэ булган бу.Шундый сойлэшулэрне жирлеклэрдэ башлап жибэру кирэк.Без дэ оештырып карадык мондый сойлэшуне.Куплэрне уйландырды,фикеплэр эйтелде.Эмма мэктэптэ дэрес саны артмый торып алга китеш булмаячак Мэгариф 2-3 сэг. Житэ диикэн,башуалар да шулай уйлаячак.Сан очен генэ ачылган татар класслвры Русса укый,сойлэшэ Яна татар теле китаплары буенча укыту программами талэп итеп тозелэ,э укырга китап юк.Кайда сон ул китап басрлык Акча.Чуп чар концертлар,шоуларга табыла бит.Бармы сон бкр
    комиссиянен мэктэплэргэ килеп,дэреслэргэ кереп,татар телен укытунын торышы ничек икэнен куреп,тикшереп нэтижэ ясаганы!?Э шул арада авыл балалары рэхэтлэнеп рус телендэ сойлэшугэ кучеп бара.Жавап кайда,билгезез…

Фикер өстәү