Ренат Әюпов: «Олы буыннан баш тарткан театрлар үз-үзләрен җимерү юлына баскан»

Яшьләргә театр сәнгате ни дәрәҗәдә кызыклы? Аларны җәлеп итү өчен үзгәрергә кирәкме? Театрда нинди уңай, нинди тискәре күренешләр бар? Болар хакында Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов белән сөйләштек.

– Бүгенге яшь тамашачы нинди ул?

– Ул таләпчән, игътибарын яулап алу һәм югалтмау өчен шактый тырышырга мәҗбүр итә. Әйтик, беренче биш минутта аңа спектакль ошамый, кызыксыну тудырмый икән, ул кулдан ычкына. Бу инде – спектакль бетте дигән сүз. Бүгенге тамашачы әнә шундый. Чөнки аны боза торган факторлар шактый. Бу – гаджетлар, интернет, социаль челтәрләр, үзләренең чатлары-төркемнәре. Яшьләр шунда яши. Театр интеллектуаль, ягъни уйларга мәҗбүр итә торган товар тәкъдим итә. Ә хәзерге буын уйларга да ялкаулана, карап утырырга да яратмый. Бу буын игътибарын виртуаль-визуаль бизәлеш, даими хәрәкәт, шаккатыргыч алымнар белән җәлеп итеп була. Нишлисең, заманасы нинди – тамашачы да шундый.

– Тамашачыга карап, театр үзгәрәме?

– Театр үзгәрми. Аның нигезе нык. Без бит кеше язмышы, фаҗигасе турында сөйләшәбез, психологиясен ачабыз. Димәк, нигез беркайчан да үзгәрмәячәк. Ә менә алымнар, стиль, формат үзгәрә. Аннан башка булмый.

– Хәзерге заман театрын алсак, нинди уңай һәм нинди тискәре күренешләрне аерып әйтер идегез?

– «Перфоманс» дигән форма килеп керде. Мин аны театр сәнгате тамырына кизәнгән балта дип саныйм. Перфоманста актерлар, җансыз объектка әйләнеп, психоз халәтендә яши. Бу очракта тән хәрәкәте алга чыга, ә театрның нигезе булган туган тел, драматургия, актерлык осталыгы һәм кичерешләрне мул итеп бирү юкка чыга. Хәзер лабораторияләр популяр. Әмма аларның күбесе актерлык осталыгын боза торган юнәлештә. Нәтиҗәдә төрле режиссерлар төрле алымнар кертеп, актерның сәхнәдә яшәвен, үзаңын үзгәртә. Ул аптырап, тукталып кала. Тагын «вербатим» дигән жанр популярлашып бара. Мин аны уңай бәялим. Чөнки безнең театр психологик уенга нигезләнгән. Бу жанрда актерга эчке кичерешләрне читкә этәреп, алар хакында сөйләп бирергә кирәк. Бу актерга уйларга, күзәтергә мөмкинлек бирә. Эскизлар алымы бар. Әйтик, «Тамга» лабораториясендә авторның идеясен ачарга мөмкинлек бирелә. Монда автор, режиссер, актер бергәләп эшли, шулай итеп булачак спектакльгә күпер салына. Менә шундый, режиссерны да, артистны да үстерә торган алымнар, формалар бик кирәк.

– Сез кайбер пьесаларга берничә тапкыр алынасыз. Бу – яңа пьесаларга кытлык дигән сүзме?

– Хәзерге заман драматургиясе, кызганыч, бик аксый. Сәбәбе бик гади: драматурглар аз. Татарстанның 13 дәүләт театры бар, алар бер сезонда уртача 3–4 премьера чыгарырга тиеш. Күпме яңа пьеса кирәк дигән сүз бит бу. Батып баручы саламга ябышса, режиссерлар классик әсәрләргә, прозага алына. Әмма прозадан сценарий язучы яхшы сценаристлар да юк дәрәҗәсендә. Туфан Миңнуллинның мәктәбе, әсәрләре калды, әмма артыннан аның эшен дәвам иттерүче көчле драматурглар үсеп чыкмады. Нәтиҗәдә театрлар лабораторияләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Кайвакыт ул яхшы гына нәтиҗә бирә, ә кайчак тискәре нәтиҗәләргә китерә. Һәр театр бу җитешсезлекләрне үзе бетерергә тырыша. Ул драматурглар да, сценаристлар да әзерләп карый, конкурслар да игълан итә. Әмма бу системалы эш түгел, шуңа күрә нәтиҗәсе бик аз.

– Ә яңа татар драматургиясе бәйгесе?

– Ул даими рәвештә алып барыла. Мин – анда жюри әгъзасы да. Әмма анда килеп чыккан драматургларны кызыксындыру, финанс ягы түбән дәрәҗәдә. Бәлкем шуңа күрә катнашучылары да – шул ук бер кешеләрдер.

– Яшьләр театры үткән юл сезне ныгыттымы?

– Без 6–7 ел элек кенә өйле булдык, аңа кадәр чегәннәр тормышы белән яшәдек. Башта бинабыз булмады, аннары Алафузов театры бинасына кердек. Ул авария хәлендә булганга, анда да озак эшли алмадык. Аннан курчак театрының концерт залына кердек, рус ТЮЗының ат абзарында да эшләп карадык. Өйсез яшәдек, әмма артистларны һәм репертуарны саклап кала алдык. Әйе, алдыбыздагы киртәләр безне ныгытты гына. Хәзерге йортыбыз ул – кинотеатр өчен корылган бина. Әмма түбәле булу – репертуарны саклау һәм үсеш өчен бик кирәк.

– Сезнең өчен театр ул – …

– коллектив хезмәт, тулы бер ансамбль сәнгате. Ул эгоистлар урыны түгел. Монда бер кеше – юк кеше. Монда бергә җыелып, теманы уртага салып сөйләшеп, аңлашып кына иҗади продукт тудырып була. Шулай булса гына спектакль һәр кешегә үз баласы кебек якын һәм кадерле була. Театр – бергә җыелган хезмәткәрләрнең дивана эше.

– Яшьләр театрын яшьлек театры дип кабул итәсе килә. Сездә яшь актерларга кытлык бармы?

– Андый кытлык юк. Мин һәр буынны күзәтәм һәм кайда нинди кимлек бар – тулыландырырга тырышам. Бездә барысы да үз урынында: олы буын да, урта буын да, яшьләр дә. Репертуарны тупларга һәр буын кирәк. Олы буынны, урта буынны саклыйм, яшьләрне тулыландырып торам. Һәр сезон саен актер алмыйбыз билгеле, әмма бер-ике яшь артист театрга даими килә. Быел 4 актер кабул иттек. Алар әле дә сынау вакытын уза. Дөрес, актерның бу театр кешесеме-юкмы икәнен бер айда ук чамалап була. Битараф, ялкау булмаса, ул кеше безнеке.

– «Өлкән буынны саклыйм» дигән сүзегез ошады әле. Чөнки ул бүгенге заманга каршы килә. Күп җирләрдә, эшлисен эшләгән бит инде, театр карт актерлар өчен түгел, дигән сүзләр ишетелә.

– Театрга гомерен, сәламәтлеген биргән, шушы театрның пионерлары булган шәхесләр белән саубуллашуны мин хәтта җинаять дип саныйм. Бу – театр җитәкчеләре, баш режиссерлары, шушы хәлгә юл куйган башка актерларның бик зур гаебе. Олы буын артистлары нинди генә халәттә булмасын – аларны сакларга кирәк. Йорт салган кеше белә: нигездән бер генә кирпечне тартып ал – ул ишеләчәк. Монда да шул ук күренеш. Олы буыннан баш тарткан театрлар үз-үзләрен җимерү юлына баскан. Бик кызганыч бу. Бездә андый хәлнең булганы юк.

– Үткәннәргә борылып карасак, Камал театры актеры, яшьләр театры режиссеры, Чаллы театры режиссеры булгансыз. Кайсы чор күбрәк сагындыра?

– Мөгаен, Камал театрында эшләгән вакыт сагындыра дигән җавап көтәсездер. Әмма мин Чаллыда эшләгән вакытларымны сагынып искә алам. Мин анда 7 сезон эшләдем. Шәһәрнең мохите башка, энергетикасы икенче, тамашачы да бик актив иде. Бу театрның артистлары миңа баш-аягы белән ышанды, һәр спектакльнең автордашы булды. Хәзер инде андый нәрсә бетте, эгоистлык алга чыкты. Чаллыда мин классик әсәрләрдән алып, балалар спектакленә кадәр куйдым, кызыклы тәҗрибәләр дә ясап карадык. Чаллы тамашачысы хезмәтемнең көзгесе булды. Һәм беркем дә бу көзгегә төкереп китмәде, киресенчә, аларга кызык иде. Нәтиҗәдә кызыклы репертуар туды. Анда кулланган алымнар белән мин, мәсәлән, Камал театрында эшли алмас идем. Ул «замашка»ларны кабул итмәсләр иде. Биредәге яшьләр яратты, үз кешесе итеп кабул итте һәм бу чор иҗат трамплины булып истә калды.

– «Актер буларак әрәм булды» дигән сүзне еш ишетәсезме?

– Юк, алай әйтмиләр. Әйе, мин – щепкинчыларның икенче буыны вәкиле. Камал театрына эшкә алдылар, әмма нишләптер башта ук: «Бу театр тулы бит инде, монда безгә урын булырмы икән?» – дип уйлап куйган идем. Безнең иләс-миләс йөргәнне театр директоры Шамил Закиров сизеп алды да Дамир Сираҗиевка: «Бу яшьләргә яңа әсәр кирәк», – дип әйтте. Дамир озак уйлап тормады, поляк язучысы Кшиштов Хоинскиның «Төнге кунак» дигән пьесасын куйды. Бу – 1990 нчы еллар, Казан феномены, урам белән урам бәрелешкән вакытлар иде. Пьеса да нәкъ шул ук тема хакында булып чыкты. Анда мин төп герой Марикны уйнадым. Бу бик зур мәктәп булды. Камал театрында рольләр өеп бирелмәсә дә, Сираҗиев, Марсель абый Сәлимҗанов спектакльләрендә уйнадым. Менә шул вакытта миндә режиссура белән кызыксыну уянды. Сираҗиевның «ассистенты» булдым, Марсель абый спектакльләренә актер итеп алмаса да, аның репетицияләрен балконнан карап утыра идем. Нәтиҗәдә кече залда үзем спектакльләр куя башладым. Нәкый Исәнбәтнең «Былтыр кысты» дигән әсәрен сәхнәләштердем. Мөгаен, менә шушы әсәр миңа Яшьләр театрына кайтуга сәбәп булгандыр. Чөнки бернәрсә дә очраклы була алмый. Аннан Марсель абый башка спектакльләр куярга рөхсәт бирде.

Шамил Закиров, Марсель Сәлимҗанов зур шәхесләр иде. Аларның җиңел кулы белән күпме режиссер, драматурглар дөньяга чыкты. Марсель абыйның: «Зур корабта эшләү бик яхшы, әмма һәр кешегә үз көймәсе кирәк», – диюе дә истә. Яшьләр театры минем көймәм булды һәм хәзер инде корабка әверелде.

– Театр торгынлыктамы?

– Бу фикер белән килешмим. Театр ул – тере процесс, ул яши, үзгәрешләр кичерә, ул тукталмаган. Әмма уңышсыз сезоннар була. Тамашачысын таба алмаган спектакльләр була. Бу уңышсызлык кызыклы спектакль тудыруга этәргеч ясый.

– Татар режиссерының төп сыйфатлары нинди?

– Татар әдәбиятына гашыйк булу, һәр яктан да укымышлы булу, телне, камил булмаса да, белү, тормышында татар телен өстенлекле итү, традицияләрне саклау, артистка бәйле икәнлегеңне аңлау, артистларны ихтирам итү, аларның үзеңнең автордашың итү, үзеңне түгел, актерны алгы планга чыгару, лидер булу.

– Гаиләгезгә вакыт каламы?

– Бу очракта кайда гаилә, кайда театр икәнен аерып та булмый. Алар кушылып бетте инде. Яшьләргә спектакль чыгарганда 14 яшьлек улым Нурлан белән киңәшәм. Ул кайда ялган, кайда мантыйк өзелгән – шунда ук сизә һәм яшьләргә кызык булмаслык моментлар турында кисәтә. Аннары инде хатыным Гөлшат цензурасын да узабыз. Аны кызыксындырганбыз икән, димәк спектакль бар. Гаиләгә театр вирусы кергән һәм без аның белән яшибез инде. Театр негатив буларак кабул ителми, киресенчә, ул дуслаштыра гына. Гаиләм ул – минем тылым да, автордашым да. Театр юлыннан бергә атлыйбыз.

– Өстәл китабыгыз нинди?

– Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре. Аны өч тапкыр сәхнәләштерүем дә юкка түгел, чөнки бу әсәрдә нинди генә тема юк! Авыр чакта шушы әсәрне кулыңа алсаң, кара әле, моңа бит үткән гасырларда ук җавап табылган дип хәйран каласың.


Фикер өстәү