Нәбирә Гыйматдинова / Тамга (Дәвамы)

Башы

Нуриханның йомшак мендәре ташка әверелде, уйдан ка­барган баш чүмече чатнап-чатнап сызлый иде. Шәрифәсез яшәү – яшәүмени ул… Ярата аны ир. Хатын бәгыренә кырык усал шырпы кадаса да, ярасыннан арынырга теләмичә яра­та. һәр күзәнәгенә нәфрәт тулган Шәрифә дә ирне ярата. Тик әлеге нәфрәтен генә җиңә алмый. Аның шунысы кур­кыныч икән: бер үк вакытта яратасың да, бер үк вакытта нәфрәттән дә газапланасың. Кодрәтеннән килсә, Шәрифә Сол­танбәк оныгын Каф тауларына олактырыр иде. Нурихан кан дошманыннан да артыграк иде бугай. Югыйсә алар бер-берсенә насыйп яр иде. Кем аяк чалды да, кем, йөрәкләрне елатып, ике якка аерды соң? Кемгә йодрык янарга тиеш Ну­рихан? Урмандагы капкынгамы? Азгын Сафринә белән «ка­вышкан» хәерсез төнгәме?

Ир бармакларын чәченә батырды. Сызлый баш, сызлый! Әллә үзе, бары тик үзе генә гаепле микән? Адәм баласы, га­дәттә, хаталарның җеп очын бүтәннәрдән эзли. Йөз кешегә йөз гаепләү ярлыгы тага да, фәрештә сыйфатлары белән би­зәп, үзен сөттән ак, судан пакь ясый. Моңарчы Нурихан да кешедән күрде. Түгәрәк бәхетенең кырыен кемдер кимереп алган төсле иде. Кем? Менә син шуңа җавап тап хәзер!

Ир, малайның юрганын рәтләп, утны сүндереп килде. Пәр­дәләрне кырыйга шудырды. Салкын йолдыз нурында җемел­дәгән кар яктысы диварларга буй-буй ак эз сызды. Сәер, бу төн тыныч уза. Кичә генә авылга көтүе белән бүре төшкән иде. Эт җенесе оясында гына ырылдады. Терәүле капкалар, тишек-тошыгы чүпрәк белән томаланган сәләмә абзар-кура­лар ерткыч өчен киртә түгел. Егерме хуҗалыкка калган На­ратлыкта мал-туарның исеме дә онытылган, карт-коры кәҗә дә асрамый. Ә бүре азык сорый. Аларны бу якларга тамак нужасы куып китерде. Көнбатышта урманнар тунала, билә­мәләр кечерәя, элеккеге урыс авылларының нигезендә җил уйный. Ачлыкка киселгән бүре нишләсен, кешеләргә ташлана. Үткәннәр яңадан кабатлана, ахрысы. Чү, бүреләр өлеше генә кабатлана. Чөнки аучы Миннеханны кабереннән кузгатып те­релтерлек кодрәт иясе җирдә юк. Иртә күзен йомды ата. Аның гомерен рәнҗеш кыскартты микәнни? Яшь чагында «рәнҗү» дигән сүздән, «әбиләр әкияте» дип, Нурихан кычкырып көлә иде. Яшьлектә бөтен нәрсәне дә көлкегә борасың шул. Бүген исә икенче төрле уйландыра. Бер канаты белән Нуриханга да орынды бит ул рәнҗү! Тикмәгә генә чит җирләрдә каңгырамады ир, тикмәгә генә җылы кочаклардан мәхрүм булмады. Тик менә кем күбрәк Солтанбәкләр нәселен каргады икән? Тере килеш тиресе туналган бүреләрме? Әллә…

Нурихан колагын сагайтты. Кемдер шатыр-шотыр өйал­ды ишеген тырный иде. Исереп кайткан Сафринә, өендә ба­ласын күрмәгәч, монда чапты микән? Бу сиңа бүре генә тү­гел, атам да котылам димә. «Малайны урлады», – дип, бөтен авылны җыячак. Ә тавыш Нурихан өчен соңгы нокта: шул минутта ук ул Шәрифәне югалтачак. Йоклаган сабыйны кулына тоттырып җибәрергә мәллә? Аннан сыналган саклану чарасына күчәсең: «Бала минеке түгел».

Ир улының өстенә иелде. Мирзабәкнең бәрхет сулышы кытыршы яңакны иркәләде. Юк, малай аныкы! Сулышына хәтле якын хәтта!

«Буып үтерәм мин сине, хәшәрәт хатын, – диде ул, иңе­ңә тунын ташлап. – Баланы имгәтүең генә җитмәгән, Нури­ханның да тормышын чатнатасың».

Ул бар куәтенә тышкы ишекне эткән иде, эт, чинап, карга тәгәрәде.

– Фу, хайван, син икән, – диде Нурихан. – Ни пыча­гыма ишектә тырнагыңны үткенлисең, ә? Мирзабәк минеке, бар, өеңә элдер!

Эт түше белән аңа табан шуышты да өч тапкыр ләң-ләң өрде.

– Әһә, аңладым, хайван. – Хуҗа урман буенда селкен­гән кара тапларны шәйләп өлгергән иде инде. – Бу юлысы болар санаусыз. Син миннән ярдәм сорыйсыңмы? Көчле ди­сеңме Нуриханны? Җүләр мылтык шартлатыр анысы. Тик миңа атарга ярамый, туган. Җә, курыксаң, өйалдына кереп ят. Безнең йортка борын тыкмый алар. Солтанбәк нәселе белән бәрелешсәң, эш харап икәнен чамалыйлар. Бүре хәте­ре буыннан буынга күчә.

Нурихан, ишек ачылмасын өчен, келәсен шудырды. Дөнья­ның пеләш маңгаена төкереп, җылы өйдә малай йоклый. Иртәгәсе хәлләр турында уйламаска тырышып, ир дә баш төртте. Ә мендәр һаман таш, уйлар һаман бәйләнчек иде.

-2-

…1970 елда дүрт яктан да урман белән уратылган На­ратлыкка бүре ияләште. Авыл тыкрык саен туктап ял итәр­лек дәрәҗәдә әкәмәт зур иде. Халыкны урман туендырды. Күрше базарларда кемнәр чиләк-чиләк гөлҗимеш, балан, шо­мырт, җиләк, капчык-капчык чикләвек сата – Наратлык ха­тыннары. Капка төбе саен кемдә сап-сары сатлык бура – Наратлык ирләрендә. Иң оста үләнчеләр кайда – тагын Наратлыкта. Шушы гөрләп барган тормышны каяндыр пәйда булган явыз бүре өере пыран-заран китерде. Башта күмәк хуҗалыкның мең баш сарыгын бугазлады алар. Ә беркөнне күзе-башы акайган көтүче Нуретдин авылга кайтып егыл­ды. Аны коедан тарткан салкын су сибеп кенә айныттылар.

– Кырдылар, барысын да кырдылар! Сыңар сыер да кал­мады. Мин нишләтим, чыбыркы атмый бит, җәмәгать! – дип үкерде ул.

Наратлыкта йорт саен өчәр баш сыер иде. Халык зар ела­ды. Ирләр, балта-сәнәк белән коралланып, өч көн урманны тарады. Әмма бүре өере җир йоткандай юкка чыккан иде.

Ул көннәрдә аучы Миннехан туктаусыз тәмәке төтәтте. Аның мылтыгы ничә ел келәттә тузан йотып, тутыгып ята иде. Борын тишегеннән бөркелгән әче төтен аучының йөзе­нә сара, гүя Миннехан үзе дә утсыз-ялкынсыз гына пыскып яна иде. Атаның авылдагы мәхшәргә пошынмавы ундүрт яшьлек үсмергә һич кенә дә аңлашылмый иде. Җиңсә, Мин­нехан аучы гына ерткычларны җиңәчәк, чөнки ул гына бүре аулауның хикмәтләрен белә, аннан күрмәк Нурихан да ау серләренә төшенеп килә иде. Бүре оясына тыгылып, йомры йомгакларны капчыкка тутыру нинди кызык шөгыль иде! Ә ана бүрене эзәрлекли-эзәрлекли көн-төн чапкач, бичараның тәмам йончып авуы, һәм әтисенең аны яланкул тотуы малайның әле дә күз алдыннан китми.

– Әти, кешеләр бүреләрне тапмый икән. Тегеләр искәртмәстән һөҗүм итә дә урман авызында ук эри икән, – диде үсмер төтенләгән атасына.

– Һе, бүре – хәйләкәр зат, улым.

– Син аларны качырмас идең, иеме, әти?

– Мин бүредән хәйләкәррәк бит, улым.

– Алайса, ник юл күрсәтмисең, әти? Абзыйларга булыш­саң, рәхмәт яудырырлар иде.

– Хәтерлисеңме, шул абзыйларың өченче ел атаңны бү­редән дә яман өзгәләде. Урман каравылчысы Билалетдин җыенда: «Миннеханны авылдан куарга кирәк», – дигән фәр­ман укыды. Без, имеш, нәселебез белән кан койдык, без – җәллад, Наратлыкта, имеш, безгә урын юк! Ник берсе шунда мине якласын! Кууын кумадылар, вәләкин өч ел капкабызга кеше орынмады, бездән йөз чөерделәр. Моңа күңел бә-әк әрни, улым. Юкса бүрегә ирек бирергә ярамый, ул чүп үләне төсле әрсез, ара-тирә йолкымасаң, урман-кырларны баса. «Син бүре­ләрнең тамырын корытасың»,  – диде Билалетдин. Корытмыйм, иту, бүресез урман – күлмәксез катын ул. Әрсез тамырның көчен какшатам мин. Әле дә ерткычларның өер башын гына чүпләдем. Башсыз өер авыл ягына карап иснәнми дә, улым.

– Әти, урманда бөрлегән кызарган, ди. Кыз-кыркын ба­рырга шүрли. Бүре мыжлаган, диләр.

– Быел Наратлык хатыннары базарда күкрәк киереп  саталмый икән, – диде төтенләгән ата.

– Әти! Эләктер инде шул өер башын! Кызлар… кызлар сиңа әйтергә кушты, әти! – дип өзгәләнде үсмер.

«Кызлар», билгеле, күплек санда, бергә калдырсаң, ул Озын толым иде. Авылда иң җитез җиләкче Шәрифә иде бит. Дө­рес, Озын толым Нуриханга   зар түкми, коңгырт күзеннән нур сирпеп, елмаеп кына карап ала. Икәү төнге күктән  йол­дыз санаганда да, урманчы кызы сызлануларын яшерә. Кем-­кем, ә Шәрифә урмансыз кибә-сула. Кырыс Билалетдин аб­зый кызын нигәдер үзе белән йөртми. Аның күрше авылда сөяркәсе бар, имеш. Ярты гомере аның йортында уза, имеш.

Җиләк-бөрлегәннән тыш Шәрифә дару  үләннәре белән мавыга, кыш-яз тирә-яклардан, сырхавына дәва эзләп, кыз явына авырулар агыла, Билалетдиннарның капка төбеннән үк бөтнек, мәтрүшкә, юкә чәчәге исе аңкып тора иде. Шәрифәгә урмансыз яшәү, ә үсмер егеткә аның керфек каккан саен моң түгелгән сагышлы күзләрен күрү авыр, бик авыр иде.

Ата тәмәке төпчеген кытыршы учына басып сүндерде.

– Бүре синең хәсрәт түгел, улым. Тамагың тук, өстең бөтен, кеше кайгысы кайгыртма.

– Әти, бир мылтыкны, мин үзем өерне туздырам, – диде Нурихан.

Аучы Миннехан, зәһәр карашы белән аны яндырып-көйдереп:

– Әтәчләнмә, малай! Син бүре хәйләсен үрәнмәдең әле! – диде.

– Соң… соң үзең бар әлсә. Рас мактаулы бүрече икән син, – дип чәпчеде үсмер.

– Ник мин үземне мыскыллаган халыкка хезмәт итим ди, малай актыгы! Җыенда бугаз ярдылар ничек, җә! Минне­хан аталарын үтергәнмени!

– Син… син… әти, бүреләрнең тиресен туный идең.

– Һи, башсыз! – Миннехан черт итеп җиргә төкерде. – Башсыз малай. Акча бит ул. Сезнең тамакны туйдырырлык акча! Мин бит базарда җиләк сатарга катын-кыз түгел. Солтанбәк ирләре, алдырса, эредән алдыра, колагыңа киртлә мо­ны, малай актыгы!

Ә бер кичне аучы озак-озак мылтыгын чистартты.

– Атмаса да көйле торсын, – диде.

Әмма ата исәптә-уйда иде. Бүреләр көннән-көн оятсыз­лана: авылдагы этләр сафы да сирәгәя. Шул төндә әтисе өйдә йокламады. Нурихан печәнлекне тикшерде – ата анда да юк иде. Үсмер келәткә йөгерде – мылтык элгән зур ка­дак та буш иде… «Бүре эзләргә киткән», – диде Нурихан. Күзенә  яшь тыгылды. Малай өер башлыгы белән көрәшергә әзер, атаның ым кагуын гына көтә иде. Алмады, алмады. Нурихан Озын толым каршында ике сүәм үсәчәк иде ләба­са! Батыр егетләрне кызлар «кит» дип кумый. Әнә Шәрифә, аны малайсытып, «аяк астында чуалма» итенә.

Нурихан, кая барып бәрелергә белмичә йөргәндә, ике кыз­ның бакча буенда гәпләшеп утырганын абайлады. Берсе – Шәрифә, икенчесе сары чәчле Сафринә иде. Зимагур Шакирның сабый килеш карт әнкәсенә кайтарып ташлаган үги кызы ул. Озын толым бу шаркылдык белән ни-нәрсә ту­рында сөйләшә икән? Моңарчы алар бер-берсен өнәмиләр иде бит.

Абзар читенә посып, үсмер «сердәшләр»не күзәтте. Чү, Шәрифә кинәт аркан ауды. Ә Сафринәсе, бот чабып көлә-көлә, аның авызына нидер тутыра. Җәядәге ук кебек бакча башына очты егет. Аны күргәч, сары чәч шыпан-шыпан арт­ка чигенде.

– Ул үзе тилебәрән ашады, үзе! – дип чыркылдады кыз. – Мин өстәдем генә!

Җансыз гәүдәне күтәреп, Фәсыйләләргә чапты Нурихан. Табанын нәрсәдер кисте, нәрсәдер кадалды, ә ул чапты да чапты. Бәхетенә, кендек әбисе – имче Фәсыйлә өйдә иде.

– Яшәүдән бизгән мәллә Билалетдин кызы? – дип әрли-әрли, ул Шәрифәне караватка яткырды. – Син, җегетем, минем идәнемне кан белән таплама. Мә чүпрәк, аягыңны юып бәйлә.

Баскычка чүмәшеп аягын караса, Нуриханның күзе шак­макланды. Табанын зур гына пыяла кисәге ярып кергән иде. Аны тартып алгач, кан сиптерде. Егет, сыңар аякта гына сикергәләп, бәрәңге бакчасына чыкты да ярасына учлап-учлап туфрак сипте. «Туйга кадәр төзәлә», – диләр картлар. Шә­рифә генә терелсен иде! Тилебәрән орлыгының агу икәнен үләнче кыз белмәде микәнни?!

Имче Фәсыйлә титаклый-титаклый ишегалдын әйләнгән Нуриханга тәрәзәдән башын тыгып боерды:

– Ата каз сымак чирәмемне таптама, өеңә тай! Билалет­дин кызы үлми, монак күзен ачтырдым, – диде.

Егет яралы аягын сөйрәтеп кенә Сафринәләр турыннан узганда, бияләй хәтле авызын ерган чая кыз капкаларына сөялгән иде.

– Нәстә ыржаясың, марҗа чәч! – диде Нурихан, җенлә­неп.

– Теге имгәкне күмеп үк кайтышың мәллә, аксак кар­га? – дип телләште Сафринә.

Нурихан җирдән таш эзләде. Шаркылдыкның ерык авы­зын ямасаң, бәлки, бүтән сайрамас иде.

– Әй күтәрде дә чапты тегене! Ха-ха-ха.

Ачуы кабарган үсмер, йодрыгын төйнәп, Сафринәгә ыр­гылды. Кыз качмады, капкага ныграк терәлеп басты.

– Кил, кил, иркәм. – Аның күзеннән дәртле очкыннар чәчри иде. – Кил… Мин синнән ике яшькә олырак. Миңа быел уналты. Синең беләкләрең таза да, матур да, билемнән уратып кочаклачы, иркәм.

Нурихан бу тәкъдимнән югалып калды. Йодрыкка ук­машкан бармаклар үзеннән-үзе язылды. Шәрифәнең күл­мәк җиңенә кул тидерергә ярамаганда, күр, бу марҗа чәч «кочакла» ди!

– Яле, иркәм, тотып кара, минем йомрыларым нинди зур, нинди тыгыз, – дип, күкрәген калкыткан кызны Нурихан җирәнеп этеп җибәрде:

– Фу, синнән сасы ис килә!

Сафринә үпкәләмәде, коймага эленгән идән чүпрәге бе­лән култык астын сөртә-сөртә:

– Җитлекмәгән икән әле син, аучы малае, – диде. – Тәккә ымсындым сиңа. Ничава, соңрак яратышырбыз. Әбе­кәй туңкайса, ишекне бикләмәм.

Кызык, Сафринәнең чытлыкланып сөйләшүләре дә, ки­леш-килбәте дә күрше Орловка авылы марҗаларыныкына охшаган. Наратлык кызлары үзләре әдәпле, үзләре тыйнак. Егетләргә башлап сүз катарга да ояла алар.

Ләкин, үпкәләмәсә дә, чая кыз – кара елан – йөрәккә каты чакты:

– Син, аучы малае, салам сыйрак Шәрфә дип саргайма, җәме? Аның сине җене сөйми. Күтәреп чаптың чабуын, ир­кәм. Мин тилебәрән белән тыгындырдым аны, мин! Нури­хан җүнсез аркасында үләсем килә, дигәч, үлсен, мәйтәм. Авыл урамнары сулышка иркенәер.

Нурихан аксый-туксый китеп барды.

Күңелсез хәбәр иде бу. Ни өчен Шәрифә аны күралмый икән? Ни өчен? Нишләгән ул кадәр Нурихан?

…Аучы Миннехан өч көннән әйләнеп кайтты. Киеме ер­тылган,  куллары тырналып беткән иде.

– Кая, су бирегез!  – диде ул, тамак төбен гырылдатып.

Изүенә агыза-агыза ярты тустаган су эчкәч, ата, канәгать елмаеп:

– Каптырдым, – диде. – Миннән калмады. Читәндә алар, улым, – диде.

Нурихан урамга атылды. Басу капкасы янында җыелган халык читәнгә атландырган ике симез бүрене тамаша кыла иде:

– Гайрәтле инде Миннехан!

– Ничек авылга кадәр өстерәгән боларны? Көч үзендә, ә!

– Ай-һай таза бүреләр!

– Катыннар, иртән урманга барабыз!

Шәрифә дә килгән иде. Ул, башын иеп егет яныннан үткән­дә, «рәхмәт» дип пышылдады. Нәрсәгә «рәхмәт» ди Озын то­лым?! Юньсез Нурихан ниндидер билгесез сәбәпләр белән аны үлемгә этәргән ди бит! Үсмер андый ук җебегән түгел иде. Тыкрыкта Шәрифәне куып тотып, беләгеннән кысты:

– Ник тилебәрән орлыгы ашадың, Шәрифә?

– Апа, диген, мәнсез! Мин вчүтеки синнән ике яшькә зуррак, – диде кыз, кулын йолыккалап. – Җибәр, синең бармакларың тимер кебек каты.

– Минем өчен үлмәкче идеңмени, Шәрифә?

– Кем әйтә? Уф, менә хәзер мин егылып үләрмен бугай. Сафринә саескан очырдымы? Ул алдакчыга ышансаң, кәкре каенга терәтер. – Шәрифәнең аксыл йөзен тимгел-тимгел бизәкләр чуарлады. – Нәстә миңа бәбәгеңне тасрайттың?! Тилебәрәннең тәмен татыдым, вәйт шул! Кичке уенда: «Әйдә биибез», – дип эндәш кенә, үтерәм! Хуш, энекәш!

Озын толым, аккош муенын сузып, тыкрыктан «йөзеп» китте. Җенең сөймәү шушыдыр, мөгаен. Олы егетләр белән болай дорфа сөйләшми кызлар. Могҗиза иясе: «Яшеңне арт­тырыйммы?» – дисә, Нурихан бишкуллап ризалашыр иде. Югыйсә буй да озын, басудагы сирәк уҗым кебек мыек та төрткән…

Бәрәкәтле урманга юл әрчелгән иде, хатын-кызлар, кояш белән бергә уянып, табигать нигъмәтләренә ашыкты. Тиздән тирә-як базарларны Наратлык бичәләре яулаячак иде.

Миннехан аучы, урман тарафларына күз ташлап:

– Хуп, – диде. – Хуп.

Әтисенә рәнҗегән үсмер эченнән генә: «Әйе, сиңа хуп», – дип мыгырдады. Ауга ияртмәде киребеткән ата! Бүген авыл Нуриханны тетеп мактар, бүген Шәрифә аның белән биер өчен иң матур күлмәген кияр иде.

– Ат җик әле, улым, – диде Миннехан. – Алатыр поч­магына дәү капкын беркеткән идем. Бүрегә дип. Кирәге дә чыкмады үзе. Аулагын аулак, ул тирәләрдә кеше-фәлән дә болганмас, шулай да барып алыйм. Сакланганны саклармын, дигән Ходай.

Үсмернең ике күзе ут янды.

Аңа да бүре эләксә?!

Батырлык эшләргә беркайчан да соң түгел. Нурихан бү­ре тоткан, диячәкләр бит!

– Ерткыч көтүе белән чуаш урманнарына олакты, улым,диде аучы, горурланып. – Билалетдин миңа теш кайрыйдыр. Ул бүкәнгә урман тапталмасын, агач туралма­сын. Наратлык баяры!

Әтисе белән Билалетдин арасыннан йөгергән кара мәче­нең эзләре тирәнәя иде. Миннехан көндәшенең җыендагы галәмәтләрен мыек очына чорнаган, һаман шуны әрнеп-сызланып искә төшерә иде. Ә алга таба хәлләр тагын да катлау­ланды. Монысын инде берничек тә төзәтеп булмый, монысы дошманнарны маңгайга-маңгай чәкештерде. Капкын бары­бер корбан сораган: Билалетдин аңа аягын кыстырган иде. Кирәк бит Алатыр почмагындагы чытырманлыкта буталып йөрергә!

– Арбага яткызып кайттым. Киреләнде, бүлнискә илт­термәде, – диде әтисе. – Каны күп аккан. Их, корт чаккыры, кешесе туры килүен күр син!

Кешесе кеше түгел иде шул. Билалетдин кич белән хәл белергә кергән әтисен бусагасыннан да атлатмаган:

– Терелсәм, мин сине авылдан сөрәм, ерткычлар газраиле, – дигән.

Миннехан аучы, Наратлыктан куылудан битәр, бүре кап­кынына кеше эләгүенә борчыла һәм моны ачыктан-ачык сиз­дереп:

– Их, корт чаккыры, ничекләр ялгыштым соң! – дип, бармагы белән маңгаена чүки иде.

Ә Нурихан эчтән сызды: ул әнә Шәрифәне югалтты… Кыз күралмауның соңгы дәрәҗәсенә җитте бугай, кичке уен­нан да бизде. Сафринә исә, форсаттан файдаланып, тилгән кебек егетне сагалый иде. Ул төнге урамның кайсыдыр тык­рыгыннан тып итеп каршыга чыга да калку күкрәген егеткә китереп тери:

– Кочакла инде, аучы малае! Тилмертмә инде…

Нурихан сүзсез генә Сафринәне юл кырыена бастыра да эре-эре адымнар белән караңгылык эченә томырыла. Ә ар­тыннан барыбер үзәк өзгеч сүзләр куып җитә:

– Шәрфә сине яратмы-ый!

Энә күзе хәтле бәла, зурая-зурая, дөя хәтле хәсрәткә әве­релә икән: Билалетдин чиреннән мантымыйча үлеп китте. Кабер казырга барган атаны ирләр зиратка кертмәде:

– Син Билалетдин белән гадел исәп-хисап ясамадың, хәрәмләштең! – диде мулла. Әйтерсең капкын ниндидер мәкер белән нәкъ менә урманчыга атап куелган иде.

Миннехан аучы акланмады, көрәген улына сузып:

– Абзаңнарга булыш, – диде.

Көнозын үсмернең колак төбендә мулланың кисәтүе яң­гырады: «Гадел исәп-хисап ясамадың, хәрәмләштең!» Ата­ның урманчы белән сату-алуларда катнашканы да, уртак мал табып, үзара бүлешкәне дә юк иде.

– Әти, мулла бабай нәрсәгә төрттерде ул? – диде егет.

Миннехан черек утын яккан мич төсле төтенли иде, илти­фатсыз гына:

– Яшьлектәге йөрәк эшенә эчләре поша, улым, – диде.

– Нинди «йөрәк эше», әти?

– Аптыратма, улым. Бу авылда яшәрлек рәт юк икән безгә.

– Мин Наратлыктан беркая да күченмим, әти.

– Сиңа кем күченәбез ди, малай актыгы! Зиратның ярты ягында Солтанбәк нәселе!

Карт-коры: «Билалетдин әҗәл таягын кайсыбызга ыр­гытты икән?» – дип кыбырсыды. Авылда бүген-иртәгә үлем көтеп, хәл эчендә ятучылар байтак иде, ә таяк… Таяк шапыл­дамыйча гына Нуриханнар йортына төште. Баскан саен аяк астында җир калтыраткан сау-сәламәт ата, «йөрәк пешә» дип, өч көн ятакта аунады һәм бер сәер гадәте белән өнне алды. Төннәрен ул, саташып, бүре булып улый, бу улау җәйге авыл­ның котын очыра иде.

Үләр алдыннан Миннехан улына дәште:

– Нурихан… Бүреләргә тимә… Ерткыч аулау миңа Хо­дайдан бирелгән җәза ие… Безнең нәсел каядыр каргалган­дыр… Җүнле адәм кәсеп итеп таба малны… Наратлыкта яшәмә, еракка кит… Минем җәсәд зиратта Солтанбәкләрнең соңгысы булсын… Теге йөрәк эше дигәнем… Йөрәк эше… Улым, син Билалетдин кызын сүмә, син бит…

Миннехан аучының кинәт кенә сулышы киселде. Нәрсә әйтергә теләде ата? Алар безнең дошман, дидеме? Син кыз­дан яшьрәк, дидеме? Хикмәт яшьтә идемени? Ярату өчен дөньяда бернинди киртәләр юк. Атаның үлеме дә хисләрне сүндермәде. Ул кайгылы күз яшьләренә коенган мизгелләр­дә дә Озын толым турында уйлады.

-3-

…Мирзабәк елмаеп уянды. Яхшы фал иде бу, яхшы фал. Димәк, йорт иясе нарасыйны ят итмәде. Бала үзе дә ата ку­лына бик тиз ияләшергә охшап тора. Җан тартмаса, кан тар­та, ә монда тамгалы малайның җаны да җиңел генә нәсел җебенә ялганыр шикелле. Тик аның кайсы туфракта шыт­канын уйласаң гына укшыта башлый. Йөз белән чуалган хатынга ул якынаерга да тиеш түгел иде. Тагын бер тапкыр үкенечле ялгыш белән бәрелешмәс өчен нишләргә соң хә­зер? Солтанбәк ирләренә генә хас кирелекне ничек сынды­рырга? «Малай минеке түгел!» – дип инкяр иткән Нурихан, сүзен таптап, «юк, минеке икән» дисә, нинди фаҗига! Әһә, Солтанбәк оныгы очсыз хатыннар белән мәшгуль, диячәкләр.  Яратмасалар да, әле  Наратлыкта аның дәрәҗәсе югары иде. Ул – гаярь аучы төпчеге ләса.

Ниһаять, Шәрифә… Гомер алмагачының бердәнбер һәм соңгы багалмасы… Үрелә, үрелә Нурихан, ә багалма иң биектә, менә өзәм, менә өзәм дигәндә генә, ботак, кулдан ычкынып, һавага атыла…

– Әйдә, улым, битеңне юабыз да ботка ашыйбыз, – диде әти кеше, малайны кочаклап. – Син яламасын өчен мин аны куе итеп пешердем.

Бала, иренен бөрештереп:

– Ау, ау, – диде.

– Өйдәш йонлачны сорыйсыңмы, улым? Ул бездә төн кунды. Аның – үз дөньясы, синең – үз дөньяң, улым. Ә, юк, са­вытка борын тыкма, төз утыр, туры утыр. Мә кашык. Сине адәми сыйфатларга күнектерәсе бар шул, кыргый. Җәле, ач авызыңны. Җә, чәйнә, улым. Вәт маладис! Сиңа кием бө­тәйтәсе иде, улым. Әтисе күлмәгенә уранып үсми инде тәти егетләр. Бер-ике сәгать уйнасаң, күрше авыл кибетеннән си­ңа ярардай күлмәк-ыштан җыеп кайта инде әтиең анысы. Хәзер уенчыклар кертәм.

«Уенчыклар» бер тартма ядрә иде. Нурихан бу байлык­ны пәрәвез сарган тузанлы иске келәттән тапты. Утыз ел хуҗасыз картайган йортта энәгә дә кагылмаганнар, ни азгын малай-шалайны да аучы йорты кызыктырмаган иде.

– Олысы-кечесе сезнең йорттан шикләнде, олан, – диде Фәсыйлә карчык. Наратлыкта Нурихан белән ул гына ачы­лып сөйләшә иде. – Нигезегез җенле ие, олан. Төннәрен ялгыз бүре җылый ие анда.

– Сез, урман астында яшәп, акылдан язгансыз, – диде ир.

– Язырсың да, олан. Авылда адәм заты әзәя, зират зу­райган саен зурая, –  дип уфтанды кендек әбисе.

Малай, ни хикмәт, «уенчыклар»ны күргәч, сөенечле аваз­лар чыгарып бытылдарга кереште. Күр инде син! Нәни ча­гында Нурихан да ядрәләр белән уйнарга ярата иде.

– Син тимерләр белән юан, улым, – диде ир, киенә-киенә. – Бабаң боларның рәхәтен күрмәде. Әҗәл комачау­лады, әҗәл…

…Нурихан кар күмгән юлдан атын атлатып кына барды. Сафринәләр турында бер карачкы чайкала иде, менә ул абына-сөртенә каршыга килде.

– Тр-р, малкаеңны туктат, Нурихан!

Башына мамыгы коелган шәл бәйләгән, өстенә ямаулы сә­ләмә фуфайка кигән Сафринә иде бу. Ирнең дилбегә чор­наган кулы калтырады. Белә! Баланың аңарда икәнен белә! Күзсез-колаксыз авыл диген син. Нишләргә? Юлын дәвам итәргәме? Кире борылыргамы? Хатын малайны эзли калса, капка белән ишек бикләнгән. Тәрәзәләр дә томаланган. Яд­рәләр белән мавыккан Мирзабәк тавыш-тын чыгармас, шәт.

– Тукта, диләр, Нурихан! Синдә әзрәк баш төзәтергә юк­мы? Шешәсе белән димим, күгәрчен тәпие чылатырлык кы­на. Төнката Орловка марҗалары белән гөрләшкән идек.

Башка вакытта Нурихан сүгенер иде, бу юлысы, тотылу­дан курыккандай:

– Эчмим бит, миндә нинди аракы ди, Сафринә, – диде.

– Һи, беренче тапкыр исемем белән дәштең әле. Азгынбикә, дия идең гел, – дип кеткелдәде тешсез хатын. – Хет узышлый тәрәзәгә чиертер идең, җүнсез. Минем кочакта наз­ланган сәгатьләреңне сагынмыйсыңмыни? Миндә бүгеннән аулак өй, иркәм.

Нурихан бөтен буе белән чанага сеңде. Нинди аулак өй?! Хатын аны юри сыный. «Бала миндә шул» дип танармы, янәсе.

– Орловкадан кайтарсалар – ишегалдында милиун эз! Ишек шыр ачык! Безнең чирләшкә җәфаны бүреләр апкиткән.

Сафринә чыркылдап көлде. Олыгайса да, хатын-кызның көлүе үзгәрми икән.

– Син әллә җүләрләндеңме?! – Ана дип саналган ха­тыннан мондый ук тупаслык көтмәгән иде ир.

– Ышанмасаң, Фәсыйлә түтидән сораш. Дәү генә бүре күтәргән иде, ди. Шәрфә сылукай терелдеме әле? Минем сиңа иркенләп бер сер тишәсем бар, иркәм. Кичкырын кил…

– Юк, Сафринә!

– Һи, җансыз курчак! Сернең ахыры күңелсез була: син Шәрфәгә өйләнә алмыйсың!

– Тапталма, – диде Нурихан, дилбегәсен кагып.

Аңа Фәсыйлә карчыкның кылын тартырга кирәк иде. Кортка төнлә күргән кешесен таныды микән?

Тик ни ул, ни әби кыек бүкәнне туры ярмады.

– Нәстә диим соң инде итәген җилгә селкегән катынга, олан? Карамады баланы. Кешедән оят, эт имгәләде малай. Хайван да жәлли ие сабыйны. Өчәр көн өендә кунмас, Арлуфка ирләре белән типтерер ие. Җуклы-барлы   пинсәмә  ашат­тым ашатуын Мирзабәк угланны. Тамагын ач итмәдем, Ходай риза булсын. Ие, эзләмәсен дип, бүре апкитте, дидем, ие.

Нурихан, дулкынлануын яшереп, учына йөткерде:

– Расмы соң бу… бу хәл? – диде. Калтыравык тавыш барыбер сата иде.

Карчык иргә үтәли тишеп карап торды.

– Һай ла, олан, һай ла! Сафринә акылга саеккан, ә син – таза-сау, камил бәндә. Ниткән бүре ди? Аллага шөкер, бала исән, аның кайгыртучысы бар. Чәй эчәсеңме?

–  Рәхмәт, Фәсыйлә әби. Ашыга идем.

– Хәлемне белгәләп тор, олан. Заманында аул катыннарының әммәсен дә мин бәбиләттем, мин чирдән арын­дырдым. Үлсәм, садакаларыгыздан минем рухыма да өлеш чыгарыгыз. Синең дә кендек әбиең мин. Тәннәрегезнең кай төшендә нинди миң-төртке бар – хәтерлим. Кашки нәсел тамгаларын да, ие, олан.

Нурихан хәйләкәр карчыкның кая табан суктырганын чамалый иде. «Әйе, малай минем өйдә, малайны мин – әтисе үстерәм», – дип, ирдән үз теле белән әйттерергә маташа. Ә Нурихан чарасыз: нәсел тамгасыннан да көчлерәк кирелек өс­кә калка… Иңде кием кайгысы чүпкә әйләнде. Төнге вакыйга­ларның көтелмәгән борылыш алуы ир файдасына түгел иде.

Мирзабәк ядрәләрне идәнгә тараткан, дөньясын онытып уйный иде.

– Улым, без синең белән кунакка барабыз, – диде Ну­рихан. Ул кинәт кенә башына суккан уен тормышка ашы­рырга тиеш иде.

Фәсыйлә – җир корты, җиде кат туфракны казып тикшермәсә, тынычланмый. Мөгаен, кичкә, мең сәбәп табып, ул Нуриханнарга сугылыр. Ә күрше авылда карчыгы белән генә Миннехан аучының яшьлек дусты яши иде. Өйләре җылы, үзләре ачык чырайлы. Нурихан базарга барышлый гел аларда туктала иде. Ике-өч атнага баланы сыендырырлар, бәл­ки. Ә аннары күз күрер тагы. Иң мөһиме – бүген авылда гайбәт чүпрәсен күпертмәү. Шәрифәгә «эһ» дигән аваз да ишетелмәсен!

Боз шыгырдап туңган баскыч төбендә йонлач эт койрык болгый иде.

– Һоп, сикер чанага, хайван, – диде Нурихан. – Бабаңнарның күңеле иркен, син дә сыярсың.

-4-

Ул гомер буе үз-үзен аңламаган икән. Күңел дәфтәре бер генә битле, азапланмыйча гына укы да чык дип санаган ир шаккатты: дәфтәр калын дәфтәрләрдән дә калынрак икән. Аның икенче, өченче, дүртенче һәм каядыр, бәлки, мең саны сугылган битләре дә бардыр. Мирзабәкне әтисенең дусла­ры: «Без картларга юаныч», – дип сөенә-сөенә алып калды. Дөрес эшләдем, диде Нурихан, малай белән хушлашканда. Ә хәзер ул, читлектә бәргәләнгән тиен кебек, ишекле-түрле йөре­нә. Ул да түгел, ятып-ятып, бала йоклаган мендәрне исни.

Туганнан бирле Мирзабәкне кочагында тирбәткәнмени! Ничә­дер сәгатьтән бәләкәчне юксынасың, дисәләр, илтеп тә мәшә­катьләнмәс иде. Әнә эт тугры, Мирзабәк кайда, ул шунда. Юк, аерылышулар вакытлыча гына бит инде. Малай шушы ишегалдында мәтәлчек атып үсәчәк.

…«Кунак» бик сабырсыз иде, таягы белән дөп тә дөп ишек­не кыйнады.

– Бикләнмәдеңме, олан? Уты элгән, мәйтәм. Көчкә-мөчкә үрмәләдем. Миңа, җук-җук та, өч елдан йөз яшь туласы, олан. Аяклар кәкрәя, аяклар менәтерәк, – дип сукрана-сукрана, Фәсыйлә карчык түргә үк узды. – Үзең генәме соң? Әллә ничә рәт урам кары пырылдаттың дигәндәй. Кая җөрештерәсеңдер.

– Тиздән яз җитә, әби. Сортлы алмагач үсентесе эзлим.

Сагышыннан китеп торыр өчен кортканың килеп керүе бик әйбәт иде әле. Ләкин Нурихан алда ниләр ишетәсен белсә икән!

– Аулда алмагачлар бәндә балалары сымак җүнсезләнде: алмалары әче, авызны бөрештерә.

– Минекеләр корый, әби.

– Һе, кемнеңдер зәхмәте тигәндер, олан.

Карчык муенын селкетмичә генә күзе белән өй эчен ай­кады. Өстәлдәге савытта ботка иде, аңа бәйләнде:

– Ир башың белән сабыйлар ризыгына хирысландың­мы, олан?

– Тамак шеште, – дип алдашты Нурихан.

– Син чирләшкә булып тумаган иең, олан. Сине беләккә салгач, беләк сыгылган ие, – диде кендек әбисе һәм, капыл гына кузгалып, аралыкка башын тыкты. – Нәрсәдер кыш­тырдаган сымак. Тычкан-фәлән сымак.

– Нигезләр черегән, җил жуылдый, – диде хуҗа, көлем­серәп.

– Ызбаңның исе дә үзгәргән, олан. Бүрәнәләргә кемнең­дер сулышы ягылган сымак.

– Буйдак иргә җен ияләшмәде микән, Фәсыйлә әби?

– И-и, мин бит нигезгә дога кылмадым, олан. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахим…

Нурихан да карчык белән бергә кулын күтәрде.

– Җен, дисеңме, олан?  Ул бәдбәхет ияләнсә, гөнаһысы үзеңә, олан. Гарип-горабамы син, сукыр-пукырмы, ник үләнмисең? Мин сиңа Кармәттән каенсеңлемнең оныкасын дим­лим, бакчи. Соңгы пәйгамбәребез, парсызларны парлы итү лязим, димеш.

– Әүвәл күршеңне кара, Фәсыйлә әби.

– Сафринә катыннымы? – дип гаҗәпләнде карчык. – Миндә аңа таман ишләр-тиңнәр җук шул, олан. Ул безнең кавем халкыннан яралмаган. Сафринә – чи марҗа, аның чын аты – Сирафимә, олан. Зимагур Шакир анасы – мыш­тым Гөлбикә – үзенә яраклаштырып бозды исемен. Татар түгел ул барыбер, олан. Зерә яшерде моны Гөлбикә. Миңа ягадан авылга нинди чебен очып кергәне дә мәгълүмдер, олан. Бак, безнең Наратлык катыннарының күкрәге иягенә тик­лем биек түгел, баш чөеп тә атламый алар. Безнекеләр тук­сан ир белән дә җокламый. Чөнки безнекеләр Аллаһтан кур­ка. Шәрифә мескенем әнә, иреннән аерылгач, ябылуда яши.

Нуриханны башына сугып һәм селкенмәслек иттереп уры­нына кадаклап, карчык тел тегермәнен зырылдатты:

– Мин гайбәт чүбенә буялмадым. Итәгемә берәмтекләп җыйдым, әмма кушучлап ил йөзенә сипмәдем. Сафринәнең чын атын сиңа гына белгерттем. Син, олан, авызыңа  су кап, җәме? Безнең аулда кеше әз, әзе дә таркау. Наратлыкта бо­зык үрчи дигән яманат күршеләргә ишетелмәсен! Кибетлә­рендә әйбер саттырмаслар, урамнарыннан узганда эттән талаттырырлар. Элгәре елларда катыннарыбыз базар шаулат­ты, уңган исеменнән гайре начар кушамат ябыштырмады. Әл дә сер бирмик, олан.

Карчык, көйдереп-көйдереп, ирнең йөрәгенә агу тамыза иде. Калку күкрәкле, сары чәчле Сафринә – Серафима… Димәк, малайның анасы – марҗа. Солтанбәк нәселе бу хур­лыктан каберендә йөзтүбән әйләнер иде.

– Китим, олан, – диде Фәсыйлә карчык, шәлен урап. – Моңарчы чәй-шикәрдән өзмәдең, алга таба да ташлама, олан. – Ул бусага төбендә бераз таптанды да: – Мирзабәк углан без­неке, шөкер, – диде. – Сафринәне үзем бәбиләттем, шөкер. Бисмилла әйтеп кендеген үзем кистем.

– Исемен дә син куштыңмы, Фәсыйлә әби?

Бу мәгънәсез сорау иде. Ир беркатлы карак кебек тоты­ла язды. Ләкин карчык әллә чукрак иде, әллә артык тирәнгә кереп, Нуриханны куркытырга теләмәде:

– Хуш, олан, – диде.

Үтмәс чалгы белән чапты хәйләкәр кортка, үтмәс чалгы белән! Ухылдап, караватка ауды Нурихан. Ничек алай, ни­чек?! Солтанбәк нәселе, ике гасыр урыс авыллары белән ар­кага арка терәшеп яшәсә дә, кан катыштырмаган, һәр мил­ләтнең үз җыры, үз көе! Нечкә кылына саксыз кагылсаң – өзелә. Ә Нурихан берәү дә бозарга кыймаган шул көйнең уптым илаһи бөтен кылларын умырып ташлады. «Ялгыш­тым!» – дип, җан ачысы белән кычкырасы иде. Тик кычкы­рып ни файда?! Чөнки төзәлмәслек ялгышлар да бар. Әгәр ул төнне Шәрифә «кил» дип алдамаса, бәлки, ир йөрәген уып утырмас та иде. «Кил», – диде Шәрифә… Карчыкка се­рен үзе белән кабергә алып китсә ярамас иде микән… Хәер, сер вакыт дәрьясында барыбер батмый инде ул. Артык күп җыелды түгелме соң әле монда? Тамгалы малай, марҗа чәч Серафима… Шәрифәне югалтыр өчен боларның чиреге дә җитәчәк иде.

…Миннехан аучы үлгәч, ятим үсмер урта мәктәпне күрше авылда тәмамлады. Анда укучы балаларга интернат төзегән­нәр, ул Нуриханга бик кулай иде. Тик егет монда урнашмас өчен җан тартышты.

Солтанбәкләр нәселенең бер ботагы Тимерхан карт, ко­лактан борып:

– Ызбагызның ишек-тәрәзәсен кадаклыйм. Атаң һөнәре сиңа һөнәр түгел, атаң юлы сиңа юл түгел, зур укуларда укып кеше бул! – диде.

Көнаралаш Нурихан сигез чакрымдагы Наратлыкка ки­лә иде. Кышын чаңгыда, карлар эрегәч – җәяү. «Бүре чәй­нәгән» дип, егетне ун тапкыр «үтереп», ун тапкыр «терелтте­ләр». Ә ул, карурманны турыдан гына кисеп, Озын толымны күрергә ашкынды. Кыз гүя нәфрәт җебеннән тукылган, «кит» дип, матур йөзен генә чыта иде.

Сафринә аны кат-кат үгетләде:

– Йөрмә шуның артыннан, иркәм. «Атаемны Миннехан аучы капкын куеп юри үтерде», – ди ич матуркаең. Минем Шәрфәдән кай җирем ким? Менә билем, менә күкрәгем. Аның нәстәсен кочаклыйсың син? Алды –  куна такта, арты –  куна такта ич.

Бер кичне, клубта кичә беткәч кенә, буран кузгалды. Йөзлә­рен пәлтә якасы белән каплый-каплый алдан кызлар йөгереш­те, ә артта авыз-борыннарына кар тулган Нурихан ялварды:

– Ике генә минутка тукта инде, Шәрифә, ике генә минут­ка! Мин кырда адашып туңсам, үкенерсең әле.

Сафринә:

– Ник аңа ялынасың? Миндә кун, әбекәй зиратта бит минем, – диде.

Эчендә җан асраган кеше көнләшер иде, ә Шәрифә, Мар­җа чәчне егеткә табан очыртып:

– Кунмагаегыз ни, хәчтерүшләр! – диде.

Аягы шуып карга егылган Сафринә Озын толымны үчек­ләп шаркылдады:

– Ха-ха-ха! Сине миңа саттылар, иеме, иркәм? Син, Шәрфә, үзең Чыңгыз малаена гашыйк бит, иеме?

– Ялган! – диде Шәрифә һәм Нуриханның каршысына ук килеп басты. Кызның кайнар сулышы кар сарган ияк очларын җылытты хәтта.

– Нурихан… Нурихан, мин…

– Әү! – диде егет, канатланып. Ләкин Шәрифәнең ку­лын тотам дигәндә генә көрткә мәтәлде. Сафринә аңа аяк чалган иде.

– Әй лә! – диде Озын толым.

Нурихан торганда, кыз каядыр гаип тә булган иде. Ул әнә шул «әй лә»се белән җавапсыз мәхәббәткә соңгы нокта төртте кебек.

Чыгарылыш кичәсендә егетләр бакчада качып кына бер ярты сындырды. Моңарчы шайтан суы капмаган  Нурихан кара төннең агарып, ә күңелендәге сөю сагышының яктырып китүен тойды. Ул, велосипедка атланып, Наратлыкка җил­дерде. Шәрифәләр утларын сүндереп йоклый иде инде. Авылда чикерткәләр генә «көй» сыздыра. Егет, койма аша сикереп, ян бакчага төште һәм тәрәзәгә якынлашты. Көндез­ләрен бу тәрәзә тутырып  ук  ачылыр  да,  яран гөлләре урамны күзләр иде… Ә хәзер тәрәзә ябылган, ак пәрдәләр тартылган. Пәке белән каермакчы иде, рамнар бирешмәде. Ә түзәрлек чама юк! Егет бармакларын пыялада биетте.

– Шәрифә, чык, сиңа сүзем бар!

Өй эчендәгеләр уянды бугай, сиртмә карават шыгырдады.

– Мин сине яратам бит, Шәрифә! Үлеп яратам! Җә, чык инде, Шәрифә! – Ялыну үзеннән-үзе еламсырау белән алмашынды: – Шәрифә… багалмам… Ник син мине сөйми­сең?.. Шәрифә багалмам, ник син миннән көләсең?.. Уйла­рымда гел син бит… Чын ярату белән яратам бит, багал­мам…

Үзе сөйләде, үзе күз яшьләре белән елады егет. Тимерхан карт якасыннан умырып торгызганда, Нурихан бизгәк авы­руы эләктергәндәй калтырана иде. Ул тузынган арада, кыз­ның әнисе бакча артыннан гына Тимерханнарга йөгергән икән.

– Әйдә, олан, – диде карт. – Әйдә! Миндә сине каеш белән ярырлык кына көч бар!

Әмма карт аңа кул тидермәде. Камырланган гәүдәне чо­ландагы сәкегә ипләп кенә аударгач:

– Йокла, олан, – диде.

Иртәгесен Нуриханга зур гына төенчек бирделәр.

– Карчык сиңа юлга ризык төйнәде, – диде карт. – Хәзер ентернатыңа кайт, мәптегеңнән язуларыңны ал, кояш батышында артыңнан калхуз машинасы керер. Калага ба­рышы аның. Зур укуларда укы, олан! Бүтән авылга эз дә басма! Син Солтанбәк ыруын ике кат хурладың, тол катынның тәрәзә төбендә акырып тынычсызлаган бәндә – бер яман. Авызын сасы көмешкә белән пычраткан бәндә – ике яман. Тагын да өченчесен искәртәм. Асыл ир-ат катын-кыздан жәлләтеп сыктамас, олан.

Нуриханның үзенә дә оят иде. Авылдан битен каплап чыгып китәрдәй булды ул. Ичмасам, велосипед тәгәрмәчлә­ре дә тиз-тиз әйләнми. Әллә аяклары хәлсез, әллә йөрәкнең көче суырылган. Шуңа күрә, эзләренә үк бастырып, әрәмә­лектә аны Сафринә куып тотты.

– Тимерхан бабайлар тыкрыгында күрдем дә… –  диде кыз, мышнап. – Нишләп йөрешең, иркәм?

Әһә, Марҗа чәч төнге маҗаралардан бихәбәр икән. Ди­мәк, авылда беркем дә бу хурлыкны белми.

– Велосипедың иске, теләсәң – алыштырыйк. Минеке өр-яңа, – диде егет.

– Үзең ни белән йөрмәкче, иркәм?

– Миңа аның кирәге юк. Бүген калага сыптырам. Зур укуларга.

– Күзем чәчрәп аксын, диген, иркәм!

– Акмасын, күз миңа укырга кирәк.

– Элсә, саубуллашу хөрмәтенә мине кочаклап үп инде, иркәм.

Гәүдәсен янтайткан кызны Нурихан этеп турайтты:

– Аума, Сафринә.

– И, бигрәк инсафлы син, иркәм. Кемгәдер ялкынлы сә­ламнәреңне күндеримме соң?

«Кемгәдер», әлбәттә, Шәрифә иде. Капчык-капчык сагы­ну сәламнәре юллар иде Нурихан. Тик аларны каты бәгырь­ле кыз кабул итәр микән?

– Кирәкмәс, Сафринә, – диде егет.

Урман авызында ул озак кына Наратлыкка карап торды. Көтте. Чү, өч кенә минут сулыш алыйм, дип, үз-үзен алдый-алдый көтте. Өч минуттан соң тагын көтте. Түзмәс Шәрифә, хушлашырга килер кебек иде. Әле егет интернатта да көтте. Нуриханның гомере тоташ көтүләрдән гыйбарәт иде…

Карендәше «бүтән аяк басма» дисә дә, студент егет өч ел­дан Наратлыкка кайтты. Тимерхан карт каеннар төбендә ята, каеш белән өркетерлек якын кешесе юк иде. Ул ишек-тәрәзәдәге такталарны куптармады, йорт тирәсен әйләнгәч, Фәсыйлә карчыкларга юнәлде. Кендек әбисенең яңалыклары кыска иде.

– Шәрифә кияүдә, олан. Чыңгыз малаенда. Ире, мәл­гунь, эчә, сугыша. Арурак җегет белән кушылмады Шәрифә. Сафринәдән дә уңмады авыл. Ирләр белән азына. Ишекне эчтән бикләдем менәтерәк. Сине күрсә, күзен-башын тонды­рып керәчәк затсыз бичә.

Карчык мич күмерендә коймак чыжлатып та өлгермәде, ишек дөбердәттеләр.

– Әнә иснәнә теге затсыз, – диде кортка һәм аяк очла­рына гына басып килде дә колагын келә турысына куйды. – Кайсыгыз ызбамны ишә?

Тыштан исерек тавыш ишетелде:

– Фәсыйлә әби, синдә нинди ир-ат ул? Нурихан кебегрәк төсмерләдем.

– Күзеңне җен алдый, Сафринә. Миңа кем сугылсын, – диде карчык.

Чәйләгәч, ул аны абзар артыннан озатты.

— Ачуланма, олан. Бозык Сафринә белән күрештермим. Синдәй асыл җегетне көя тапамасын. Җәйләрдә мәрхүм атаң­ның дустында яшә. Наратлык дип көенмә.

Эшләр көенүдән узган иде шул. Шәрифә кияүдә… Ире җәберли… Шундый бәхет тансык идеме аңа? Исерек йод­рыгына сусап, Нуриханнан йөз чөердеме ул?

-5-

Аучы дустының карчыгы Мирзабәккә таман гына күл­мәк тексә дә, Нурихан базардан кочагы белән бала әйбер­ләре җыйды. Ике яшенә хәтле итек, тун, башлык кимәгән малай киендергәндә көйсезләнә башлады. Аның, күрәсең, ты­гыз киемгә җаны кысыла иде. Нурихан, нәни «аю баласы»н ишегалдына бастырып, аучы картның кыш буе өелгән карын көрәде. Ә малай каккан казык кебек селкенми иде.

– Өшисең, улым, хәрәкәтлән, – диде әти кеше. Тышауланган Мирзабәк шыңшырга тотынгач, аны агач көрәккә ят­кырып тартып йөрде, карга салып аунатты. Алар янында койрыгын болгый-болгый йонлач эт тә бөтерелде. «Кемнән туса да, улым – минеке» дигән уй белән җылынып, ир На­ратлыкка кузгалды. Ат чанасы табаны сызган тар гына юл­дан бөкрәеп-янтаеп бер хатын атлый иде, Нурихан, танымаса да, көр тавыш белән аңа эндәште:

– Утыр, апа!

«Апа» шәл белән томаланган йөзен ачты. Нурихан ничек җиргә сикергәнен дә, ничек хатынны биленнән эләктереп ча­нага утыртканын да сизмәде.

– Ник җәяү кайтасың, Шәрифә?! Өзлегерсең бит, Шә­рифә!

Хатын, аның бу кыюлыгын өнәмәгәндәй:

– Һава суларга кирәк бит инде, бүлнистә тынчу, – диде.

– Врачлар, яраң тирән, диделәр. Уңайландыңмы соң, Шә­рифә?

– Алар гел куркыта, – диде Шәрифә.

«Ничә тапкыр хәл белергә килдем. Ник чыкмадың?» – дип мескенләнү килешми иде. Һай, тилерткән-саташтырган Озын толым үзе аның янәшәсендә утырып кайта, бу бәхет түгелме­ни, йә?! Озын толым… Шәлен сүтәсе иде, толымнары һаман үкчәләренә тия микән?

– Сафринәнең малаен бүре ашаган, диләр. Дөресме соң?

– Ә?

– Бүлнистә ишеттем. Начар хәбәр тиз аяклана.

– Шулайрак, ахрысы, – диде Нурихан, айнып. Күңел хис дулкынында йөзә һәм, бу ләззәттән арынып, тормыш күңелсезлекләренә батарга теләми иде.

– Бездә милиция Наратлыкка гүпчим төкерә. Авылың белән егылып үл!

– Сиңа да сакланырга кирәк, Шәрифә.

– Миңамы? Әй лә!

Үтерә шуның «әй лә»се! Нәкъ кыз чагындагы кебек өз­дереп әйтүен кара син. Нигә Наратлык белән күрше авыл арасы кинәт кенә әллә ничә чакрымнарга озынаймый икән? Инде басу капкасына җитәләр…

– Өең салкындыр, Шәрифә. Кем дә мичең якмаган… Минем ызбада май эри. Әйдә безгә, – диде Нурихан, баты­раеп.

– Рәхмәт, Нурихан. Фәсыйлә әби кундырыр әле. Мине урам буйлатып аппарма, төшер. Хуш, яме?

– Исәнлектә яшә, Шәрифә.

Болытларны аралап, бәхет кояшы елмайган көн иде бу. Керпе сыман энәләрен тырпайткан Шәрифә йомшарган. Ча­на төбендә кендек әбисенә дигән тәм-том бар иде, Нурихан аны юри хатынга бирмәде, аңарда өр-яңа хәйлә борынлап маташа иде. Күчтәнәчен керткән булып, ул тагын бер мәртә­бә Шәрифәне күрәчәк! Бәлки, шулай әкрен генә аралар да җайланыр.

Нурихан атын тугарып, юынып-кырынып ике сәгать ча­масы вакыт уздыргандыр, ни гаҗәп, Фәсыйлә карчык өендә ялгызы гына йон эрли, ә Шәрифә юк иде. Чанада бергә уты­рып кайтулар әллә төш, әллә өн.

– Утыр дияр идем, олан, мин кортка белән ни гәпләшер­сең икән? – диде әби. – Синең алма бакчаң ел да корыймәле, олан?

– Корый, әби, – диде ир, күңелсез генә.

Алмагач өчен кайгырмый иде ул. «Фәсыйлә әби кунды­рыр» дигән кеше хатын-кыз кыяфәтендәге өрәк иде мәллә? Карчык та аны-моны әйтмәде.

– Син куакларыңны язга Йосыф аланында төплә, олан. Эш башлаганда картлар белән киңәшләшү мәслихәт ие, олан. Сез, яшь токым, үзбаш кыланасыз.

– Туфрак – кайда да туфрак инде, Фәсыйлә әби.

– Һе, сүләдең сүз, олан! Син бакча җәелдерәсе урында элгәре безнең бабайларны чукынырга өндәгән поп җан бир­гән. Авылдан куганда яндырганнар аны. Ул зәхмәтле төштә икмәк тә бармак буыны тиңентен генә үсеп ката ие, олан.

– Ярар, Фәсыйлә әби, миңа да Йосыф аланы ошый. Язга кадәр уйларбыз. Мин чыгыйм, булмаса.

– Ходай тыныч төннәр әйләсен, олан.

Баскыч төбендә Нурихан шыгыр-шыгыр кар изде. Кай­да бу Шәрифә, кайда? Карчыкның җил капкасыннан кереп киткән иде бит… Менә сиңа башваткыч! Әмма аңа бәхет кояшы һаман елмая икән: кара мунча тәрәзәсендә ут җемел­ди иде. Ир төлке җитезлеге белән шул якка ыргылды. Мун­чада шап-шоп бәрә-бәрә чабынган тавыш ишетелә. Шәри­фә! Тишек-тошыклардан бөркелгән пар борынны кытыклый. Фәсыйлә карчыкка бөдрә каен себеркесен Нурихан әзерлә­гән иде… Шул каен яфраклары, Нурихан куллары булып, хатынны сыйпый-иркәли… «Моннан да җайлырак форсат­ны кайчан табасың, аягүрә йоклама, кыюрак бул! – диде ир, үз-үзен кыздырып. – Бәлки, кара мунча сезне кавыштырып та куяр».

Нурихан ишекне төртте. Келә кадакка гына эләктерелгән, таза-таза бүреләрне җилкә аша чөйгән аучы малаена ул киртә түгел, каты гына селкетсә, тупсасы да төптән үк каеры­лачак иде. Ләкин ир мондый тупаслык эшләргә базмады. Көч белән яуланган мәхәббәтнең гомере кыска.

Юл уртасында Сафринә тыпырдый иде.

– Аякларым туңа, – диде ул, чытлыкланып. – Җылы­тыр идең, Нурихан. Кортка йортына бал сөрткәннәрмени, иртә-кич яланасың.

– Бар, өеңә кер, җәфа.

– Мин Орловкадан атлы көтәем. Утырмага чакырган­нар ие.

– Иваннармы?

– Ибанмы, Чтапанмы – безнең күңел хуш, ашатсыннар-эчертсеннәр, чөнки кесә буш, – дип такмаклады хатын. – Син әл дә Шәрфә дип саргаясыңмы, иркәм? Теге серне чыл­бырдан ычкындырсам, ник Наратлыкта туганыңа үкенәсең инде син, иркәм.

«Малайның әнисе – марҗа» дигән уй корт кебек вакыт-вакыт йөрәкне кимерә, ә Сафринә белән очрашкач, ул үзен тагын да ныграк сиздерә иде, шуңа Нурихан сүз куертмады, «әй» дип кул гына селтәде. Сереңне бау итеп муеныңа так, сары чәч!

…Нурихан бөтенләйгә дип авылына кайтканда, Нарат­лык картайган иде. Яшь-җилкенчәк шәһәргә агылган, хәл­лерәк гаиләләр, каралты-курасын сүтеп, үзәккә күченгәч, ат чабышлары уздырырлык озын урамнарда өйләр берән-сә­рән генә калган, «һай» дип кычкырсаң, илле-алтмыш бөртек җан иясе җыелыр иде. Ир якты хыяллар белән кайтты. Беренче исәбе – алма бакчасы үстерү, икенчесе Шәрифә иде. Хатын иреннән аерылган, хәзер атасы йортында яши. Ялгызлык татлы бал түгел, ялгызлыкта әрем тәмнәре бар. Әлбәттә, Озын толым, ул тәкъдим ясаса, ризалашыр кебек иде. Юллар кисешкәндә, Шәрифә ягымлы йөзен балкытып исәнләшеп үтә башлады. Хәл-әхвәл сорашсаң, матур күзлә­рен зур ачып: «Духтыр түгелдерсең лә!» –  дип шаяртып та куйгалый. Хатын һаман шифалы үләннәр белән мавыга, шуларны җыеп-киптереп, йә базарда сата, йә даруханәләргә тап­шыра икән.

Беркөнне уйнап кына:

– Киләм, – дигәч, Шәрифә, һич ялындырмыйча:

– Кил, – диде. –  Ут алгач, яме? Ишеккә өч тапкыр шакы.

«Бу күрешү туй белән төгәлләнер, – диде Нурихан. – Ниһаять, мин яраткан киребеткәнемә өйләнәм! Авыл хатын­нары кырык яшьтә дөбердәтеп бала таба. Әле соң түгел. Әле Солтанбәкләрнең нәсел тамыры куәтле…»

Җәйге көннәр эчпошыргыч озын иде, кояш та дөнья төн карасына манчылгач кына байый. Караңгы иңгәнен көтә-көтә күз күгәрде. Кияү егетләредәй костюмнар киеп, галс­туклар такты ир. Тик «кил» дигән хатын, йөз мәртәбә ша­кып та, ишеген ачмады. Икенче көнне ул:

– Шакуыңны ишетмәдем, арып йокланылган, – диде.

– Уяу тор, бүген киләм, – диде Нурихан.

–  Кил, – диде Шәрифә.

Бу юлы да ишек саңгырау иде. Өченче тапкыр бәхетен сынаган ир тагын уңышсызлыкка юлыкты. Гарьләндеме Ну­рихан? Юк! Хатын-кызга үпкәләгән ир-атның базарда поты бер тиен, дияр иде әтисе. Әмма йөрәккә үткен пычак чәнчелгән иде. Ул, күлмәк-чалбарын да салмыйча, караватка егылды. Ә бүген шул каһәр суккан төн турында уйласа, тамырлардагы кан бозлана. Өч чакрымнан куянны – сулышыннан, төлкене исеннән таныган аучы малае ничек кеше аермады икән?

Ишекләр тутырып ачык иде. «Кхым» диде өйалдыңда бе­рәү. Нурихан атылып тормады. Нурихан сабыр гына көтте. Үзе килсен… Хәзер аның чираты… Вөҗданың газаплыймыни, Озын толым? Җандагы сөенечнең күләмен Җир шарындагы иң дәү үлчәү-мыскаллар белән дә үлчәп бетерерлек түгел иде. Ул, рәхәтенә чыдаша алмыйча, чытырдатып күзләрен йомды. «Төнге кош» очып кына аның күкрәгенә «кунды».

– Кайтуыңа өч ай, ник бармак селкетмисең? Син турдан үткәндә, дәртем кузгала ич, иркәм… Менә үзем килдем.

– Фу, син кем?! – дип борынын җыерды Нурихан. Сорамаса да билгеле иде: Сафринә. Шул ис, һаман шул ис! Хет бауга элеп җилләт.

– Мин – синең юатучың, иркәм. Шәрфә дип күенәсең, иеме? Төкер, ул – салкын катын.

– Кит, сансыз!

– Кума. Синең тугрылыгың кемгә хаҗәт? Ни кадер күр­дең аңардан?

Сафринә хаклы иде.

– Аны бераз көнләштерергә кирәк, иркәм.

– Көнләштерик соң, – диде ир…

Гүя шуннан соң Шәрифә аның муенына асылыначак иде. Беркатлы Нурихан! Ул Озын толымдагы горурлык биекле­ген бөтенләй үлчәмәгән икән.

Иске мәктәп бакчасында бригадир Фазыл халыкны җый­ган иде. Җыелышка соңлаган Нурихан кеше-мазар күрмә­гәндә генә бер карлыган куагы төбенә чүмәште. Төнге маҗа­ралардан баш авыртып укшыта, мөгаен, ул аю куркытырлык ямьсез кыяфәттә иде. Ир үзен рәхимсез рәвештә сүз белән талады. Чүпрәк! Җебегән! Мәми авыз! Сафринә коткысына бирелеп, сазга буялды. Кеше  күзенә  туры  карарга кыймас­сың, валлаһи. «Миннехан малае бозык хатыннар белән кү­ңел ача», – дип көләрләр сыман.

Бригадир учын учка шапылдатты.

– Игътибар, Наратлык! Сездә кибет юк, почта юк, клуб юк, утның сыйфаты начар, телевизор эшләми, газ кертелмә­гән, интегеп мич ягасыз.

– Урман өскә ишелгәндә, утынга җөдәмибез, – диеште картлар.

– Үзәктә егерме йорт буш, тәвәккәлләп, кем күченә? Сов­хоз Наратлык хуҗалыгы бүлекчәсен гамәлдән сызды. Фер­мадагы терлекләрне үзәккә кудык, – диде бригадир, үгетлә­вен дәвам итеп. – Сөткә дә тилмерәчәксез.

– Кәҗә асрарбыз, – диде карчыклар.

– Җәмәгать! Бүреләрне нишләтәсез? Уңда – урман, сул­да – урман, ә, җәмәгать?

– Сез гаепле. Чарасын күрмисез, Миннехан аларның акы­лын тарый иде, – дип гөрләште карт-коры, – әнә мәрхүм­нең малае Наратлыкта төпләнеп маташа, шәп кенә түләсәгез, ерткычларны берәмтекләп чүпләр!

Бригадир тагын, учын шапылдатып, халыкны бастырды:

– Нурихан абый мәсьәләсендә болай: ул җир алды, алма үстерәчәк.

– Көндез – алма, төнлә – бүре! – дип кычкырды берсе.

–  Сездә ди аның кайгысы, җәмәгать! Алма сатып баерга хыялланган комсыз сезнең арык сыер-сарыкларыгызны сак­лар ди! Аның бакчасына ни зыян, бүре алма кимерми.

Шунда, шаккатырып, Шәрифә аваз салды:

– Ник син кеше турында шулай начар фикер таратасың, энем?

– Кем «кеше»? Нуриханмы? Ул – синең кан дошманың бит, Шәрифә апа, – диде Фазыл. – Атаң, аучы Миннехан капкынына кысылмаса, йөз ел яшәр иде.

– Тонык суны болгатма, яме, энем! Яп җыелышыңны! Без Наратлыктан беркая да күченмибез, – диде Шәрифә.

Халык мыгыр-мыгыр сөйләнеп таралды. Шәрифәнең ку­лында талчыбыгыннан үргән тырыс иде. Менә ул, ялгызы гына калып, карлыган яфраклары өзәргә кереште. Нуриханга качып яту уңайсыз иде, ир урыныннан күтәрелде. «Җирдән үскән» пәһлеван хатынны сискәндереп җибәрде:

– Абау, котсыз!

– Булышыйммы? Минем куакта яфраклар ямь-яшел, –   диде Нурихан.

Шәрифә аңа зәһәр караш ташлады:

– Кит юлымнан, кит! Мин сине күралмыйм!

– Үткән-беткән бит инде, Шәрифә. Икебезнең дә әтиләр мәрхүм.

– Нәрсә?! Кем сине үткәннәр белән битәрли?!

– Алайса, ник миңа нәфрәтләнәсең? Кичә генә «кил» дип чакырган идең үзең…

– Нигә вәгъдәңне үтәмәдең? Нигә килмәдең соң? – диде хатын.

Нурихан аптырады.

– Кызык син, Шәрифә! Ишеген эчтән җиде кат йозак белән бикләгән дә!

– Ә син тәрәзәне каерып керер идең! Яраткан кеше ни­чек тә җаен таба ул! – диде Шәрифә һәм, тырысын җиргә бәреп, елый-елый, ике кулы белән Нуриханның күкрәген төйде. – Син… син – хыянәтче! Син бүген төнлә Сафринә белән идең! Мин сине күралмыйм, җаным-тәнем белән күралмыйм!

Тырыс янтаеп, үләннәр арасына яфраклар сибелде. Кы­зыл чәчәкле күлмәк кигән иде Шәрифә. Офыкка да шәфәкъ кызылы җәелгән иде. Хатын йөгереп китеп барды. Китмәде, шул кызыл офык белән бергә кушылды…

Ә дүрт айдан Сафринә, түгәрәкләнгән корсагын сыйпап: «Авылның иң асыл җегетеннән күчтәнәч», – дип мактан­ган. Наратлыкта исә хатын-кыз «тилерткән» асыл егет бе­рәү генә. Кем дип баш ватасы да түгел, ул – Нурихан. Шу­ңа күрә гайбәтчеләр «күчтәнәч иясе»н дөнья актарып эзләп тә маташмадылар, телләре белән Нурихан капкасына төр­телделәр. Ә ир куерган гайбәт боткасын су белән сыегайт­ты: «Бала минеке түгел!»

Наратлык тел бистәләре шаулаганда, Шәрифә ниләр ки­чергәндер, анысы Нуриханга караңгы иде. Хатын шул хәл­ләрдән соң, менә минем җавап дигәндәй, яңадан ире белән кушылды да, исерекнең тукмауларына түзә алмыйча, яңадан аерылды. Ике елда Шәрифәгә ике мәртәбә бүре һөҗүм ит­те. Ул: «Болардан безне Нурихан гына коткара», – дигән, имеш. Арада адашкан сүзләр генә йөри иде шул. Сафринә бәбиләгәч, Озын толым Нуриханнан бөтенләй суынды, ах­рысы. Хатын тарафыннан һич югы бер уч җылы өметлән­гән очракта, иргә, мылтык асып, урман иңләргә кирәк иде. Әмма колак төбендә яңгыраган аучы ата васыяте кулны йо­заклый иде. Аның черки дә тешләмәгән килеш үлеп китүе табышмак булды. Бу –  чынлап та, Аллаһтан бирелгән җәза­дыр, бәлки. Миннехан ерткыч канын күп койды. Әгәр бүген Нурихан алмагач бакчасы тәгаенләп, дөньяны ямьләргә, шул бакчаның җимеше белән авылдашларын сыйларга тели икән, моның ни гаебе?!

Ләкин ир ике ут ялкынында өтелде. Бер якта – васыять, икенче якта – Шәрифә… Җан сөйгәнен ул бәла-казадан сакларга тиеш иде. Кышкы айларда Озын толым үзәк ба­зарда дару үләннәре сата. Берничә мәртәбә Нурихан аны урман аша озатып та куйды. Тик Шәрифәгә, горур Шәрифәгә, ирнең кайгыртуы ошамады:

– Син нәрсә катыннар итәгенә тагыласың? Синнән баш­ка да юлны беләләр. – Ачуланганда аның күзләре зураеп, алдында торган кешене йотардай була иде.

– Их, Шәрифә, Шәрифә, – диде Нурихан, – нишләп һаман мине күралмыйсың син, ә?

Аңгыра! Бу сорау белән ул хатынны бөтенләй ярсытты:

– Мин сине чакырмыйм, мин сине эзәрлекләмим! Үзең кулыңны утка тыгасың! Пешсәң, миңа үпкәләмә!

– Кая кул, йөрәгемне утка тыгам, – дип төзәтте ир.

– Синдә йөрәк юк! Сафринә белән йоклаган бәндә – агач бүкәне ул!

– Хаталандым, Шәрифә, кичер, бәгырем…

– Миңа ни… Хата, имеш! Йөрәк дигәннән генә…

Соңгы очрашуда алар әнә шулай пыр тузышкан иде. Бү­ре хәйләкәр, хатынның иртә-кич ялгыз юл сабуын бик тиз сизде: өченче һөҗүмнән яраланган Шәрифә хастаханәгә үк эләкте. Алга табан аны берүзен генә йөртергә ярамый иде. Өч ул – кисәтү саны, дүртенчесе белән шаярмыйлар. Санду­гачны нинди җимнәр сибеп эләктерергә икән? Әйе, ул бүген чанага утырды. Юк, Нурихан күтәреп утыртканда карыш­мады. Әйбәт, бик әйбәт! Җилле буран күк белән җирне то­таштырып дулаганнан соң, ялтырап кояш чыкмас, билгеле. Сафринәнең бала табулары, малай Нуриханныкы дигән гай­бәтләр… Эһе-һе, кайсы хатын урталай сыгылмас. Инде буран әкренләп тына бугай. Арада сәбәп итәрлек бүтән киртә дә юк. Кавышыйк, дисә, Шәрифә ни-нәрсә белән дәлилләп баш тартыр икән?

Ә малай? «Минеке түгел», – дип, бөтен авылны ышан­дырган малай?

-6-

Фазыл, күшеккән бармакларын угалап:

– Көн салкын, кул өшеде, – диде. – Нишләп бу егет миңа килде әле дип гаҗәпләнмә, Нурихан абый. Баштарак мин сине өнәмәдем. Син кайттың да безгә мишәйт иттең. Наратлыктагы калдык-постык хуҗалыклар үзәккә күченер­гә тулаем ризалашкан иде инде.

– Шуннан? – диде Нурихан.

– Шуннанмы? Халык бит ул бал корты төсле, ана корт көчле икән, таза икән – таркалмый. Наратлыклар да синең гайрәтеңә таяна.

– Мин беркемне дә үземә бәйләмәдем, энем.

– Бәйләдең, бик бәйләдең, Нурихан абый! Алар авылда хуҗа бар дип гайрәтләнә. Әгәр син моннан кузгалсаң, иртәгә үк нигезләреннән кубачаклар.

– Юк, энем, үгетләмә. Алла кушса, минем монда картаеп үләргә исәп. Солтанбәк нәселенә чит туфрак килешми.

– Синең гомер шәһәрдә үткән, Нурихан абый! Бөтен шартлар тудырылган фатирда. Ә авылда нәстә, йә? Сукыр лампа, кара мунча, чокыр-чакыр юл… Үзәктә без сиңа таш йорттан бүлмә хутлыйбыз. Син – төзелеш инженеры, иеме? Һо, мәктәпләр, клублар төзеттерерсең.

– Бүген адәм баласы цивилизация шаукымыннан гарык, энем. Ул таш фатирлардан, газ сауналарыннан туйды. Табигыйлек кайчандыр бар ясалмалыкны кысрыклый инде. Кыс­касы, син мине таш өемнәре белән кызыктырма. Нараттан бурап, ызба салуларга, төтенләтеп, кара мунча ягуларга ни җитә!

Фазыл баш түбәсен кашып алды.

– Үзәктә әзер-бәзер алма бакчасы бар бит әле безнең тагы. Йорты да, мунчасы да агач. Түшәмгә төкереп кенә ят.

– Төкерергә калгач, үләргә вакыт инде ул, энем. Ми­нем үз кулларым белән бакча ясыйсым килә.

– Кире чабата икән син, Нурихан абый.

– Әйтмә дә инде, энем.

– Аптыраш, хакимияттә безне сүгәләр, Наратлык таш­ландык, ник карамыйсыз, диләр. Авылларны берләштерсәк, чыгымнар кимер иде. Ерткыч оясында кырылып бетәрсез әле берзаман. Шәрифә апаның муенын чак кына чәйнәмәде бүре. Әнә теге аумакай Сафринәгезнең чирләшкә баласын бүреләр күтәреп киткән, ди. Ерткычны, хөкемгә тартып, төр­мәгә ябалмыйсың. Безне миңгерәтә бу Наратлык. Ярар, мин йорт саен кереп, халыкны күчәргә өндим, ә син, Нурихан абый, уйла, ныгытып уйла.

Уйлады Нурихан. Рух баганасы какшаса, авыл бетә. Адәм таяныр ноктасын җуеп, бушлыкка мәтәлә. Димәк, авылдаш­лар, гәрчә аны яратмаса  да,  ят  итми,  аңа өмет баглый икән. Ай-һай, аңарда ул өметләрне акларлык  абруй  бар микән соң? Элек картлар урамнан узганда, тузан бөртеге дә очмас, чөнки аксакал, таягын җиргә йомшак кына кадап, үз дәрәҗәсен бе­леп, салмак адымнар белән генә атлар, ни шук оланшак та аның каршында шаярмас, бер минутка уеныннан туктап, оза­тып калыр иде. Теле белән генә түгел, күз карашы белән дә тәрбияләр иде авыл карты. Алардагы олпатлык, алардагы сабырлык Нуриханда да кабатланса икән! Мирзабәк кем үр­нәгендә үсәр менә.

Ир аралыктагы сәндерәдән киндер капчыкка төрелгән ау мылтыгын алды. Ата истәлеге… Ут коралын чистарта башласа, Миннеханның ике каш арасына җыерчык бураз­насы сузыла иде. Җитдиләнә иде ул. Ау дип яшәде ата, ау дип үлде.

Бригадир Фазыл яңадан әйләнеп керде.

– Минем өй борынча кытаклап йөрүемнән ни мәгънә?! Җәмәгать сиңа аркаланып батырая, Нурихан абый, – диде егет. – Син, кем, ауга җыенасыңмы?

– Юк, чистартып кына куям, әти төсе бит, – диде Нури­хан.

– Да-а, Миннехан абзый бүре холкын белә иде! Ну нәстә, уйладыңмы, Нурихан абый?

– Ике сөйләттермә инде, энем.

– Ялгызыңа гына кыендыр, Нурихан абый. Үзәктә ха­тын-кызның нинди генә төре юк. Кара чәчлесе, коңгырт чәч­лесе. Үзеңне өйләндерер идек. Син – аерылган кешеме? Бала­ларың ничәү иде?

– Мин буйдак, – диде Нурихан, кәефе кырылып. Егет аның бәгыренә ком булып коела иде. Дөньясы белән бергә ир-ат та үзгәрде: сөйләшүләре вак һәм төче.

– Син заман койрыгында гына сөйрәләсең икән, Нури­хан абый. Мин өченчегә аш төрләндердем. Беренчесе бәрәң­ге боткасын шыр тоз итеп пешерә иде, икенчесе, кояш битен кыздырганчы йоклап, сыерны саумыйча гына көтүгә куды. Әле өченчесе белән дә чәкәләшәбез. Ялкаурак. Уңмадым мин хатыннардан.

– Авыш йортның морҗасы да авыш, энем.

– Минем морҗа туры, Нурихан абый.

– Төтене генә нигәдер кыек, энем.

– Мыскыллама, Нурихан абый.

– Ә син хатын-кыз чәйнәмә, тешеңне сындырырсың, энем.

– Әй, җә мылтык түтәсе белән сыртны каезларсың, таям мин, – диде Фазыл. – Шәрифә апа да көтә-көтә көтек бул­гандыр.

Өч көн җанына урын тапмаган иде Нурихан. Хатынның морҗасыннан төтен күтәрелми, тәрәзәләре, «менә елыйм, ме­нә елыйм» дигәндәй, бозлы күзләрен мөлдерәтеп, урамга ка­рый иде. «Ире йортында ята бугай», – дип көнләшкән Нури­хан өчен бу хәбәр йөрәккә сыланган сары май иде.

–  Шәрифә сине кайда көтә, энем?

– Фәсыйләттәйләр турында. Бүлнискә бәйләвечен алыш­тырырга бара.

– Тукта, энем, син аны утыртма! Апаңны үзем илтәм, яме!

Нурихан ашыга-ашыга киенде.

– Әйтүен әйтермен дә, үзе ни дияр бит, – диде Фазыл. – Һе-һе, әллә апай белән мәхәббәт куертасызмы? Булды, ша­ярттым гына, Нурихан абый.

Атын бик тиз җикте ул, капкасын да бик тиз ачты. Әмма Озын толым Нуриханны көтмәгән иде. Кунагын озата чык­кан Фәсыйлә карчык:

– Бригат Фазыл белән китте ул, олан, – диде. – Синең дә үзәктә йомышың барыемы?

Их, кортка, кортка! Ичмасам, син хәйләкәр сорауларың бе­лән йөрәкне көйдермә. Беләсең син Нуриханның кемне ярат­канын, беләсең! Күптән аларны кавыштыру чарасын күрергә иде сиңа! Әллә картайгач, кешенең йөрәге мүкләнә микән?

– Синдәмени әле Шәрифә? – диде ул, ризасыз тавыш белән.

– Ишегалдын  муен тиңентен кар күмгән, олан. Аны кө­рәргә ир-ат куәте кирәк. Ярасы төзәлмичә балакаема себер­ке белән селтәнергә дә кушмаган брачлар. Мәйтәм, яз ызбаңа сукмак әрчелер, мәйтәм, миндә кышла.

– Наратлыкта биләмче хатыннар болай да күп, үз өендә яшәсен, – диде Нурихан. Әйтерсең ул Шәрифәнең хуҗасы иде. – Миннән ярдәм сораса ни була? Безне үзәк җитәкче­ләре авылдан сөрергә маташа. Безгә хәзер бер йортны да ябулы итәргә ярамый. Болар тере, болар җанлы, дисеннәр.

Чынлап та, кар Шәрифәнең капкасын томалап, юлын яп­кан иде. Агач көрәгенә таянган ир, сихерләнгән төсле, боз­ланган тәрәзәләргә карап торды. Бервакыт ул (аңа ун-унбер яшьләр иде), Шәрифәне сагалап, аларның турларында тап­танды. Күлмәк эчендә нәни кыр куяны баласы иде, шуны күрсәтеп, кызны биетмәкче иде ул. Ачылмалы тәрәзәдән Билалетдин урманчының хатынына җикергәне ишетелде:

– Син – төпсез чиләк! Син Миннеханнан калдың!

Ул да түгел, капкадан Озын толым атылып чыкты.

– Нәстә тыңланасың, шалкан колак! – диде кыз, беләк­тән чеметеп. – Авыл ирләренең һәркайсы хатыннарыннан көнләшә. Синең атаң да шундый.

– Юк, безнең әти көнләшми, – диде малай.

– Синең анаң ир тапканны ашап, өйдә генә утыра, ә ми­нем әни – хат ташучы! Ул гел кеше арасында!

– Өйдә утырса ни! Безнең әти әнине бер дә нахак сүз белән талкымый, – дип бәхәсләште Нурихан. – Кыз-катын – фәрештәгә тиң зат, дия әти. Мин дә катынымны рәнҗетмәя­чәкмен.

– Хәчтерүш! Сиңа дигән хатыннар тумыйча үлгән, ди. Сикеренмә, яме, син ялгыз муртаясың.

Нәкъ өстенә баскан икән Шәрифә. Менә ул бозлы тәрә­зәне сулышы белән эретеп көләдер сыман:

– Язмышыңны дөрес юрадым, әйеме, хәчтерүш!

Тик Нурихан малай чактагы кебек авызын турсайтмый, бүген аның да җавабы әзер:

– Минем язмыш – син, Шәрифә. Ә муртаюга килгәндә, ялгыштың, бездә аллы-артлы дүрт аю асып йөрерлек көч-гайрәт бар.

Кулда көрәк уйный, һавада кар бураны оча иде. Нури­хан эчтән генә хатынга боерды: «Өеңдә кун, Озын толым! Өеңдә кун!»

Күкрәккә төелгән сулышын иркенәйтергә дип билен ту­райткач, ул тагын бозлы ятим тәрәзәләргә бакты. Тупас иде Билалетдин абзый. Табигать белән аралашкан урманчының югыйсә күңеле дә, хисләре дә кылдай нечкә булырга тиеш иде. Матурлык белән өртергә тиеш иде аны Ходай. Икенче тапкыр үсмер егет үз «өлеш»ен татыды. Билалетдин, урам яңгыратып кызын сүккәндә, Нуриханның да тетмәсен теткән иде.

– Кем өчен бизәнәсең, сыгылмалы көянтә? Уеннан Миннехан көчеге озатамыни? Ул малай – атасы сыңары: кыз-катынга хирыс. Тик аңа катынның сәләмәсе дә тәтемәячәк. Чөнки алар нәселе белән җүләр, гыйшык-мыйшык  дип  күзлә­ре  сукырая. Сукыр ул кайчандыр тигез җирдә дә бер абына.

«Һай-һай!» дип, өскә болытлар ишелеп төшәрлек итеп кычкырасы килде. Билалетдин урманчы әллә күрәзәче иде, әллә кыек атып туры тидерде: Нуриханга хатыннарның «сә­ләмә»се дә тәтемәде. Ул, чынлап та, сукырайган, Шәрифә элпә аның күзен каплаган иде.

Кар тавын як-якка ярып, ир капкадан үтте.

– Билалетдинның бит ишегалдына арык сыер да сый­мый, өч ат ятып аунамагач, ниемә ди уч төбе хәтле ишегал­ды? Күңел тарлыгының билгесе инде, – дия иде әтисе.

Көри-көри баскычка җитте Нурихан. Ишеккә бөкре агач терәү генә хуҗа иде. Теге елларда ул шушы өйгә керергә күпме хыялланды. Шәрифәнең нинди караватта йоклаганын күрәсе килә иде. Кызлар матур йоклыйдыр ул… Толымна­рын мендәргә таратып саладыр…

Нурихан тук-тук ишек шакылдатты:

– Ни хәлләрдә сез? Рөхсәтме?

Җәйне хәтерләтеп, мәтрүшкә, бөтнек исләре аңкыды: өйал­ды диварындагы кадакларга бәйләм-бәйләм дару үләннәре эленгән иде. Ике пар ката, Шәрифәнең йомшак тәпиләрен сагынып, бусага кырыенда «яшь түгә». Урта ишекне дә ачты Нурихан. Ләкин дым тарткан бүлмәдән балачакта күрергә тилмергән караватны эзләмәде. Түрдә, усал күзләре белән үтәли тишеп, Билалетдин абзый карап утырадыр кебек иде. Ул, аралыкка ташланган бер кочак каен утынын мичкә ту­тырып, шырпы сызды. Аннан ишегалдына чыкты, морҗадан сузылган сыек төтенне карашы белән болытларга табан ку­гач, кереп, янә мичкә өстәде. Шәрифә җылы өендә йоклар… Кызык та соң син, әй язмыш! Касәңдәге мөлдерәмә суны йотлыктыра-йотлыктыра тамчысына кадәр эчертеп бетермичә туктамыйсың. Аның әчесеннән бәгырь көя, ә сиңа барыбер, синдә кызгану юк…

Шылдырап күмер төште, мич ябылгычлары томаланды. Инде тәрәзәләр елый-елый бозлы күзен юар… Эшен төгәл­ләгән Нуриханга ямансу иде. Кайтып, ата мылтыгын чистар­ту да коткармады. Шәрифә аңардан юри кача… Бу качыш­лы уеннарының ахыры-азагы бар микән?

Урамнан кемдер:

– Нурихан! – дип кычкырды.

Ир, аягына да кимичә, оекчан гына ишегалдына чыкты. Башыннан шәле шуган Шәрифә капкага сөялгән, үзе еш-еш сулый иде.

– Мине… мине тагын куды… Шул ук бүре… Маңгаен­да йоны күперенке. Авыл башында Гарәфетдин карт сәнәк белән араламаса… Чәйни иде… Качты урманга… Сул ур­манга… Аларның өннәре  шунда, ди… Син безне ник якла­мыйсың, Нурихан? Син бит – аучы малае…

Суыкта да ирнең чигәсенә тир бәрде.

– Ялгыз йөрмә, дидем бит, Шәрифә…

– Миңа хәзер сакчы ялларгамыни?!

– Тынычлан, Шәрифә…

– Сиңа рәхәт, алар сиңа тими. Безнең кебек көчсез ха­тыннарга гына ташлана. Гайнан тәүбәләде, бүтән эчмим, ди. Әйдә, үзәккә күчик, ди. Мин ирем белән кушылам…

Нуриханның йөрәген үткен хәнҗәр белән мең кисәккә тураклады хатын.

– Бар, өең җылы, мичең кайнар, – диде ул, башын аска игән килеш. Күтәрелеп, Шәрифәгә карамады. Чөнки йөзе газап белән җыерылган иде. Касәнең соңгы тамчысы агу иде бугай, агу иде…

…Аның, мылтык асып, уңъяк урманга юнәлгәнен авыл күр­мәде. Наратлыкка караңгылык иңгән, күктәге ай гына, утыр­мага җыенган көяз кызлардай, битенә кершән буяган иде. Нишләде бу табигать, ә? Илдәге тәртипсезлек бүреләргә дә мәгълүм, ахрысы. Тәмам аздылар. Элек ерткычларның эзе дә бәләкәй генә иде, ә хәзер бүрек хәтле, эре-эре. Кичер, ата! Нурихан синең васыятеңне үтәмәде. Аңла син, ата, аңла! Ярат­кан кешесе дүрт тапкыр бүре азыгы була язды, моңа ничек Нурихан битараф калсын ди! Аның Шәрифәсенә җил дә саксыз кагылырга тиеш түгел! «Аның Шәрифәсе»? Аныкы­мы соң ул?! Китсәң кит инде, Озын толым…

…Каршыда бүре улады. Тавышы җырчыныкы кебек бер көчәя, бер әкренәя иде. Ялгыз… Ялгызлык шулай күкрәкне яндыра. Нурихан да, учы белән авызын каплап, шундый ук сагыш, шундый ук чарасызлык белән улады. Иш ишен ерак­тан ук сизә: ерткыч та аңа җавап кайтарды. Ир юан имән артына посты. Кар өстендә кара шәүлә – бүре шәүләсе. Яланкул аласы булыр…

-7-

Ә яшәү чылбыры әкрен генә бала белән тоташа иде. Бак­саң, Нурихан туганнан бирле икенче бер җан иясе өчен яшә­гән. Атасы үлгәч, калага китүләр, буйдак тормыш, кире авыл туфрагына аяк басулар, хәтта Шәрифәнең яшьтән үк өнә­мәүләре гел малай файдасына икән. Хәзер алар икәү: чәче чаларган ир һәм «әттә» дин тәтелдәгән Мирзабәк.

– Улың тач син, – дип сөендерә картлар. – Бу җегет – нәселегезгә асыл өстәмә.

Яңаклары суырылып эчкә баткан малай, үсеп-тазарып, буй калкытты. Нурихан килгән саен, карт белән карчык исәп-хисап тоталар иде:

– Кашык белән ашый…

– Эт кебек шыңшымый…

– Мунча ярата…

– Аш түгелсә, күлмәген юдырта…

– Рәсемле китаплар «укый»…

– Телевизордан әкиятләр карый…

–  «Әттә» сүзен еш әйтә…

– Сине сагына, Нурихан…

Сагынадыр, ул бит – аның әтисе. Кыш үз җырын җырлады, алда сандугачлары белән яз моңлана. Малайны өйгә алып кайтырга вакыт. Быел Нурихан алмагач үсентеләрен Йосыф аланына утыртты. Ике ир-ат – берсе озын, берсе кыска – бакчада кайнашырлар. Әйе, алып кайтырга вакыт. Шәрифә дип очына-очына яралы канатларны җилписе түгел инде. Ул ире белән үзәктә көн итә. Ә авыл халкы иң биек таудан гайбәт чанасына утырып шусын! Аңа кемнән куркасы әле.

«Бүреләр урлаган малай» Сафринәнең исендә дә юк. Сәр­хуш хатын Мирзабәкне күргән очракта да танымас иде. Ә Нурихан, аталап, аны Сафринә белән мәңге күрештермәя­чәк. Ходай да иргә булыша: хатын менә-менә үзәккә күче­нәчәк, ди. Димәк, чуалган төен үзеннән-үзе чишелә. Әгәр сәр­хуш түти баланы әз-мәз төсмерләп шик белдерә икән, зарар юк. Авылда аракы колының «авышкан» дигән аты-чаты бар. Аңа беркем ышанмаячак.

Уйларына чумган ир Сафринәнең бүрәнә өстенә килеп утырганын сизмичә калды.

– Кем белән сөйләшәсең, иркәм? Иреннәрең кыймыл­дый, – диде хатын, күлмәк итәген тезенә кадәр сыпырып.

– Үзем белән, – диде Нурихан.

– Менәтерәк мәзәк! Нишләп алай, иркәм?

– Акыллы кеше белән сөйләшүе рәхәт.

Сафринә тешсез авызын ерып кеткелдәде:

– Җенләнмәгәнсең икән әле, иркәм.

– Итәгеңне төшер, Сафринә. Синең җүн тауар кызык­сындырмый.

– И, тәүфыйклы песи дә инде син, иркәм. Сиңа зарла­ныйм дим бераз, иркәм. Авылда мине санламыйлар, минем белән беркем дә исәнләшми. Рәхмәт, син, йөзеңне чытып булса да, бер-ике кәлимә әйтәсең.

– Кайчан күченәсең, Сафринә?

– Бригат Фазыл, иртәгә дә иртәгә, дия. Әйберләремне җыйдым, көтәм мона, иркәм. Ул үзәккә аягым да тартмый мона.

Сәрхуш ни сабын, ни тарак күрмичә майланып укмашкан сары чәчен бармаклары белән аралады.

– Ирексез баштан күчмә, – диде ир, сүз юктан сүз ясап, һай, киңәшен теш арасында гына кысып калдырса икән!

– Үзәктән Орловка якын шул, иркәм. Анда минем чын дуслар, иркәм. Питыр, Лексей, Машалар анда. Нишләптер, ул аулда чиркәү чаңы какканда, күңелем тулып җылыйм мин, иркәм. Үксепләр-үксепләр җылыйм. Татар башым белән, ир­кәм! – дип мышкылдаган хатын, үзенең марҗа икәнен ис­кәртеп, Нуриханның баш түбәсенә чүкеч белән кыйный иде. – Син, иркәм, көлмә, яме! Абау, чыраең караңгыланды! Миннән җирәнәсең, ахры, иркәм? Тәки миңа күз атмадың, җегет. Ә мин сине өзелепләр сөйдем. Хәзер дә сөям, иркәм. Мона син настояшный ир хет. Буй дисәң – буй, көч дисәң – көч. Кочагыма каен утыннары ягып иркәләр идем. Хәтерли­сеңме, теге төндә без…

Нуриханның ачудан муен тамырлары чатнады.

– Авызыңны яп! – диде ул. – Авызыңны яп!

– Ярар, ярар, иркәм. – Сафринә читкәрәк этелде. – Син бүтәнне сөйдең шул. Әле ишеттеңме соң, Шәрфә Нарат­лыкта ич. Ире белән тынышмаганнар, ди. И ызбасын чис­тарта, и чистарта. Гайнанга ул наз күрсәтмәде, шуңа ире эчте дә аның. Җә, иркәм, бригат Фазыл килмәде микән?

Нурихан бу яңалыкка исе китмәгән кыяфәт чыгарды. Кыштан бирле ул Шәрифә белән күрешмәгән иде. Эрегән тәрәзәләр тагын бозланды, капка төбен тагын кар күмде. Йө­рәктә дә боз дәрьясы иде. Ичмасам, өзеп-кисеп: «Мин сине яратмыйм», – дисә икән!

Йөздә – ис китмәү, ә күңелдә өермә иде. Менә ул Нури­ханны бөтереп алды да күкләргә кадәр очырды. Ә болытлар йом-йомшак. Шәрифә куллары шикелле бугай… Озын то­лымның аны беркайчан да иркәләп сыйпаганы юк… Ире белән тынышмаган алайса.

…Йосыф аланында кодрәт Шәрифә белән кабат очраш­тырды. Сукмак тар, бер-береңә бәрелмәс өчен, кемдер юл би­рергә тиеш. Нурихан җитди, ә Озын толым елмая…

– Нихәл, Нурихан?

– Аллага шөкер, – диде ир.

– Алма бакчаң бигрәк матур…

Акыл «оныт» дип язган карарны йөрәк бер минут эчендә аркылы-торкылы сызды.

– Урманда нишләп йөреш, Шәрифә?

Хатын кулындагы бәләкәй киндер капчыгына ымлады:

– Минем шул инде, дару үләннәре. Май ахырында бар­ча үлән – дәва, дияр иде әбекәй.

– Кая, миңа дигәне юкмы?

– Сиңа нәрсәдән кирәк соң? Кай төшең авырта?

– Миңамы? – Нурихан бармагын күкрәгенә табан бөк­те. – Йөрәк минем…

– Духтырлар сәбәбен әйттеләрме соң?

– Алар белми. Яратуны бастыра торган хикмәтле үлән кирәк миңа…

Каушаган Шәрифә капчык бавын бер чиште, бер бәйләде.

– Син нәрсә, Нурихан… Андый үлән дөньясында юк. Мин дә… мин дә синең сыман ышанган идем. Сафринә ти­лебәрән орлыгы ашаткан иде. Биздерә ул, яратуны бетерә, дип. Син мине, ярым үле хәлемдә күтәреп, Фәсыйлә әбиләр­гә чапкансың…

Ир хатынның дерелдәгән иңнәреннән кочты.

– Йә, кемнән бизмәкче идең инде син?

Озын толым ике арага капчыгын кыстырды:

– Артык якынаясың, Нурихан.

– Бүре түгел, тешләмәм, Шәрифә.

– Бүре дигәннән, аларны тәки урманнан кудың син. Ал­ланың рәхмәте яусын!

Шәрифә шома гына баягы сораудан кача иде.

– Җә, җавап бир, киребеткән.

– Зинһар, җөдәтмә, Нурихан! Синнән, бик төпченсәң, син­нән!

– Нигә, Шәрифә?

Хатынның йөзе боекты.

– Кем белгән аны… Сиңа гел киреләнәсем килеп тора иде. Сафринә миннән чибәррәк, ул тутырган тавык төсле тулы гәүдәле, ә мин ябык чебеш идем. Янәсе, ник әле син миңа кызыгасың.

– Йөрәк эше бит бу, Шәрифә! Минем өчен авылда иң чибәр кыз син идең.

– Аннары… аннары әти дә гел каршы иде. Солтанбәк кавемен җир йотсын, дия иде.

– Алай икән…

– Язмыштан узмыш юк, Нурихан. Безнең сәгать сукма­гандыр. Иртәгә кил… Кичкырын кил. Яшь карлыган яфра­гы белән чәй эчәрбез.

– Киләбез, – диде Нурихан, һич кыстатмыйча. Ул күк­рәгенә терәлгән капчыкны алмакчы булды, әмма Шәрифә аны кысып тоткан иде. – Шәт, чәй белән генә чикләнмәбез, ә? Мин бит буш китмәм, бирнәләреңне әзерләп куй.

Әллә моңарчы урман телсез-моңсыз иде микән, һәр агач­ның һәр ботагында, тирбәлеп, кошлар сайрый башлады. Юк, кошлар гына түгел, күңел җырлый иде. Ә ир-ат күңелендәге җыру бөтенләй үзгә ул!

Шәрифә куаклар эченә кереп күмелгәнче урыныннан селкенмәде Нурихан, аны күз нурлары белән коендырып, иркәләп-сөеп озатып җибәрде. «Иртәгә кичкырын кил…» Мәхәб­бәтнең башы, азагы юк. Алар һаман бер-берсен ярата. «Иртәгә кичкырын кил…» –  «Киләбез». Нурихан ике ир-егет исе­меннән вәгъдә бирде. Дулкынланган хатын, мөгаен, «без»нең ниләр аңлатканын уена да китермәгәндер. Ихлас яратса, берь­юлы икесенә дә наз-җылысын өләшер. Яратмаса?.. Көндәш – әрем әчесе, ә көндәш баласы – икеләтә әрем әчесе, диләр. Шәрифәдә сабырлык һәм миһербанлык ни чамадыр бит.

Тыкрыктагы бүрәнәләр өеменә тагын Сафринә менеп ку­наклаган иде.

– Зарыгып-зарыгып, сине көтәм, иркәм, – диде ул, мут­ланып. – Күзләрем талды мона.

– Ни йомыш, Сафринә?

– Иртәгә тучны апкитә Фазыл.

– Хуп, – диде Нурихан, туктамыйча гына.

Бу хатынның җанында ниндидер астыртын мәкер бөре­ләнә кебек иде.

– Кабаланма, чү, иркәм! – Хатын туп төсле аның алды­на сикерде. – Кабаланма, мин сиңа теге серне тишәм. Китә-нитә калсам, ишет мона.

– Нинди сер?! Башымны әйләндермә, Сафринә.

– Тишек сер, иркәм! Әйдә ызбаңа. – Сәрхуш аның белә­генә сарылды. – Әйдә, иркәм. Аерылышу хөрмәтенә соңгы тапкыр назлармын үзеңне. Аһ, иркәм, никләр сөймәдең син мине?

– Узынма, – диде Нурихан. – Ачуымны китерсәң…

– Нишләтерсең, иркәм? Сөякләремне шыгырдатып бер кочакларсыңмы? – дип ыржайды Сафринә. – Сукмыйсың син. Сезнекеләр – кыз-катынга йомшак халык. Шуңа бәхет­сез дә сезнекеләр. Мона син Шәрфәгә өйләнә алмыйсың. Шулай дигән идемме элгәрерәк? Исеңдәме? Бу сер мәрхүмә әбекәй белән миндә генә. Әбекәй, берәүгә дә әйтмә, итуса, сине Миннеханның малае атып үтерә, диде үлгәндә. Атасың, пычагым!

Салмыш хатын, егылмас өчен, бүрәнә башына таянды.

– Тыңла, иркәм. Борын-борын заманда, кәҗә команда, гарык… әй, әкият түгел бит әле, кызганыч бәян. Кыскасы, иркәм, моннан фәлән-фәлән еллар элек, әле дөнҗада син дә юк, мин дә юк, Наратлык урманында егет белән кыз төн ку­на. Безнең әбекәй иртүк каен себеркесе кисәргә бара да күрә боларның кочаклашып имән төбендә йоклаганын. Әбекәй инде ах та вах. Җегет, билгеле, кайнар, әбекәйнең чигәсенә мылтык тери. Әгәр дә мәгәр авылда кыңгырау шылтырат­саң, бүре урынына атып дөмектерәм, ди. Әбекәй, авызыма йозак салам, дип ант итә. Озакламый кыз икенче җегеткә кияүгә чыга. Урман пәриләренең исемнәрен әйтимме? Җегет – синең атаң, кыз – Шәрифәнең анасы.

Хатын-кыз гайбәтен тыңлап торган ир чүпрәк инде ул. Билалетдин абзый хатыныннан кара көнләшү белән көнләшә иде. Имәндә икән чикләвек! Ләкин үпкән-кочкан җилгә очкан. Яшь чакта кем кемгә гыйшык тотмас.

– Тукта, мыскыллап елмайма, сернең төбе бик тирән, ир­кәм. Кыз иренә көмәне белән килә. Урмандагы кыеш-мыеш­лар эзсез узмый. Кыскасы, шул, иркәм: Шәрифә – Миннехан кызы! Шәрифә – синең апаң! Сез – туганнар!

-8-

Ишегалдына кибәргә дип тараткан ике олау чи утынны ярды да ярды ул. Эңгердә күз бәйләнеп, Нурихан кая сук­канын, нәрсәгә тидергәнен дә тоймады: балта әллә түмәргә, әллә агачка эләгә иде. Аннан атасы кебек махра   төрде  дә  күз яшен әче төтенгә кушып тартып җибәрде. Әйтәм аны, язмыш гел кирегә сукалады… Әйтәм аны, этеп-төртеп бер-берсеннән ерагайтты. Ул – аңа апа, димәк. Сафринәнең әбисе күрше-күлән белән дә аралашмаган төмсә карчык иде. «Атам!» дип өркетмәсәң дә, ул дөньяга гайбәт орлыгы  чәч­мәс иде. Ник  бүтән кеше юлыкмаган  аларга урманда?! Авыл шаулар-шаулар да тынар иде. Аның каруы бүген җан газап­лары кичермәс иде Нурихан. Көтелмәгәндә табылган малай, көтелмәгәндә табылган кыз туган… Тик күңел ышанып бет­ми. Әйе, әйе, язмыш аларны бергә бәйләмәс өчен нинди генә киртәләр кормады. Шуннан чыгып та бу хәлләр дөрес дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Ходай аларны бу тиклем җәзаларга тиеш түгел иде. Шәрифә бу сызлавыкка ничек чыдар менә. Әллә аңа болар күптән мәгълүм микән? Ана белән кызның серләре килешә. Әнисе бер ачылмаса, бер ачылыр иде. Мәче белән эт туганлыгы гына түгел бит. Алар – кеше, аларның аталары уртак! Юк, Озын толым да билгесезлек белән каймалангандыр. Ул мондый утны эчендә йомып сакламас, мә­хәббәттән шашкан ирне әллә кайчан оялтып, үзеннән биз­дерер иде.

Ир, әтисе кебек, төпчеген учына басып сүндерде дә төрлесе төрле якка сибелгән пүләннәр өстеннән атлады. Ишегалды­на чи утын исе таралды. Ачык капканы ябаргамы икән дип икеләнде ул. Япмаса, аның кая барасы мәгълүм иде. Япса, төнката уйлап баш катачак.

Нурихан җимерек коймалар буйлап кына Шәрифәләр урамына төште. Авыл тып-тын иде. Кершән яккан ай тәмам тулышкан, йөзе белән болыт читенә бәрелеп, урталай яры­лыр төсле. Ирнең дә йөрәге әлеге борчулардан вак-вак ки­сәкләргә теткәләнер сыман.

Шәрифәнең тәрәзәсендә ут сүнмәгән иде. «Нихәл, апа?» – дип кил дә кер, әйдә! Юк, юк, күңел аны туганым дип кабул итәргә теләми, Озын толым аңа яр буларак кирәк иде. Нурихан җансыз багана кебек сураеп торды. Соңлап ишетелгән гайбәт кычытканнан да хәтәррәк чага икән. Шаһитларның барысы да гүр иясе. Кемнән сорыйсы хәзер… Кинәт ирнең күз аллары яктырды. Фәсыйлә карчык исән ләбаса! Бөтен авыл хатынын бәбиләткән кендек әбисе чыш-пышларны ишетмичә каламыни? Туганнар икән, нәсел там­гасы Шәрифәдә дә булырга тиеш.

Тавыклар белән бергә йокларга яткан карчык сукрана-сукрана ишек келәсен ычкындырды:

– Кайсыгыз мине бимазалый? Кайсыгызның вакытлы-вакытсыз тулгагы башланды?

– Ачуланма инде, Фәсыйлә әби. Бу мин – Нурихан.

– Җәйге төн ярты сүәм, таң атканны көтәргә тәкатең корыдымыни, олан? Аулда үлем-китем юктыр ла.

– Бар шул, – диде ир, баскычка чыккан кортканың иңенә костюмын ябып. – Туңма тагы, әбекәй. Монда гына уты­рып сөйләшик.

– Мине онытып, Газраил кемне бәхетле итте, олан?

– Шаярттым гына, Фәсыйлә әби. Мин менә үлдем… Өрәк мин, валлаһи.

Карчык сөякле бармаклары белән аның битен капшады:

– Өрәкнең җисми гәүдәсе юк, олан. Җаның үлгәндер синең. Үлмәсә, моңарчы үләнер иең.

– Сиңа салкын түгелме, Фәсыйлә әби?

– Кәчтүмең җылыта кана. Тәү кат күрешкәндә, мәрхүм Са­лихҗан бабаң да җилкәмә бишмәтен салган ие. Май ае ие, шо­мырт салкыннары җелекне катыра ие. Бишмәт иске, сиңайтим, уң җиңендә ямау да күкрәк турысында ямау. Әнкәсе типчегән, эре генә инә белән. «Беренче эсбидәнҗе бу безнең, Фәсыйлә», – дия Салихҗан. Нәстә соң ул эсбидәнҗе, дип сорарга кыймадым, олан. Бабаң – грамыт кеше, Герман сугышларыннан кайткан ие.

«Моның хәтере сокланырлык бит! – дип сөенде Нури­хан. – Ул теге хәлләрне онытмаган, валлаһи».

– Кыһым, Фәсыйлә әби. Ниме соң… Син байтак балалар­ны дөньяга китерткәнсең. Ниме… һәммәсен дә хәтерлисең­дер, әйеме?

– Һи, дивана! Минем баш иләк мәллә сезгә! Мисалга, син тугач та еламадың. Таза иең чөнкәй. Сулышың кысыл­ган ие. Әнкәң салам кибәне күек йөрде синең. Солтанбәк нәселе – гәүдәле халык. Арт чүмечеңә берне чәпелдәткәч кенә тавыш куптардың, эһе.

Карчык берәм-берәм сабыйларының исемнәрен санады. Тик Шәрифә турында гына ләм-мим. Әйтерсең Нурихан­ның сабырлыгы төкәнгәнен көтә. Ә ир, чынлап та, төн кара­сын ертып кычкырырга әзер: «Шәрифә нинди иде?!»

– Син, олан, нигәдер борчулы, – диде кендек әбисе. – Җә, йомышың ни?

Нурихан, күкрәк тутырып, салкын һава сулады.

– Шәрифәнең анасы белән безнең әти яратышкан, ди. Шул дөресме, Фәсыйлә әби?

– Берсенең җегет, берсенең кыз чаклары, моның нәстәсе гаҗәп, – диде карчык.

– Гаҗәп кенә түгел, адәм хуры, алар урманда бергә йок­лаган, Фәсыйлә әби!

– Алладан курык, нахак сүз сөйләмә, олан. Шәрифәнең анасы ятимә иде. Ирләр белән тиң печән чапты, ирләр белән тиң урман кисте. Агач аударганда, аягы имгәнә балакаем­ның, төнлә аны ярый ла аучы Миннехан очрата. Иртән ат табып, авылга кайтарды ул Шәрифәне. Минем кулыма тап­шырды, Фәсыйлә астай, сауыктыр, зинһар, дип. Кайсы явызы сине гүрдәге атаңа каршы өстерә, олан?

– Кешеләр сөйли бит, – дип акланды Нурихан.

– Һы, кешеләр, янәмәсе! Урмандагылар Гөлбикәгә генә мәгълүм иде. Кара син, телен аркылы тешләмәгән кана, кем­гәдер гайбәтен чәчкән. Кара син!

Нурихан барыбер тынычланмады. Карчыкның дәлиллә­ре артык беркатлы иде. Яшьләрнең ничек төн уздырганына урман гына шаһит, шуңа күрә дә шик таралмый иде.

– Син… син Шәрифәнең дә кендек әбисе бит инде, Фәсыйлә әби?

– Булдым ди аныкы да. Шуннан ни, олан?

– Аңарда безнең тамганы шәйләмәдеңме соң?

– Билалетдин кызына каян килсен ул?! Солтанбәк нә­селенә ни катышы бар аның? Бур Гарифҗан тамырының җепселе кана алар.

Ир шатлыгыннан сикереп тормакчы иде, кортка сул ко­лагыннан умырып тотты:

– Менәтерәк Сафринә малаенда ул тамга ба-ар. Нәкъ синеке күек тамга-а. Җүнсез! Ник миннән Мирзабәкне яше­рәсең? Синең углан кана ул. Теге кичтә ызбаңда бала исе ие. Картайсам да, минем борын тоя, олан. Күрше авылдагы атаң дусларында асрыйсың бәбкәчемне. Фәсыйлә белмәгән сер юк Наратлыкта!

– Катырак тарт, әби, катырак тарт! – диде Нурихан, көлеп.

– Мирзабәкне читләрдә тилмертмә, апкайт, җүнле җүн­сез! – диде карчык.

…Шәрифәнең тәрәзәләре дөм караңгы иде инде. Күңеле белән ир, ызбага үтеп, хатынның мамык юрганын рәтләде: «Өшемә, бәгырь кисәк!» Күңеле белән аның колагына гомер буе эчендә йотып сакланган сүзләрен пышылдады: «Мин сине яраттым, Озын толым…» Икенче бүлмәдә тагын берәү бар иде. Өченче кеше иде ул. Нурихан күңеле белән аны да йоклатырга урын эзләде. Чит балага, җитмәсә, көндәш бала­сына Шәрифәдә тар булмас микән? Булмастыр, булмастыр, малай – Нуриханның ярты өлеше бит. Их, аныкы гына шул. Ә Озын толым өчен Мирзабәк чаттагы җиденче багана иде.

Авыр сулады ир. Баягы шатлык-сөенеч язгы кар кебек эреп акты. Шәрифә һәм Мирзабәк… Кайсысын сайлыйсың, дисәләр, җавап юк, чөнки икесе дә йөрәккә якын.

Тыкрык башында ул Фазыл белән очрашты. Атка атлан­ган бригадир, сызгыра-сызгыра, Сафринәләр очыннан менеп килә иде.

– О-о, Нурихан абый! Әллә син каравылдамы? Нарат­лыкны күтәреп китмәсеннәр дисең бугай.

– Син дә безгә ешладың, энем.

– Сафринә түтәйнең туганын озатыштым.

– Нинди туганын?

– Сакаллы абзый шунда. Наратлыкка юл кая, дигәч, ил­теп үк куйдым инде. Әйдә, бездән булсын изгелек! Иртәгә ат җибәртермен, күчәсең, җыен, дип калдырдым түтигә.

– Нишләп… нишләп йөри туганы?

– Алла белсен! Урыс, ахры, ул кеше. Татарча аңламый да. Сүзгә дә бик саран. Сафринәгез күченсә, мужыт, бүтән­нәр дә кымшаныр, ә, Нурихан абый?

Көтелмәгән «туган» Нуриханның бөтен халәтен биләгән иде, ул, тукран сыман, һаман үз агачының кайрысын тукыды:

– Туганны кем чакырган икән?

– Зимагур Шакир исәндер, картаймыш көннәрендә үги кызы исенә төшкәндер.

Ирнең йөрәк турысында кан оешты, һай бу язмыш! Кәк­рәйгән ботакны турайтам дигәндә генә шартлап сына. «Ту­ган» Сафринә ышанган әкияткә төкерәчәк. «Туган» баланы ике аяклылар арасыннан эзләттерәчәк. Кайтуының максаты да шул! «Качам, – диде ул, – Мирзабәкне кыстырам да җир читенә үк олагам!»

Бу уе күңеленә берегеп, ныгып та өлгермәде, икенчесе баш калкытты: «Ә Шәрифә сылу нишли?»

– Күзне йокы әчеттерә. Хуш, абый, – диде Фазыл.

Нурихан ат тезгененә ябышты:

– Сиңа бер сорау барые, энем. Әз генә сабыр ит. Аерган хатыннарыңдагы балаларың жәлме?

– Хи-хи, көлдермә, Нурихан абый. Аларны кем үстерсә дә, миңа барыбер.

– Ә нәсел тамыры? – дип бәйләнде Нурихан.

– Сафсата! – диде бригадир. – Кем кем белән йокла­маган да, кем кем белән чуалмаган, эзлә син шуннан үз нәсе­лең тамырын!

– Ялгышасың, энем.

– Минем – үз фәлсәфәм, Нурихан абый.

– Алай икән…

Ә менә аңа Мирзабәкне кем үстерсә дә барыбер түгел шул. Малай аныкы, аның дәвамы! Солтанбәк нәселе ирләре күке булмады һәм булмаячак та.

Таңны ул этә-төртә көчкә аттырды. Ат җигәм дип абзар­га керсә – аран буш иде. Малкай тау битендә утлыйдыр. Анда үлән куе һәм сусыл. Ир, йөгәнен беләгенә элеп, шунда китте. Кояш нуры тауга чәчелгән, күз камаша. Нуриханның әллә акылы зәгыйфьләнгән, әллә күзенә күренә: сукмактан, иңнәрендә пар чиләкләрен җырлатып, Шәрифә килә иде. Нурихан, саташам дип, чытырдатып күзләрен йомды. Ачты… Ә хатын һаман килә дә килә иде… Ул әнә аңа карап көлемсе­рәгән, аптырамый.

Өч-дүрт адым кала икесе дә туктадылар.

– Пәри кызы микән соң, дим?

– Һи, Нурихан, җен-пәри әтәчләр кычкыргач йөрми ич инде, – диде Шәрифә, кызарып. Бит очлары алсуланган ха­тын дөньяның бер чибәре иде.

– Чиләкләрең авыр, бир миңа, Шәрифә.

– Әй лә! – Шәрифә ярты сүәм читкә тайпылды. –  Үтәсеңме?

– Юк, сукмак тар, сыймам.

– Әй лә, таза Мортаза!

– Коең саекты мәллә? Ерактан су ташыйсың?

– Бу – чишмә суы, Нурихан. Болганып куерганчы йөгер­дем әле.

– Кем болгатыр икән тау чишмәсен? – диде ир.

– Сандугачлар коена анда, – диде хатын. Аның кәефе әйбәт иде. Их, ничәдер сәгатьтән ул Нуриханның саубул­лашмыйча гына авылдан табан ялтыратачагын белсә икән!

– Чишмә суы тәмледер, – диде ир, ничек тә җебемәскә тырышып. Төнлә Нурихан «йә Шәрифә, йә Мирзабәк» дип сайлый-сайлый бербөтен булып йөрәк түренә урнашкан ике кадерле кешесенең кайсына да өстенлек бирә алмады. Озын толымны ярату хисе белән улын ярату хисе тигезләшкән иде. Ичмасам, берсе инә очы кадәр генә ким үлчәнсә икән! Ахырдан ул шобага тотты: өстә Мирзабәк иде…

– Тәмле, зерә тәмле, Нурихан. Чәйгә дип апкайтам әле. Бүген кич сине көтәм мин, Нурихан… Килерсең бит?

Ир, тезләнеп, хатынның уң чиләгеннән чишмә суы капты. Яшьлектәге хыялларның чынга ашар көннәре дә бар икән… Наратлык кызлары тау сукмагында «ялгыш» очраган егетләргә су эчертә иде. И көнләшә иде шулардан Нурихан. Аның да Шәрифәнең тылсымлы чиләкләренә иренен тиде­рәсе килә иде. Ә тәкәббер кызның талканы коры: әз генә якынлашсаң да, карашы белән утлы табада кыздыра…

Хатын уйлары белән еллар төпкеленә чумганын белми, йотылып җавап көтә: «Килерсең бит?» Ә Нурихан элекке чаклардагы кебек дөрләп кабынмый инде, аның дәшмәвен­нән һәм басынкы кыяфәтеннән сизгер Шәрифә, әлбәттә, бу кичен дә, алдагы кичләрен дә ялгыз уздырачагын аңлый.

– Әй лә! Оедым тәмам, – диде Озын толым. – Атыңны эзләсәң – тау сыртында.

Сиңа ялына-ялварамы соң бу горур хатын! Яратуыннан тәгәрәп үлгәндә дә хисләрен буып тотачак бит ул. Әнә суы­ның тамчысын да түкмичә йөгерә… Алар шулай аерылырга тиеш микәнни?!

– Шәрифә!

Хатын сөрлегеп туктады, әмма артына борылмады.

– Кичкә көт, яме? Көт! – диде ир.

– Көтәм, Нурихан җаным… – диде сулкылдаган Шәрифә. – Кил, кил…

Яратып туялмаган кешеңне газаплау гөнаһтыр ул. Ну­рихан үзе кичергәннәрне дошманына да теләмәс иде. Озын толым гомер буе аны тилмертеп яшәтте. Хәер, ирдә дә гаеп бар иде: ул Сафринә атлы бер ялгышы белән мәхәббәт дөнья­сын каралтты… Шуннан соң кем сине җиңел генә гафу итәр икән… Әйе, чишмә сулары тәмледер, әйе, парлашып чәй эчү­ләр бәхеттер. Йә, нишлисең, Нурихан? Син Шәрифәгә «көт» дидең. Ә вәгъдә – иман. Улыңны да йөрәгеңнән каерып ыргыта алмыйсың: малай – ярты җаның.

«Миңа бит аларның икесе дә кирәк, – диде ир, яңа гына ачыш ясагандай. – Ник мин кадерлеләрем өчен көрәшмим әле. Сафринәнең туганы Мирзабәкне кулыңда күрә икән, чатнатып: «Бу – Солтанбәкләр оныгы», – дип әйт. Әгәр ул һаман балага дәгъва белдерә икән, мылтык теле белән сөйләш».

Нурихан мылтыгын чорма башына ук ташлаган иде. Кыекка баскыч сөяп, соңгы теләкәне менгәч, ул бер мәлгә төртелеп торды. Сафринәләр капка төбендәге җигүле ат ар­басына сакаллы бер ир иске-москылар ташый. Кара, болар тавыш-тынсыз гына авылдан сыза! Йөрәгенә бала хәсрәте суккан кеше моңарчы җир астын казып төшәр иде. Туганы да Сафринә сыңары бугай. Ул очракта өн-тын чыгармау – гадәти хәл. «Бүре ашаган», вәссәлам.

Күкрәкне изгән зынҗыр өзелеп, сулышлар иркенәйде. Ал­да куркыныч упкын юк иде инде. Кичкә табан Нурихан улын алырга барыр, һәм алар, ике ир-егет, туп-туры авылның иң чибәр кызын димләргә китәр. Ә ишегалдыңда яшь килен аяк басарлык түгел: утын да утын. Хуҗа, җиң сызганып, шуларны җыештырырга кереште. Ул үзе дә бакча карачкысы иде. Кырынмаган килеш Шәрифәгә күренде. Аның эчке дөньясында да, абынсаң, кул-аяк сынарлык тәртипсезлек иде. Нибарысы мәхәббәте генә үзгәрми, үз төсендә саклана…

-9-

…Басу капкасыннан ике кеше калыкты. Нурихан урман авызында иде, аларны ерактан танымады. Кемнәр кичләтеп кенә үзәккә теркелди икән? Наратлыкта һәммәсе дә таяклы карт-коры иде. Ни чүпрәк сатучылар, ни теләнчеләр бу як­лардан уратмый, авыл бит урман белән күмелгән иде. Берсе хатын-кыз, берсе ир-ат шикелле. Әллә ат каты чабулый, әллә парлылар еш-еш атлый, аралар бик тиз кыскара иде.

Дилбегәгә тотынып, атны әйдәкләгән Мирзабәкне ул кул­тык астына этәрде:

– Улым, кач, күренмә…

Башын артка чөеп атлаган хатын Сафринәгә охшаган иде. Юктыр, күз алданадыр, валлаһи! Иртән алар әйберләрен олау­га төйиләр иде. Наратлыкта ике Сафринә яшәми ләбаса! Әмма сакаллы ир култыклаган хатын – Сары чәч иде шул. Нурихан юлчылар кырыеннан чаптырып узып китмәкче иде, малай шыңшыды:

– Әти-и, айгырны үзем куа-ам.

Ир каушавыннан дилбегәне кискен генә үзенә табан тартты.

Нуриханны күргәч, Сафринә:

– Атпусти, Ләксәй, – дип, ят ирнең кулын читкә селтәп атты. – Атпусти, диләр! Нурихан иркәм, – диде хатын, елам­сырап. – Мин бит Наратлыктан китеп ятам. Мәңгегә бит, Нурихан иркәм. Мона бу Ләксәй – минем абзый, имеш. Әнкә карчык исән, имеш.

Нуриханның бөтен хәсрәте – Мирзабәк, ул аны киң җил­кәсе белән каплаган иде. Язмышның китек чит-читләрен тү­гәрәкләр өчен күпме чиләнде, ә бер мизгел хәзер барысын да вак-вак кисәкләргә уачак. Кул сузымында гына – малай… Хәзер Сафринә үрелә дә ала… Йөзен сакал-мыек баскан усал Ләксәй абзый аңа ярдәмгә атыла…

Киеренкелек өстәгән тынлыкны озакка сузарга ярамый иде.

– Сез иртүк үзәккә җыендыгыз кебек иде, Сафринә.

– Әйберләрне Питырларга аткардым. Рәхәтләнсен дус­лар. Мин Рязаньга ук кыяклыйм, Нурихан иркәм. Әнкә кар­чык үлем түшәгендә, бәхилләшергә чакыра, имеш.

– Хәерле сәфәр, – дип мыгырданды Нурихан. Тагын нәрсә дисен?! Аңа тизрәк болардан котылырга кирәк иде.

Тик хатын Рязаньга ашкынмый иде. Ул кулын боҗра ясап түгәрәкләде дә авызына куйды:

– Миндә коточкыч сер бар, иркәм. Ләксәй әйтә, ни дия Ләксәй мона, син, дия, марҗа… Ишет тә тораташ бул, әйеме? Тораташ бул! Мин – марҗа кызы, иркәм!

– Пошли, Серафима, пошли, – диде усал Ләксәй, сеңлесен җилтерәтеп.

– Бәйләнмә, – диде хатын, чинап. – Син нәстә аңлыйсың, карт сарык. Мәхәббәт кошым белән җүнләп саубуллашам мона. Ие, мин – марҗа кызы, имеш, Нурихан иркәм. Соңгы тапкыр синең белән рәхәтләнеп чүкердәшик мона.

– Мин ашыгам шул, Сафринә.

– Ашыгасыңдыр, ие. Кияү егете кебек киенгәнсең-ясангансың ич. Мин бит мәңгегә югалам авылдан. Начарлык бе­лән искә алма, җәме, Нурихан! Хуш, җанкисә-ә-әк!

– Хуш, Сафринә, – диде ир. Аңа баланы ышыклаган хәлдә атын куалап китәргә дә була, Мирзабәк тә, әтисен сат­мыйм дигәндәй, шым гына аркасына терәлеп утыра иде. Ә ул басу иңрәтеп елаган хатынны кызганды. Нигәдер ялган белән калуы да җиңел түгел иде. Нурихан, арбадан төшеп, керпе сыман йомарланган малайны кулына күтәрде:

– Таныйсыңмы, Сафринә?

Хатын хәмердән тоныкланган яшьле күзләрен җиң очы белән сөртте:

– Кем бәбкәче бу?

– Син… синеке, – диде ир, гәүдәсе куырылып.

Бәбәген чекерәйткән Сафринә хәзер ерткыч төсле аңа ташланачак… Карт урыс белән икәүләшеп баланы йолкыя­чак алар. Авызыннан хәмер исе бөркелгән хатыннан җи­рәнгәндәй, Мирзабәк йөзен әтисенең күкрәгенә яшерде. Юк, Нурихан үлсә  дә улын  ятларга бирмәячәк. Мылтык арбада, ә ул атса, берәгәйле ата…

Ләкин, ни гаҗәп, Сафринәнең күзендәге битарафлык пәр­дәсе ертылмады. Баядан бирле «китәбез» дип борсаланган төмсә чырайлы туганның да малайда гаме юк иде.

– Һе, шаяртырга мачтыр инде син, Нурихан. Минекен бүреләр урлады ич, – диде салмыш хатын һәм терсәк очы белән абзасының касыгына төртте. – Пашли, Ләксәй, пашли!

Нурихан, малаен күкрәгенә кыскан Нурихан, арбага кире утырмады. Әле генә тәмуг утында чытырдап янган иргә ты­мызык кыр җилендә суынырга кирәк иде.

Ә аяклар тыңламый, авылга таба сөйри. Анда зарыгып бәхет көтә. Әгәр соңласаң, аның капкасы гомерлеккә ябы­лыр сыман…

 


Фикер өстәү