Аның мондый коточкыч хәлне күргәне юк иде. Хәер, кырык яшенә кадәр башыннан ниләр генә кичермәде, ләкин бу шуларның берсе белән дә чагыштырырлык түгел, бу – акыл һич кенә дә кабул итәргә теләмәгән кыргыйлык иде.
Ир, чүмәшеп, кулын көрткә батырды. Кайнар дулкын күкрәк читлегенә бәрелеп вата-җимерә иде: учына йомарлаган кар белән битен ышкыды. Мөгаен, күзләре ялгышадыр. Ничә төн рәттән йокламагач, арылды. Әгәр Озын толым терелмәсә, дөньяның кызыгы бетәчәк. Әле бит Нурихан, гәрчә өмете шырпы очы кадәр кечерәйсә дә, шуңа таянып яши иде. Ир-атны көчле зат диләр. Рух көче сүнсә, беләктәге көч нәрсә соң ул! Шәрифәгә бүре ташланган икән, монда бары тик Нурихан гына гаепле. Дөрес, авылда «син» дип бармак белән төртмиләр, ә ир тоя-сизә: хатын нәкъ менә аңа рәнҗи. Сүзсез генә, эчтән генә рәнҗи… Ярасы ниндидер тагы. Ерткыч тырнагы муенын ярып төшергән, ди. «Хәлең ничек, җаным?» – дип, чәнти бармагының очына гына кагыласы иде дә… Кизү табиб Нуриханны хастаханә ишеге төбеннән үк кире борды шул. Ирнең юнмаган тупас агач теле харап итте.
– Син авыруга кем тиеш, агай-эне? – диде табиб. – Иреме, энесеме, җизнәсеме?
– Анда синең ни эшең бар? – диде Нурихан. – Мин – просто кеше.
Ак халат аның дорфа сөйләшүен өнәмәде:
– Ишекне урам яктан яп, – диде.
Авылдашы, дисә, бәлки, табиб йомшарыр иде, ә ул кирелеген җиңә алмады.
– Кертмисең инде алайса, фәрештә туган. Ичмасам, әйт: тереләме, үләме?
– Анысы Ходай ихтыярында, – диде ак халат.
Шуннан соң ир, кар димәде, буран димәде, көн саен җиде чакрымдагы хастаханә юлын таптады. Әмма теге табиб аны барыбер эчкә уздырмады.
– Авыру әлегә аңсыз, без аны күзәтәбез, син, агай-эне, тавышланма, яме, – диде.
Инде хәзер хәлләнә башлаган Шәрифә үзе Нуриханнан кача кебек. Югыйсә, җаныннан җиде кыл өзеп, ярасын бәйләргә дә әзер ул. Бәйләр иде, әйе. Озын толымны бер тапкыр үлемнән коткарган иде бит. Бакча башында учлап-учлап тилебәрән үләне орлыгы ашаган Шәрифә. Башта үз- үзен белештермичә шарык-шорык көлгән, аннары авызыннан ап-ак күбек кайнап чыккан, күзләре дә аларган һәм кыз… үлгән. Монысы хак, Нурихан аны кулына күтәргәндә, Шәрифә суламый иде инде…
…Ир, каткан аяк буыннары язылсын дип, ызба нигезенә сөялеп утырды. Хәзер күкрәкне кайнар дулкын бәреп кыйнамый, киресенчә, салкын үтеп калтырата. Хәтта йөзен ышкыганда изүенә аккан кар суы да, сөңге-бозга әйләнеп, йөрәкне чәнчә сыман. Гайбәткә ышанып, төнката чит хатынның тәрәзә төбен сагала менә. Имеш, чирләшкә бала Нуриханнан, ди. Мәрхүм әтисе – аучы Миннехан – исән чагында моны ишетсә, йөрәге ярылыр иде. Алар нәселендә төчкергән ир-ат та булмады. Имән орлыгыннан имән генә ярала… Ә монда чирләшкә бала! Ниһаять, колакка гел-гел суктырган гайбәттән туеп, бүген ул Сафринәләргә килде. Аумакай хатынның телен кыскартырга кирәк. Түзде, озак түзде ир, ә «синеке» дигән үртәү тынарга уйламый. Хәзер Шәрифәгә таба ике адым атлаганда, хәзер бәхет капкасы ачылам дигән мизгелдә, җил тараткан артык сүз пычаксыз суячак бит. Нуриханның «минеке түгел» дип расларлык бер катгый дәлиле бар барын. Шуңа күрә ул, ишекне тибеп кенә кереп, малайның колак артын тикшермәкче булды, ә өйгә якынлашканда, нәзек тавыш белән улаган эт тавышы ишетеп, уклау йоткандай, баскычта катып калды. Керфеген дә селкетмичә тыңлады ир. Авыл күк гөмбәзен чуарлаган йолдызларга төренеп йоклый, тирә-якта тынлык. Бу зәмһәрир суыкта кемнең эте урамда болгана икән? Соңгы вакытта, алар да адәм акылына иреште: Наратлыкны бүреләр камаса, койрык кысып, ояларына шылалар, һәр җан иясенең яшисе килә. Яшәүдән битәр нәсел саклыйсы…
Улау кыйшайган тәбәнәк ызбаның бүрәнә ярыгыннан сузылып чыга кебек тоелды. Нурихан, баскычтан төшеп, ватык пыяласы камыр белән сыланган сыңар тәрәзәдән өй эченә карады. Чебен пычратудан каралган лампочка, түшәм тәбәнәк булгач, идәнне генә яктырта, ә анда… анда дүрт аякланган ыштансыз малай эт имә, ә тегесе кымшанмый да, шулай тиеш дигән төсле, күзләрен йомып ята бирә иде. Екты да салды Нуриханны бу тамаша! Инде яңадан аякланып тәрәзәгә багарга шүрләтә иде. Ир башы белән җебеп тора менә. Черки белән сугышырга өркегән аюны хәтерләтә ул. Җебеми дә бугай. Күзләре, саташып, тагын әллә ниләр күрер төсле. Эчә-эчә мие сыекланган сәрхушләр генә җен-пәри дип шашынмый, аек кешеләр дә тилерә икән. Шәрифә аны тәмам акылдан яздырган, ахрысы. Ызба нигезеннән билгә салкын үрмәли иде, ул калкынып торып басты. Гайбәт куып, юкны бушка аударып йөргән ирне каеш чыбыркы белән суктырсаң да таман гына иде. Наратлыкта хатын-кыз итәгеннән тәгәрәгән һәр баланы Нуриханга сылтасаң, Солтанбәк нәселе күптән авыл урамнарын чыр-чу белән күмәр иде. Ә алар күмә алмады шул. Аларның соңгы бөртеге дә иске чиләк кебек төпсез иде…
Нурихан борылган уңайга янә тәрәзәгә күз ташлады. Ике мәртәбә саташмыйлар. Җен-пәри дә бер үк күренешне ике тапкыр кабатламый. Эт чын бар, ыштансыз малай чын бар, һәм боларны чагылдырган рәхимсез тормыш та чын иде. Ул, ярсуын йодрыгына кушып, бөтен көче белән этәргә җыенган өйалды ишеге «өф» дип өргән сулыштан да ачылып китте. Караңгы иде, алай да ызба ишеген капшанып бик тиз тапты. Аягына уралган кышкы төнге суыкны ияртеп бусагадан үткәндә, «Нишлисең, ахмак?!» дигән уй миен бораулап алды. Нишлисең, ахмак?! Җилбәзәк Сафринә сиңа уйнаштан туган баласын аткарырга җыена, ә син күрәләтә аның хәйлә кармагына кабасың. Дөрес, өч ел элек бер төн Сафринә белән кундыгыз. Озын толым читкә тибәргәч, аңа ачу итеп эшләдең бу гөнаһны. Ул көнләшер дә кочагыңа атылыр дип өметләнгән идең. Тик бәгъзеләр көнләшмәде, сине, аяк астында аунаган кирәксез әйбер кебек, тагын да ераккарак күчереп кенә куйды…
Ни гаҗәп, ят кешегә эт өрмәде, киресенчә, юаш холыклы хайван икәнлеген белгерткәндәй, яшьле күзләрен Нуриханга төбәде. Ә ыштансыз малай, авызында ниндидер авазлар әвәләп, эткә елышты. Ир карашы белән өй эчен айкады. Агач караватта, сәләмәләргә төренеп, хуҗабикә йоклый иде. Ул, күрәсең, хәмер парында мәлҗерәгән һәм ишек шыгырдавын да, аяк тавышларын да ишетер дәрәҗәдән узган иде. Авылның бәгыренә чәнечкән шайтан таягы! Нәсел-нәсәп тамыры безнең туфрактан яралса, бабаларының кабере белән оялтыр идең, «бу бит килмешәк» дип, карт-коры тиргәгәндә, Сафринә кызармый иде. «Аның каравы мин иң асыл ирегезне сайлап, үзем тамыр җәям», – дип шаркылдаган хатын әнә җәйгән. Өйдә генә бикләп асралган чирләшкә малай, йә, кемнеке, кайсы асыл ирнеке?! Солтанбәкләрнең ир-угланнары буыннан буынга Ходай тарафыннан сәер тамга белән тамгаланган: һәрберсенең колак яфрагы артында миң үскән. Хәзер аңа юри генә кыргый малайны да тикшерергә кирәк иде. Ул, иелеп, әкрен генә ыштансызны җилкә чокырыннан кытыклады.
– Әй, җегет, качма син, качма. Мин – Нурихан исемле абыең. Яле, күрешергә кулыңны суз!
Малай, кырмавык сыман, йонлач дустына ябышты. Тавышка әнисе уянса уяныр дип, ир, биленнән эләктереп, баланы эт корсагыннан куптарды һәм, үзенә каратып, тезләренә утыртты.
– Бәс, син бөтенләй бозлангансың бит, җегет. Ызбагыз ягылмаганмыни? Туңып үләсең бит. – Нурихан, иягеннән тотып, малайның башын күтәрде. – Ни атлы син? Авызыңа су каптың мәллә?
Бала дәшмәде. Төн карасына манчылган күзләрдә поскан курку бәләкәчне тәмам кыршаулаган, ул ни кычкырмый, ни ычкынырга маташып чәбәләнми, җансыз сын төсле селкенмичә генә утыра иде.
– Сиңа ничә яшь, җегет? Икеме, өчме?
Нурихан өч ел элек авылга кайтып төпләнгән иде. Кхым, димәк, икеләр тирәсе… Нәрсә ди ахмак балык?! Нәрсә саный ул?! Малай кисәге аныкы түгел! Йөз белән чуалган Сафринә ничек аңа шушы имгәкне төртә әле?!
Ир, куырылган баланы кая куярга да белмичә аптырап, тезен тезгә бәргәләде. Юаш эт тә аралыкка үрмәләгән иде.
– Исемеңне тәки әйтмәдең син, җегет. Сиңа Мирзабәк дип кушканнар, имеш. Безнең җиденче буын бабай да Мирзабәк, җегет. Фәсыйлә карчык коткысына бирелгән Кәрим мулла эше бу. Аларның безнекеләрне кузгатырга хакы юк иде. Солтанбәк морзадан килгән борынгы нәсел без, җегет. Әйдә, әниең янында җылыдыр, чум юрган эченә, җегет.
Нурихан, малайны култык астыннан гына тотып, караватка күчермәкче иде, озынаеп, баланың күзенә төшә башлаган чәч учмасы тун сәдәбенә чорналды. Таягы белән дөнья күпме генә дөмбәсләсә дә, күңелдә кызгану хисе корымаган иде: ир, авырттырмас өчен үксезне йомшак кына күкрәгенә кысып, чәч бөртекләрен ычкындырды һәм, кулы ялгыш аның нәни колак яфракчыгына тиеп, бу нарасыйда тикшерергә лаек бик мөһим әйбер барлыгын искә төшерде. «Малай минеке түгел», – дип, эче-тышы белән бергә ярсыганга күрә ул аны онытып та җибәргән иде. Баланың чәбәләнгән чәчләрен араласа… Миң-тамга!
Ирнең дык-дык бәргән каты йөрәк тибешеннән малай да сискәнде. Әмма куркудан күз алмасы никадәр генә зурайса да, ят абый кулыннан ычкынырга маташмады. Киресенчә, нәни куллары белән, чытырдап, тун якасына ябышты. Баланың эт исе сеңгән шакшы күлмәгеннән аңкыган ис борынны әчеттерә иде. «Нәсел тамгасы! – диде ир, шаккатып. – Билләһи, безнең тамга-билге! Бала минеке, алайса! Минеке!»
Үзенең кан атасы икәнен сабый да сизәдер, әнә бит һаман аңа сыена.
Нурихан, калтырап-дерелдәп, нүештәге караватка акырды:
– Тор! Мин сине үтерәм, сасы көзән! Син безнең нәселне хурладың! Син минем малайны эт имчәге ялатып үстергәнсең! Тор, диләр!
Сафринә кымшанмады да. Ир, баланы күтәргән килеш, сәрхушкә ташланды.
– Уян, мәгънәсез!
Сәләмәләрне бутап-бутап ыргытса да, хатын табылмады. Биләмче Сафринә өйдә юк иде. Бу хәлгә тагын бер гарьләнде Нурихан. Малай ягылмаган ызбада төнлә дә ялгыз гына кунган икән! Кайнарланган ир мич кашагасында шырпы тартмасы күрде. Бу өйгә ут төртергә кирәк! Авыл изрәп-таралып йоклаганда, күкләрне колачлап янсын! Хәер, йокламасалар да, кем сүндерер икән: җыенысы таяклы карт-коры, тәрәзәдән генә зиратка озаясы көннәрен көтәләр. Ут үрләтергә дә малай белән Наратлыктан җәһәннәм читенә таярга! Әле соң түгел, әле Мирзабәккә ике генә яшь. Яланкул бүре аулаган Солтанбәк ирләрен эт дәрәҗәсенә төшерергә берәүнең дә хакы юк! Нурихан югалса, халык үлеп сөенәчәк, чөнки аларны элек-электән өнәмәделәр. Мескеннәр горурларны күралмый шул.
Ул аралыкта бөгәрләнгән юаш этне итек очы белән кадый-төртә урамга куды.
– Пшал, хайван. Син гаепсез, мәхлук.
Ләкин сәләмәләргә шырпы сызып ташларга җыенган кулын акыл туктатып өлгерде: «Китәм, дисең… Ә Шәрифә кемнәргә кала?» Кич ятса, иртән торса, гелән-гелән күз алдында бөтерелгән Озын толым, чынлап та, кемгә калыр? Нуриханга тагылып, олы юлга кадәр дә бармаячак ул киребеткән. Ике елда ике кәлимә җылы сүз әйтмәгәнне, сиңа иярер ди, көт! Юк, Нуриханга Шәрифәдән аерылу үлемгә тиң. Дөрес, хатын, турларыннан Нурихан узганда, шытырдатып капкасын бикли. Ерак тота ул аны, бик ерак тота! Ләкин рәхәт: бер авыл һавасын сулыйлар, бер сандугач сайравын ишетәләр. Яңгыр да, икесенең тәрәзәсенә шакып, бер үк көнне, бер үк төрле ява. Буран да икесенең капка төбенә бер үк карны өя…
– Әйдә, улым, үзебезгә кайтабыз, – диде Нурихан, тун сәдәпләрен чишеп. – Кил миңа.
Җан тартмаса, кан тарта икән, ыштансыз малай ык та итмәде, тун эченә чумды. Авыл күзсез-колаксыз, Сафринәнең ян күршесе Фәсыйлә карчык та бүген йокы симертә, уты сүнеп, тәбәнәк өе караңгылыкка баткан иде, үз гомерендә беренче мәртәбә бала кочаклаган ир, тар сукмакны киң итеп, иркенләп-җәелеп атлады. Идәндә шуышып арт чүмече бозланган бала тиз җылынды, хәзер бу җылы, рәхәт булып, янган йөрәкне дәвалый иде.
Солтанбәкләр нәселе егылып бала яратты… Комсыз ярату белән яратты. Әүвәлге никахтагы хатыны өч кенә бөртек белән чикләнгәч, бабасы икенчегә, аннары өченчегә, дүртенчегә өйләнә. Яраткан нәрсәне Ходай әз-әзләп кенә тамыза икән: ул бичәләрдән туган балалар берәм-берәм кызамык чиреннән тәгәри…
– Җәйләр җиткәч, без синең белән урманнар айкарбыз, улым. Мин сине поши малайлары белән таныштырырмын, улым. Ачуланма, улым, әллә кайчан сине үземә тәрбияләргә иде дә… Ышанмадым мин ул лыгырдыкка. Анаң – мир хатыны. Бетте ул бүгеннән синең өчен, улым. Синең анаң Шәрифә булырга тиеш иде. Үскәч, аң бул, улым. Яраткан кешеңә үчләшеп, бүтәннәр белән бәйләнмә. Үрмәкүч акылы кирәк без ир-атларга. Ул әнә, дошманына пәрәвез корса да, үз капкынына үзе эләкми. Кыз-хатын хәйләкәр үрмәкүч сыңары, валлаһи. Безне әсир итә, ә үзе иректә йөри.
Нурихан кар ерып урамнан атлаганда шулай сөйләнде. Менә ул шып туктап калды. Тагын кемдер аның белән төн бүлешә иде. Бүре! Артына борылмады ир, борын канатларын киереп, салкын һава сулады. Юк, бүрегә охшамаган. Эт исе килә. Баягы йонлач эт исе. Нурихан уң аягы белән җиргә типте:
– Пшал, аңгыра!
Әмма эт аңгыра түгел, ул адәмнән дә акыллырак иде. Хайван баланы кая алып барганнарын белергә тели. Аның моңа тулы хакы бар! Ул әни вазыйфасын үтәгән, ул аны ачлыктан һәм суыктан саклаган.
Төптәнрәк уйласаң, тәннәр чемерди, Солтанбәкләр оныгын эт, имезеп, үлемнән йолган.
– Рәхмәт, хайван, – диде ир, йомшарып. – Син бел дә, мин бел бу гыйбрәтне, яме? Ярый син телсез әле. Бар, кайт инде. Урманнан бүреләр чыкмагае. Кечкенә Мирзабәк өчен борчылма, ул – минем улым. Солтанбәкләр үз баласыннан ваз кичми.
Тун эчендә йоклаган малай өйгә керү белән уянды. Аны караватка илтеп салгач, чишенеп тә тормыйча, тәрәзә пәрдәләрен тартты хуҗа.
– Вәйт, улым, син – үз өеңдә. Бу – Солтанбәкләр нәселе нигезе. Җиде буын бабаңнар, ызбасын ипли-сипли, шушында гомер чиккән.
Бала, нәни йодрыгы белән күзләрен уа-уа, шыңшып елап җибәрде. Нурихан, аны куәтләп:
– Җыла, улым, җыла! – диде. – Ызба бүрәнәләренең яшь бала җылаганын ишетмәгәненә бишбылтыр! Әйдә, диварларны селкет, улым! Яле, улым!
Ул, малайны көчле кулларына күтәреп, түшәмгә чөйде. Шыр сөяк, күбәләк төсле югарыда пырхылдап, кире учына төшкән мәлдә өйдә кояш балкый иде. Бала нуры, бала яктысы! Комсызланып, бала сөйгән Солтанбәк нәселенең чылбыры Нуриханда өзелми, дәвам итә!
Малай елаудан туктады һәм, иренен очлайтып, эт сыман уларга кереште.
– Әһә, тамагың ач. – Ир, мич авызындагы чүлмәктән тары өйрәсе салып, Мирзабәкнең алдына куйды. – Мә, улым, аша. Суынмаган. Кашыкны тәти кулыңа тот. Хәзер ипи кисәбез. Җегет кеше умыртып ашый, җир җимертеп эшли, улым.
Бала кашыкны, артык әйбергә санап, идәнгә атып бәрде дә йөзе белән савытка тыгылды. Ул лач та лоч теле белән шулпа ялый иде. Күкрәгенә терәгән ипиен кисмичә, шаккатып, малайның кыланышын күзәтте ир. Ай-һай, монда хәлләр хәтәр икән. Бөкрене турайтканда шактый чиләнерсең, ахры, Нурихан. Кыргыйланган малай бик озакка кул-аягыңны бәйләр, мөгаен. Ә бакча? Быел язгы айларда корыган йөз төп алмагачка алмашка яңа үсентеләр утыртырга хыялланган идең син.
– Җә, уңган җегет, тукландыңмы? Безнең яккан мунча да бар бит. Эссесе сүрелсә дә, суы кайнардыр әле. Без кайбер эшләрне, кеше күзенә чалынмыйча, төнлә кайнаштырыйк, – диде Нурихан, иң беренче чиратта Фәсыйлә кортканы уйлап. Һәр сүзне энәгә җеп итеп саплаган карчык истә-тында юк чакта гына капка дөбердәтә иде.
Үзен әвеш-тәвеш китергән дәү абыйдан ятсынмады малай, юрганга күндәм генә сузылып ятты, аяк-кулларын турайтып, төрергә дә рөхсәт бирде. Нуриханның гына ташып аккан аталык хисе ярларына кайтып саега башлаган кебек иде. Бу бәләкәчнең мәшәкате, ай-һай, болытларга ашкан тау хәтле икән лә. Әнкәсе итәгенә юеш борынын сөртеп йөрер яшьтә генә бит әле ул. Хатын-кыз ярдәменнән башка моны ничек карап бетермәк кирәк! Әзрәк ялгышты шикелле Нурихан…
Ләкин ләүкәдә малайның ат ялына әйләнгән чәчен кыркыганда тагын колак очындагы таныш миңгә кагылгач, тоныкланган-саеккан хисләр яңадан ярыннан ташыды. Җанның һәр почмагын шатлык-сөенеч биләде. Моннан соң зар да юк, уфтану-үкенү дә юк. Ул Солтанбәк нәселе кыйпылчыгын һич авырсынмыйча үстерергә тиеш иде. «Хатын белән килешмәдек», – дип, балаларын ташлаган ирләрне Нурихан беркайчан да акламый иде. Атага әманәт – бала, балага әманәт – ата, бу хакыйкать борын заманнардан ук ташка чокылган иде.
– Бак, улым, нинди чибәр халык без, ә! – дип тел шартлатты әти кеше. – Яле, йә, мунчаланы сабынлап, аркаларыңны юыйк. Шапшакның өч табигый күлмәге бар, ди, синдә алар ничәү икән? Туганнан бирле тәнең пакьләнмәгән, ахры, синең, улым.
Бер савыт өйрә чөмергән малай болай да авырайган иде, мунча да өстәлгәч, тәмам изрәде бугай, коендырганда ул яртылаш йоклый иде инде. Кайтарып, үзе белән янәшә түшәккә салгач, битләре алсуланган балага сокланып һәм горурланып карап торды Нурихан. «Читен дип… башта читен булыр, әлбәттә. Авыл ни сөйләр тагы. Ил авызына иләк капламассың: телләре кычыта икән – сөйләсеннәр. Шәрифә нәрсә дияр менә. Һәй, Шәрифә, имеш! Әйтерсең моңарчы пар күгәрчендәй уртак ояда парлашып яшәделәр. Озын толым, Нуриханны күрмәс өчен, ак көннәрне кара төнгә алмаштырыр иде. Барыбер Шәрифә ни дияр икән? Тыштан битараф кыланса да, эче ут янар, бәлки? Ир бит аны алдады, алдады! Сафринә белән гыйшык уйнамадым, дип, ант сулары эчкән Нурихан көннәрдән бер көнне балалы әтигә әйләнсен инде, йә! Күктән иңгән малайны кемнеке дип әйтергә соң хәзер?!