Чал чәчтән котылу чарасын тапканнар

Чал чәчләр бүген модада булса да, ул һаман да чәчләрнең генә түгел, организмның да картаю билгесе дип санала. Колумбия университеты галимнәре әлеге проблеманы тикшергәннәр һәм  пигментка йогынты ясый торган төп факторны ачыклаганнар. Ул стресс булып чыккан. Стрессларсыз яшәгәндә чәчләрнең элекке төсләре дә кайтырга мөмкин икән.

Тәҗрибә вакытында махсус көндәлек тутырганнар. Өч ай дәвамында стресслардан котылучыларның чәчләре элеккеге үз төсен алган. Моның сәбәбе шунда: көчле стресс безнең ми күзәнәкләрен көчәйтелгән режимда эшләргә мәҗбүр итә, аның запасларын бетерә. Мондый вакытта чәч төсе өчен җавап бирүче меланин – пигмент эшләп чыгаручы меланоцитларны исраф ителә. Стресс тудыра торган  хәлләр туктау белән, аның эше көйләнә. Бәлки, тиздән чал чәчләрдән котылу өчен ялга китү дә җитәр.


Фикер өстәү