Җаваплылык хисе уянырмы?

Вакцина ясату, Президент атамасы, коллектив иммунитет. Хөкүмәт Йортында узган журналистлар белән очрашуда сүз көн кадагында торган мәсьәләләр турында барды.

Коронавируска бәйле вазгыятькә килгәндә, хәзер республикада кешеләр тормышын саклап калу өчен иң катгый чаралар күрелә.

– Сүз хәтта сәламәтлек турында да түгел, ә кешеләрнең тормышы турында бара. Бу – иң мөһиме. Үлүчеләр статистикасына күз салсаң, иң күп өлеш 60 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә. Гаиләләр үз якыннарын югалта. Һәр көнне күзәтелгән хәл бу. Кем генә, нәрсә генә сөйләсә дә, кеше гомерен саклап калу – төп өстенлек, – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аның әйтүенчә, хәзер республикада билгеле бер вакцина ясату дәрәҗәсе сакланып килә. Бу күрсәткечне югалтмыйсы иде. Ул шулай ук вакцина ясаткан кешеләрнең иммунитеты да шундук барлыкка килмәвенә басым ясады. Андыйларга үзен саклау, сәламәтелеген кайгырту турында уйларга кирәк. Җәмәгать транспортына бәйле үзгәрешләр дә юктан бар булмаган, ди Лилия Галимова.

– Җәмәгать транспортында битлек кимәгән кешеләр белән очрашучылар дәгъва белдерә. Октябрьдә генә дә транспорт чараларында битлек режимын бозучы 16 мең кеше ачыкланды. Мондый кеше, бәлки, үз сәламәтлегенә битарафтыр, әмма ул башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен боза, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куя. Шуңа күрә биредә катгый чара кирәк, – дип аңлатты ул.

Югары уку йортларына да, студентларны бина эченә керткәндә QR-код һәм «медотвод» куллану тәкъдим ителгән иде. Әлегә аны киңәш буларак кына кабул иттеләр. Татарстан Президенты матбугат җитәкчесе әйтүенчә, югары уку йортлары куркынычсызлыкны тәэмин итү турында беренчеләрдән булып уйланырга тиеш иде.

– Бу аларның җаваплылыгы. Һәркайсыбызның өендә хуҗасы бар. Ул гаиләдәгеләр, йорт өчен җаваплы бит. Рөстәм Миңнеханов республика өчен җаваплы булган кебек, башка җитәкчеләр дә үз карамагындагы кешеләр өчен җавап бирә. Җаваплылык хисе булырга тиеш, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Казан Кремле эшләми торган атна берәр нинди уңай үзгәрешләр алып килдеме дигән сорауга бәя бирүдән баш тартты.

– Кирәк идеме, юкмы дип, бәя бирмик. Бездәге чаралар кеше гомерен саклап калу өчен кабул ителде.  Ни өчен коллектив иммунитет түбән булуын да шәрехли алмыйм. Моның турында эпидемиологлар күп сөйли, мин белгеч түгел, – диде Лилия Галимова.

Брифингта Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән төбәк хакимияте турындагы законга республика җитәкчелегенең карашын ачыклап карарга тырыштылар. Лилия Галимова бу җәһәттән:

– Казан Кремле бу мәсьәләне башка шәрехләми. Бу хакта сорауны узган очрашуларда да бирделәр. Әйтелгән сүзләргә башка яңалык өсти алмыйм, – диде.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү