Коронавирустан дәвалау өчен картайган күзәнәкләрне юкка чыгаручы дарулар куллануны тәкъдим иткәннәр

Аларның тәэсире берничә генны активлаштырып җибәрүгә нигезләнгән.

Картайган күзәнәкләрне юкка чыгаручы препаратлар COVID-19 инфекциясеннән соң нерв системасындагы көйсезлекләрдән котылуга ярдәм итәргә мөмкин. Квинсленд университеты галимнәре шулай дип белдергән. Тикшеренү нәтиҗәләрендә билгеләп үтелгәнчә, коронавирус инфекциясен авыр кичерүчеләрнең молекулаларында картаю билгеләре барлыкка килә, дип яза “Газета.RU”.

Картаю вакытында күзәнәкләр эше бозыла. Әмма алар барыбер яши һәм организмда көйсезлекләр барлыкка китерә. Мондый күзәнәкләрне юкка чыгару һәм тукымаларны яңарту өчен сенолитиклар төркеме препаратларын кулланырга кирәк, ди галимнәр.

Белгечләр бу препаратларның тәэсирен яралгының төр күзәнәкләреннән үстерелгән баш мие органоидларында тикшереп караган. Күзәнәкләр 8 айдан соң картайгач, аларга сенолитиклар белән тәэсир иткәннәр. Нәтиҗәдә картаючы күзәнәкләр үлеп, ялкынсыну беткән, тукымалар яңарган. Препаратларның тәэсире берничә генны активлаштырып җибәрүгә нигезләнгән.


Фикер өстәү