Казанда Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале башланды

Казанда Федор Шаляпин исемендәге XLI Халыкара опера фестивале башланды. Ул 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальнең беренче чарасы – Джоаккино Россининың «Сивильский цирюльник» спектакленең премьерасы.

Аны Италия режиссеры Джузеппе Морасси сәхнәләштергән. Шунысы кызык: әлеге спектакльдә кайчандыр Федор Шаляпин үзе дә катнашкан була. Гомумән алганда, фестиваль кысасында ун спектакль һәм ике гала-концерт узачак. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә Россия опера сәнгатенең танылган артистлары белән беррәттән Италия, Белоруссия, Грузия һәм Азәрбайҗаннан килгән кунаклар да чыгыш ясаячак.

Быелгы фестиваль Федор Шаляпинның 150 еллыгына багышланган. Әлеге дата 13 февральдә билгеләп үтелә. Шул җәһәттән Россия Банкы өч мең данә тираж белән әлеге шәхеснең исеме сугылган ике сумлык көмеш тәңкәләр чыгара башлый.


Фикер өстәү