Казанда Федор Шаляпинга истәлек тактасы һәм бюст ачылачак

Казанда Федор Шаляпин исемендәге XLI Халыкара опера фестивале дәвам итә. Бүген Хөкүмәт йортында фестиваль һәм танылган опера җырчысының юбилей елы кысасында узачак чаралар турында сөйләделәр.

Быел Федор Шаляпинның тууына 150 ел тула. Әлеге дата 13 февральдә билгеләп үтелә.

Шаляпин исемендәге фестиваль исә 30 гыйнварда ук башланды. Ул 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Гомумән алганда, фестиваль кысасында ун спектакль һәм ике концерт узачак.

Башка чараларга килгәндә, февральдә Пушкин урамы, 10 адресы буенча урнашкан Федор Шаляпин туган йортта истәлек тактасы ачылачак. Бу хакта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Ә июньдә — рус теле көнендә Максим Горький бюсты янына (А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее каршындагы) Федор Шаляпинга бюст ачылачак. Юкка гына түгел: әлеге ике шәхеснең якын дуслар булганы билгеле.


Фикер өстәү