Помидор иркәләүне яратмый

Бакчачылар әкренләп эшкә тотына. Петуния ише вак орлыклы чәчәкләр, борыч чәчү мәшәкате белән йөри алар хәзер. Хәер, помидорны да мартта түгел, ә февральдә үк чәчеп куючылар күбәйде. Тизрәк чәчсәң, уңышын да иртәрәк җыеп алуга өметләнеп була. Ә өметләр аклансын өчен, томатны алданрак кына түгел, ә бөтен хасиятен китереп чәчәргә һәм үстерергә кирәк.  Һәвәскәр бакчачы Гөлфия  Нуриәхмәтовадан шул хакта белештек.

Гөлфия ханым әйтүенчә, мул уңыш сере иң элек орлыкны ни дәрәҗәдә сыйфатлы итеп чәчүгә әзерләүдән тора. Ничек итеп, дисезме?

Беренчедән, орлыкларны кар суын җылытып, шунда җебетергә кирәк. Юкса помидор орлыгы авыр тишелә.

Икенчедән, суыкта һәм җылы суда  чиратлаштырып тотып, чыныктырырга. Орлыкларны җылы кар суында бүлмә температурасында бер көн (12–18 сәгатьтән арттырырга ярамый, юкса зыян киләчәк) тоталар, аннан соң, кечкенә генә тукыма капчыкка салып, төнгә суыткычка (+3 градуска) куеп калдыралар. 5–7 көн дәвамында шулай кабатлап торалар Шушы вакыт эчендә орлыкларның юеш булып калуы шарт, ди бакчачы.

Шул рәвешле чыныктырганнан соң, орлыкларны дымлы җиңел туфраклы савытка 1–1,5 см тирәнлеккә чәчәргә мөмкин. Сай чәчкәндә, орлык тышчасы туфрак өстенә чыгып, үсентенең үсүен тоткарлый. Аннан соң,  парник эффекты булдыру өчен, савытның өстен пленка белән каплыйлар һәм җылы урынга куялар. Чәчү өчен үтә күренмәле пластик савытлар бик уңайлы. Савытларның өстен көн саен ачып, җилләтәләр. Орлыкларның тишелүе өчен иң әйбәт температура – 24–25 градус.

Тәүге шытымнар күренүгә, пленкасын алып, савытны яктырак урынга куялар. Шуннан соң инде, Гөлфия Нуриәхмәтова кистереп әйткәнчә, үсентеләрне иркәләүдән файда юк! Һава температурасының +19…+20 градус, төнлә исә 1–2 градуска түбәнрәк булуы әйбәт. 3–4 тәүлектән соң, шытымнар бераз ныгыгач, көндезге температураның +18…+19, төнлә +17…+18гә калуы яхшы. Берочтан бакчачы өйдә мондый шартларны тудыру серләрен дә аңлатты. Моның өчен көндез үсентеләрне кояшлы тәрәзә төбендә тотарга, ә төнгә, кухня идәненә куеп, форточканы ачып калдырырга мөмкин.

Ә инде чын ике яфрагы күренүгә, үсентеләрне күчереп утыртырга вакыт җиткәнен барыбыз да беләдер. Соңрак та мөмкин, ләкин үсентеләр кояш яктысы өчен ярыша-ярыша үсә башлаганчы кирәк. Савытка туфракны яртылаш кына тутырып (өстәп торырга кирәк булачак), үсентене тирәнгәрәк утырту хәерлерәк.

Гөлфия ханым помидор сортларына да тукталып үтте. Аның әйтүенчә, безнең якларда түбәндәге  сортлар әйбәт үсә һәм мул уңыш бирә.

Иртә өлгерешле сортлар: Снегирь, Афродита F1, Дон Жуан, Лабрадор, Золотой поток (сары).

Теплица өчен: Диджей F1, Минусинский крупный, Толстой F1, Загадка, Розовый мед.

Ачык грунт өчен: Монгольский карлик, Казанова, Перцевидный крепыш, Демидов, Каменный цветок F1, Беталюкс.

Бакчачы Нурия Мисалимова:

– Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, аңа кадәр һәм шуннан соң да фатирыбыз «бакча»сында үсеп утыручы Черри помидорыннан өзелгәнебез юк. Помидор үсентесен елына ике тапкыр: башта бакча помидорлары беткәнче – сентябрь айларында, аннан февраль башларында утыртам. Тиз өлгерешле, тәбәнәк сортларын сайлап алам. Пластик савытка туфрак тутырып, орлыклар төртәм дә, су сибеп, капкач яки пленка белән каплап куям. Ике зур яфрагы күренгәч, үсентеләрне күчереп утыртам. Бераз үскәч, үсентенең очын чеметеп кенә өзеп алам. Аена бер тапкыр комплекслы ашлама кертәм. Көньяк яки көнбатышка карап торган тәрәзә төпләрендә үстерәм. Өй шартларында помидор үстерүнең моннан да уңайлы ысулы юктыр, дип уйлыйм.

Валентина Семенова


Фикер өстәү