Татарстан Афродиталары: «Мисс Татарстан» бәйгесеннән соң уйланулар

Матурлык ни белән үлчәнә? Толымнар калынлыгы, бот озынлыгы, бил нечкәлеге, акыл дәрәҗәсе беләнме? Бу сорауга җавапны «Мисс Татарстан» бәйгесе катнашаучылары яхшы беләдер, мөгаен. Санап киткән сыйфатларга ия инде алар. Ия булмасалар, сәхнәгә чыкмаслар, тамашачы хозурына тәкъдим ителмәсләр дә иде.

Кешелекнең иң матур өлеше саналган затларны чибәрлек һәм буй-сын, тыйнаклык һәм зирәклектә сынаулар даими булып тора. Бөртектән кибәкне аеру, хатын-кызлар гүзәллеген бер калыпка салу, сокландыру – бәйгеләрнең максаты бу гына түгел дип ышанасы килә инде анысы. «Мисс Татарстан» дигәне нинди максатларга хезмәт итә икән соң? Туйлар узгач, тик кызларның башына тагылган таҗлары тузганчы, оештыручылар шул хакта бәян итте.

«Мисс Татарстан» президенты Изольда Сахарова чараны ярыш дип түгел, бәйрәм дип атарга куша әнә. Бәйрәмнең дә тамашачы өчен күзне иркәли, катнашучылар өчен үзеңне иң яхшысы итеп тою мөмкинлеге бирә торганы!

– Конкурсны чирек гасыр үткәреп киләбез. Быел аннан чын-чынлап бәйрәм ясарга теләдек. Шуңа күрә башка шәһәрләрдән дә гүзәл кызларны кунакка чакырдык, – диде Изольда Сахарова.

Шулай итеп, 30 чибәркәй урынына 50 кыз катнашкан булып чыга матурлык бәйрәмендә. Аңлашылганча, 20се – илнең башка төбәкләреннән килүчеләр. Әмма «Татарстан» сүзе кергән титулны башка шәһәр гүзәленә бирү мантыйк ягыннан дөрес булмас иде бит инде. Бездә матур кызлар беткәнме, дип тә уйлап куярга мөмкин ич кайберәүләр. Ә без кунакларны да күчтәнәчсез җибәрә торган халык түгел. Кунак катнашучыларга «Miss Beauty Fest» дигән номинация булдырганнар иде.

Юбилей булгач, зурдан кубасылары аңлашыла. Изольда Сахарова да яшерми: барысын да исеме җисеменә туры килерлек итеп оештырганнар.

– Киемнәребез дә затлы, бүләкләребез дә саллы. Быел җиңүче кызларыбызның өчесе дә 1әр миллион сум күләмдә акчалата приз алды. Финалда аларга бүтән бүләкләр дә күп булды. Аның кадәр күп бүләкләр бирә торган җирне табарга кирәк әле, – диде ул.

Матурлык конкурсы булгач, иң элек тышкы гүзәллекне күрсәтергә кирәк икәнен инкарь итеп булмый инде. «Татарстан интеллекты» дигән бәйге түгел ләбаса. Матурлыкны күлмәк белән дә, пальто белән дә, купальниктан да күрсәтү мөмкин. Финалга чыккан кызлар шулай киенгән дә. Бәйге дизайнеры Екатерина Тонюшкина әйтүенчә, кызлар кигән киемнәр мәгънәгә ия булган, һәр чыгыш өчен аерым кием-салым әзерләнгән. Мәгънә дигәнен тамашачы күреп өлгергәндер дип ышаныйк. Кызлар матурлыгы фикерләрне чуалтырга бик мөмкин югыйсә.

Табигать күренешләрен дә киемгә күчерергә теләгәннәрен әйтте оештыручылар. Һәр киемгә 16 метр тукыма киткән, ди. Купальникларындагы күкрәк өлешләренә исә алтын-көмешләр дә йөгертелгән ди әле. Кызлар үзләрен әкиятләрдәге су кызы итеп хис итсен өчендер монысы. Матурлык, нәфислек дигәндә бу юлы агрессив кызыл төстән качканнар. Чарада алсу, ал, җылы төсләр генә хакимлек итте.

Әмма Изольда ханым кием-салымга киткән акчаны санамаска кушты, бәясен дә әйтмәде.

– Сезгә белгертү яклы түгел мин. «Бу бәйгедә бу модель 300 мең сум тора икән, монысында болай икән», – дию була аннары. Бу дөрес түгел. Алай бәяләргә кирәкми, – дип кенә кырт кисте ул. Каләм әһелләренең конкурсның матди ягына аеруча игътибарлы булуларына да шелтә белдерде. «Без – фәлсәфә, ә сез – акча турында», – дигән булды.

Аның әйтүенчә, бәйгедә матди кыйммәтләр түгел, дистә еллардан соң да мәгънәгә ия булырлык рухи, мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә. Шулай буласына ышаныйк та аның әйткәннәрен вакыт хөкеменә калдырыйк соң.

Төп титулга исә Казан кызы Рамина Пронина лаек дип табылды. Чибәркәйгә әле – 20 генә яшь. Хәзер ул «Мисс Россия» бәйгесенә әзерләнә. Андагы халыкны ничек гаҗәпләндерергә җыенуларын сер итеп калдырды кыз. Татарстан исеменә тап төшермәсләр анысы.

– Безнең кызлар сөйкемле йөз, озын аяклар белән генә истә кала торган шәхесләр түгел. Алар эчке дөньяларының бай булуы белән аерылып тора. Физик таләпләр, әйе, мөһим. Тик алар гына җитми, – диде Изольда Сахарова да.

Ярар, без эчке дөньяларының ни дәрәҗәдә тирән булуын күрә алмадык инде. Тамашачы күргәндер. Шикләнергә хакыбыз юк: жюри да Татарстанның төп гүзәлен белеп сайлагандыр. Бу кыз бит башкалар өчен дә эталон һәм үрнәк санала хәзер.

Фикер

Бу җәһәттән егетләрдән: «Матурлык конкурслары кирәкме? Чын матурлык нәрсә ул?» – дип сораштык.

Нияз РАХМАН, алып баручы:

– Андый конкурслар булырга тиеш. Тик менә җиңүчеләр генә гадел булсын инде. Күп очракта акча хәл итә бит. Моннан тыш анда катнашкан кызлар соңыннан «товар»га әйләнеп, начар юлга кереп китмәсеннәр иде. Матурлык янында – акча, ә акча күп булган урында бозыклык була. Бөтен кеше үзенчә матурдыр инде ул. Ә бүген хатын-кызлар үзләренә игътибарны социаль челтәрләрдә «лайк» белән җыя. Шәрә арт сан, зур күкрәкләр, кабартылган иреннәр заманасы. Күпләр, шуңа кызыгып, башларын югалта. Ә хатын- кызның матурлыгы тышкы якта гына түгел. Аның гүзәллеген әни булуы, гаиләнең учагын саклаучы, тормышта катнатландырып торучы кеше булуында да күрә белергә кирәктер.

Искәндәр НУРМИЕВ, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе медицина хезмәткәре:

– Чибәрлек бәйгеләренә мөнәсәбәтем уңай. Һәр тармакта иң шәпләрен сайлау булырга тиеш. Шул ук медицина тармагында да «Ак чәчәкләр» дигәне бар бит. Матурлык минем өчен беренче урында тора. Әйтәләр инде, имеш, тышкы кыяфәт, чибәрлек роль уйнамый, дип. Кеше матур булмаса, ул сине кызыксындыра да алмый. Чын матурлыкны берничек тә, берни белән дә яшереп булмый. Ул яңгырлы көндәге кояш нуры кебек – бар җирдән балкып тора.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү