Теплица буш тормасын: хәзер иртә өлгерешле яшел тәмләткечләр утыртсагыз, май бәйрәмнәрендә уңыш җыярсыз

 Теплицага помидор, кыяр, борыч, баклажан ише төп «хуҗа»лар кереп утырганчы, анда нәрсәләр чәчәргә һәм ничек итеп тиз генә мул уңыш җыеп алырга була? «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы әйдәп баручы агрономы Гөлия Газизова безгә шул хакта сөйләде.

– Чыннан да, теплицаны нигә әле буш тотарга? Иртә өлгерешле яшел тәмләткечләр утыртсак, Май бәйрәмнәренә тәүге уңышны да җыеп алырга мөмкин ләбаса! Ә нәрсә утыртырга?  Әлбәттә, редис, шулай ук салат, руккола, шпинат, укроп ише яшел тәмләткечләрне. Алар, кыска гына вакыт эчендә өлгереп, безне витаминнар белән сөендерәчәк. Төннәрен һава температурасы –2 градустан түбән төшми башласа, теплицада туфрак эресә, һич  шикләнмичә, чәчүгә керешергә кирәк.

Редисның Тепличный, Заря, Жара, Сакса, Ранний Красный дигән тиз өлгерешле сортлары әйбәт. Иртә язда ул ук җибәрми, чәчәкләнми, борчалары да булмый.

Шпинат чәчәргә онытмагыз. Температура –3 градуска төшкән очракта да эһ тә итми үсеп утырачак. Янәшәсенә петрушка, кинза, укроп, кузгалак, рәйхан чәчәргә мөмкин.

Салат һәм руккола да бик яхшы һәм тиз үсәчәк. Болары – аеруча тәмле һәм хуш исле үсемлекләр. Помидор яки борыч күчереп утыртканчы, алар инде шәп кенә уңыш биреп куячак.

Ничек чәчәргә?

Чәчәргә берәр атна чамасы кала, түтәлне үтә күренмәле пленка белән каплап куярга кирәк. Пленка астында җир җылынып, пары туфракны дымландырып торсын.

Башта редис һәм укроп орлыкларын, юеш чүпрәккә салып, бер-ике көн бүрттерергә мөмкин.  Орлыкларны туфракка чәчеп, өстен туфрак белән каплап куябыз. Укропны теплица кырыйларына чәчү бигрәк тә уңайлы булачак. Кыяр-помидорлар утырткач та, бернигә комачауламый, әйбәт кенә үсеп утырачак.

Шпинат белән салатны өйдә тишелдерү җайлырак. Теплицага күчереп утырткач, шундук тернәкләнеп китәчәк һәм бик яхшы уңыш бирәчәк.

Ә инде теплицаның туфрагын яңартып, файдалы матдәләр белән тукландырып җибәрергә уйласагыз, яшел тәмләткечләр урынына сидерат чәчә аласыз. Моның өчен гәрчич  әйбәт. Орлыкларын туфрак өстенә чәчеп, тырма белән күмеп куясың.

Валентина Семенова


Фикер өстәү