Ак белән караны бутамаска! Быел мәктәпләрдә унбишенче мәртәбә парламент дәресләре узачак

Чипсы ашап үскән буында Ватан кайгысы бармы? Быел мәктәпләрдә унбишенче мәртәбә парламент дәресләре узачак. «Без – Россия гражданнары» дип аталган дәресләрдә ватанпәрвәрлек темасының урыны түрдән булачак. Тиздән мәктәпләрдә яңа тарих дәресләре дә дөнья күрәчәк. Хокукын белгән замана баласы бурычларын да беләме?

Быел парламент дәресләре Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана. Татарстан Дәүләт Советында район һәм шәһәр мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, тарих, җәмгыять белеме, хокук укытучылары белән очрашуда парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әлеге дәресләрне уздыру, яшь буында әхлак, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү турында да сөйләште. Дәресләр 1 февральдән башлана.

– 14 ел эчендә уздырылган парламент дәресләрендә үсеп килүче буында республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә кызыксынуын сизелерлек рәвештә арттыра алдык. Әлеге дәресләрнең укучыларга кызыклы булуына үзем дә мәктәпләргә барган саен инанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта балаларда һәм яшьләрдә гражданлык-патриотик хис тәрбияләү мәсьәләләренең беренче урынга чыгуын әйтте. Аның фикеренчә, шәхеснең рухи нигезен торгызуда, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә гаилә төп рольне уйный. Шулай ук безнең балалар рухи яктан нык булсын өчен, мәктәп һәм укытучылар да бу зур эшнең башында торырга тиеш.

– Гаиләнең әһәмиятен күтәрергә кирәк. Аннан туган илгә, анда яшәүче халыкларга мәхәббәтне мәктәп, техникум, институтта ныгытырга! Яшьләрне Бөек Ватаны сугышы, Хезмәт геройлары үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, – диде парламент башлыгы.

Чыгышын тәмамлап, республика укытучыларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдереп: «Чынлыкта сездәге власть Премьер-министрда да юк. Сез үсеп килүче яшь буынның акылын формалаштырасыз. Киләчәк буынның акылы – сезнең кулда. Республикабыз һәм илебезнең, бөтен күпмилләтле халыкның киләчәге сезнең кулда», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова белдергәнчә, патриотизм һәм традицион кыйммәтләрне саклау темасы бүген аеруча актуаль. Аның әйтүенчә, бүген интернет киңлекләрендә ялган мәгълүмат ташкыны агылганда, яшьләрне акны карадан аерырга өйрәтүгә карата ихтыяҗ зур.

Ул Россиянең мәгърифәт министры Сергей Кравцов сүзләрен китереп, бүген Россия мәктәпләренең үз мәгълүмат «фронт»ы җәелүен әйтте. «Педагогларга ялган һәм коткыларны фаш итәргә, безнең илгә һәм балаларыбызга карата агрессия белән көрәшергә, аларны ялганнан сакларга туры килә, – диде Римма Ратникова.

Мәктәпләрдә әлеге дәресләргә ничек әзерләнәләр? Балалар хокукларын гына түгел, бурычларны да беләләрме?

Әлмәттә әле узган көздә генә ачылган «Адымнар» мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Гатауллина да яңа мәктәптә беренче парламент дәресен бирәчәк. Ул шул ук вакытта Сөләй авыл мәктәбенә дә барып укыта икән.

– Без XXI гасырда яшибез. Балалар исә программа буенча XX–XXI гасырны нибары 10 нчы сыйныфларда гына өйрәнә. Кечкенә сыйныфларда Бөек Ватан сугышы, милләтләр арасында мөнәсәбәтләр турында өстәмә дәресләр кирәк. Шуңа күрә парламент дәресләренең файдасы зур, – ди Гөлнара Гатауллина. – Әгәр укытучы дәресне кызыклы итеп, аны бүгенгә бәйләп оештыра икән, әлбәттә, балаларга кызык. Хәзер квест уеннары да бар. Балалар бик яхшы, алар беркатлы, укытучының авызына гына карап тора. Укытучының роле бик зур дияр идем мин. Берара, укытучы кырыйда дирижер гына булырга тиеш, дигән сүзне еш кабатладылар. Миңа калса, бу фикер дөрес түгел.

Укытучы бүгенге балаларның, минем хакым бар, дип сөйләшергә яратуын да әйтте. «Безнең бурыч – хокукларны гына түгел, бурычларны да аңлату», – диде ул.

Мөслим районының мәгариф бүлеге башлыгы Лилия Хәбибуллинаның да фикерләрен сораштык.

– Бездә әлеге дәресләр бәхәс форматында да, депутатлар белән дә үтә. Ул сыйныф җитәкчесенең идеяләреннән дә тора. Балаларга әлеге сәгатьләр бик кызык. Бүген вазгыятьне исәпкә алып, ватанпәрвәрлеккә күбрәк басым ясарга тырышабыз, –диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин югары сыйныфлар өчен хәрби операцияне үз эченә алган яңа тарих дәреслекләре  әзерләнүен әйтте. Ул бөтен ил укучылары өчен дә бердәм булачак. Россиянең мәгърифәт министры Сергей Кравцов әйтүенчә, әлеге дәреслекләр 1 мартка дөнья күрәчәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү