«Илне яратыгыз дип кенә мәхәббәт тумаячак»: патриотны ничек үстерергә?

Замана балалары, кока-кола эчмичә, «Макдоналдс» ризыклары ашамыйча, «ТикТок» карамыйча, айфонсыз ничек яшәрмен, дип борчыла башлады. Шул ук вакытта «туган ил», «авыл», «әти-әни кадере» төшенчәләре икенче урынга калып бара кебек. Күбрәк үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга өйрәнгән яшьләргә яңа тормышка ияләшү авыр булмасмы? Аларда ватанпәрвәрлек хисен ничек тәрбияләргә?

Мохит үзгәртә

Балтач районының Әфганчы ветераннар советы җитәкчесе, Әфган, Чечня сугышларында катнашкан Дилүс Гатиатуллин – балаларга, ә балалар аңа аптырый. Ул музейда дәресләр бирә, үсмерләрне йөзәргә өйрәтә. Бассейнга телефон тотып килгән балалар: «Абый, әллә сездә «ТикТок» юкмы?» – дип гаҗәпләнәләр икән. Тренер абыйларына, ул үскәндә, мондый нәрсәләр булмаганны аңлатырга туры килә.

– Яшьләрнең дөньяга карашлары да, таләпләре дә икенче. Без – коммунистлар идеологиясе белән тәрбияләнгән буын. Ә замана баласы көнбагыш чиртергә ияләнмәгән, аларга чипсы кирәк. Чипсы түгел, бәрәңге ашагыз, аннан да тәмлерәк әйбер юк, дим. Яшьләргә яңа шартларга ияләшү бик авыр булачак, дип уйлыйм. Аларның кулында туганнан бирле телефон бит. Ярый әле аны бассейнга тотып кермисез, дип шаяртам, – ди Дилүс әфәнде.

Мәктәпләрдә укучыларны хәрби әзерлеккә өйрәтү туктатылгач, күңелендәге хыялын тормышка ашырган – музей оештырган ул. «Бөек Ватан сугышы тарихын укучылар бик начар белә. Әлеге сугышны белмәүчеләргә Әфганстан турында сөйләү тагын да авыр. Батырлык үрнәкләре турында сөйләп, илгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Укытучылар да музейга күбрәк фотога төшү, мәктәптә хисап тоту өчен килә. Игътибар белән тыңлаган балалар бар, тик күзләрендә очкын уйнап торганнары аз. Граната, мылтык, фляганы тотып карыйлар. Укуны өзмәс өчен, музейга баруны соңгы сәгатькә куялар. Шуңа күрә укучылар арып килә, тыңларга теләкләре бик калмый. Патриотик рух юк, мәктәпләрдә яхшы итеп аңлатсалар, булыр иде ул. Балалар каһарманнарны белергә тиеш», – ди Дилүс Гатиатуллин.

Татарстанның халык укытучысы, Биектау районындагы Дөбьяз мәктәбенең тормыш иминлеген нигезләре укытучысы Радик Җиһаншин, балаларда ватанпәрвәрлек хисе юк, дигән фикер белән килешми.

– Төрле кешедә төрлечә ул. Укучыларның яртысыннан артыгы – яхшы гына патриотлар. Ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү мәктәптән генә түгел, гаиләдән, әти-

әниләрдән, мохиттән дә тора. Яшьләр начар дип сүгәләр, әйбәт алар. Шундый шартларда үскәнгә алар гаепле түгел бит. Шуңа яраклашырга туры килә. Тирәлек үзгәреп тора, элек башка иде, хәзер икенче төрле. Балаларга юнәлеш бирергә кирәк. Сүлпән генә карасаң, патриот тәрбияләп булмый, әлбәттә. Армиягә бару-бармау мәсьәләсендә күбрәк әти-әниләр тәэсир итә. Кечкенәдән үк, хәрби хезмәткә бармыйсың, дип тәрбиялиләр. Шулай итеп, курку хисе туа. Белмәгән әйбер куркыта бит ул. Без укучыларны Танк училищесына алып барабыз. Анда баргач, бөтенләй башкача фикер йөртә башлыйлар. Хәрби частьларга алып барырга, ярышларны күрсәтергә кирәк, – ди Радик әфәнде.

Туган илне ничек яратырга?

Яшь буында патриотлык хисе тәрбияләү турында «Юнармия» хәрәкәте башлыгы Александр Бородин белән дә сөйләштек.

– Туган илне яратырга кирәк. Ә ничек? Моның өчен тарихны, әби-бабайларның үткәнен, Бөек Ватан сугышының этапларын, геройларны белергә кирәк. Шуңа нигезләнеп, малайларда ватанпәрвәрлек хисе уяна. Бездә «Юнармия» хәрәкәте үз эченә 33 мең кешене ала. 1194 отряд, 1194 мәктәп шушы мәсьәләләр буенча шөгыльләнә. Мәгариф министрлыгы белән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Солдатка хат» дигән акцияләр үткәрәбез. Донецк, Луганскидан килгән балалар белән аралашабыз. Мәктәпне тәмамлаганда патриот булып, алар үз Ватанын яратачак, – ди Александр Бородин.

Казанда яшәүче отставкадагы полковник, 94 яшьлек Александр Шахназаров ватанпәрвәрлек хисен бары үрнәк күрсәтеп кенә тәрбияләп була дип саный.

–Без узган гасырның 30 нчы елларында тәрбияләндек. Ул елларда кызыклы әйберләр шактый булды. Стахановчыларга, бозваткычларга шаккатып карый идек. Мәктәп, техникум да патриотлык хисен ныгытуга үз өлешен кертте. Аннан сугыш башланды, хәрби дәресләр бирделәр. 33 ел хәрби булдым, – ди сугыш ветераны. – Мин атна саен 4–5 газета белән танышып барсам да, хәзерге мәктәп, вуз системасыннан ерак. Элек Суворов училищесына очрашуларга еш бара идем. Әлбәттә, уку йортларыннан да күп нәрсә тора. Волонтерлар килеп, хәлемне белешә. Сөйләгәнемне тыңлап, төрле сораулар бирәләр. Бу да – ватанпәрвәрлек! Ничек кенә әле!

«Ватанымны бернигә дә алыштырмыйм»

Көн саен тарих турында, без бөек, дип сөйләп торудан файда юк. Үз туган җиреңдә яхшы шартлар тудырырга кирәк, шул очракта һәркем үзен бәхетле хис итәчәк. Әгәр кеше хәерчелектә, җимереклектә яшәсә, бу җир никадәр матур, яхшы дисәң дә, туган илгә карата мәхәббәт уянмаячак, аның өчен көрәшү теләге тумаячак. Казандагы Советлар

Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәп-интернат директоры Рәис Юнысов шулай ди.

– Илне яратыгыз дип кенә мәхәббәт тумаячак. Үз җырларыбызны, тарихыбызны күпме генә яратсак та, матди хәлебез бар нәрсәнең нигезе булып тора. Әгәр мәхәббәт уянып та, игътибар җитмәсә, ул юкка чыгачак. Патриотлык хисе белән дә шулай. Үз өемне, җиремне, андагы кешеләрне яратучылар авыр чакта соңгы икмәген башкалар белән бүлешәчәк, – ди Рәис Юнысов. – Бу яхшы, ә бу начар, дип кенә сөйләү нәтиҗә бирми. Дөресен сөйләргә һәм вакыйгага үз мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк. Без көн саен дәресләрдән соң «үз-үзеңне әзерләү» сәгатьләре уздырабыз. Көн кадагында булган җитди темаларны алып, белгечләрне чакырып сөйләшәбез. Яшьләрне телефонда утыра, гамьсез дип сүгәргә кирәкми. Кечкенә чакта безне дә әбиләр, телевизор төбеннән китмисез, дип ачулана иде. Беребез дә начар булып үсмәдек.

Рәис Юнысов әйтүенчә, чит илдәге шартларга кызыгу, читтән күзаллау – бер, ә андагы вазгыятьне күрү – икенче нәрсә. Читтә безгә бар да ал да гөл кебек тоела. «Хәрби хезмәттә булган дусларым төрле илләрдә яши. Шуларның берсе ел саен Россиягә кунакка кайта. Беренче булып, нишли дип уйлыйсыз? Мәскәүгә кайтып, яшәү урыны буенча беркетелгән сырхауханәгә барып, сәламәтлеген тикшертә, тешләрен куйдырта. Ел буена җитәрлек дару сатып ала. Бездә арзан, анда исә хәтта табибка эләгү дә бик кыйммәт. Акчаң, эшең булса гына яшәү рәхәт. Башка илдә, башка шартларда яши алмыйм. Кая гына барсам да, тизрәк өйгә кайтасы килә. Тормыштан канәгать. Менә дигән гаиләм бар, балалар уку йортларында түләүсез укый. Медицина алга киткән. Шулай булгач, шушы уңайлыклар өчен ник көрәшмәскә?» – ди Рәис әфәнде.

Кибеттә кишер үсми

Буа Татар дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев: «Балаларны тәрбияләргә кирәкми, алар – замана баласы», – ди. Аның әйтүенчә, 40 яшькә кадәрге буын чупа-чупс, кока-колалы тормышта үсте. Читтән кергән әйберләргә таянып, без ярым буынны югалттык.

– Россия турында шундый әйтем бар. Утыз ел эчендә илдә теләсә нәрсә булырга мөмкин, тик 300 ел эчендә берни үзгәрми. Тарих кабатланып тора. Без Бөек Ватан сугышына эләкмәдек. Фронттан кайтучыларны тыңлап үстек. Ачлыкны үз башыннан кичергән әби-бабайлар сөйләгәннәрдән ипи кадерен белергә өйрәндек. Яшьләр эшкә яраксызга әйләнеп бара. «Пятерочка», «Магнит»та кишер дә, суган, бәрәңге дә үсми. Алар барысы да – китерелгән ризыклар. Адәм баласы эшләп ашарга тиеш. Битараф тормыштан айнытып җибәрү өчен шундый вазгыять кирәк, – ди Раил Садриев. – Ковид

ул мунча алды бүлмәсе иде. Хәзер мунчасына кереп барабыз, тик әле парландыргычына кермәгән. Ул – алда әле. Без көтә торган әйбер – депрессия. 40 яшьлек буын белән бәйләнгән ул. Алар башкача яши белми, чөнки барлыкта үскән. Тик кеше бер вакыт юклыкны да күрергә тиеш. Шуны күрә башладык, бу – чыныгу өчен сабакларның берсе. Хәзер кеше, авылларга кайтып, күбрәк үзенекен ашый башлаячак. Чупа-чупс суырып үскән малайлар, тормышка яраклаша алмыйча, депрессиягә күчеп, бу дөньядан китеп барачак. Алар кулыннан бер эш тә килми. Вазгыять ул – бүген көннең парадигмасы. Бөтен нәрсә – шушы факторлардан торган «уен кыры», яшәү рәвеше. Бу – көтелгән әйбер, шулай булырга тиеш. Әгәр киләчәктә болай барса, кешелек дөньясы юкка чыгачак.

Соңгы вакытта Украинада барган махсус хәрби операциядә батырлык күрсәткәндә һәлак булган якташларыбызны җирләделәр. Алар – Ватан хакына дип гомерләрен кызганмаган яшь егетләр, ирләр. Бик авыр хәл, аналарның, хатыннарының, туганнарының бәгырьләре телгәләнә. Бу фаҗигаләрне авыр кичердек, берәү дә битараф калмады. Кызганыч, илебез үзенең газиз улларын югалтты. Яшьләр интернет геройларын түгел, үз каһарманнарыбызны белсен, аларның батырлыкларын онытмасын иде.

Вәгыйз Санатуллин, Лениногорск районы мәгариф идарәсе башлыгы:

– Советлар Союзы таркалгач, күп нәрсә акчага кайтып калды. Кемнең яхшы айфоны бар, кемнең әти-әнисе яхшы эштә эшли, шуңа игътибар итәләр. Дәреслек аша балалар батырлыкны бары мәгълүмат итеп кенә кабул итә. Авырлыкны күрмәгән, нәрсә икәнен белмиләр. Безне әбиләр тәрбияләсә, яшьләрне интернет өйрәтә. Шуңа күрә фикерләүне без түгел, интернет формалаштырды. Бөтен бала да андый дип әйтәсе килми. Чикләүләр файдага булачак. Кола эчмичә, бургерлар ашамыйча да яшәп була. Коладан башка яшәдек, үз лимонадыбызны эчтек. Безнең илдә бөтен нәрсә дә бар, шуны кулланырга кирәк. Аларны эшләмәскә өйрәтәбез. Мәктәптә кизү торту өчен әти-әнидән күпме кәгазь җыярга кирәк. Мәктәп бакчасында да, бәрәңгедә дә эшләдек, беребезгә дә зыян килмәде. Яшьләрнең кумирлары – ярты башы кызыл, яртысы акка буялган, колагына алка таккан «тиктокер»лар. Алар – миллионер, бәрәңге казымыйлар. Кумирлар башка булырга тиеш. Әйдә, хезмәт ияләрен күрсәтик! Традицияләргә дә игътибар итми башладык. Мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирү эше бара, әмма без арттарак калабыз, башка юлларын эзләргә кирәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү