Томау төшсә, горчица булыша

 

Томау төшкәне сизелә башлау белән тиз арада аякларны җылыту ягын карарга кирәк. Йокларга ятар алдыннан аякларны башта горчица кушылган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коеп, яхшылап сөртергә һәм оекбаш киеп юрган ябынып ятарга кирәк. Өйдә торганда йон оекбаш эченә горчица порошогы сибеп киеп йөрсәң дә томау тиз үтәчәк. Ромашка төнәтмәсе яки ак чыршы мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да файдалы.


Фикер өстәү