Үсентеләр ромашка төнәтмәсе ярата

Үсентеләрнең сабаклары төбеннән каралмыйча, яфраклары саргаймыйча үссен өчен нәрсә эшләргә? Аларга нәрсә сибәргә?

 

Галия Сибаева. Балык Бистәсе

 

Укучыбыз соравына агроном Вячеслав Романов җавап бирде:

– Үсентеләр тәрәзә төпләрендә матур гына «шаулап» үссен өчен  аларны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Юкса аларны да төрле авырулар сагалап кына тора.  Дөрес, үсентеләргә сибү өчен төрле химик препаратлар кибетләрдә тулып ята хәзер. Әмма химия урынына томат-борычларга сихәт-дәва бирә торган, шул ук вакытта сәламәтлеккә зыян салмый торган үсемлек төнәтмәләре, әйтик, ромашка төнәтмәсен генә дә кулланырга мөмкин.

Үсентеләр еш кына күз алдында чирләшкәгә әйләнә. Сәбәбе – орлыкларны салкын туфракка чәчү яки артык күп су сибү аркасында гөмбәчек авырулары барлыкка килү. Гөмбәчекләр үсенте сабагына һәм тамырларына зыян сала: сабагының аскы өлеше каралып, йомшарып китә. Бу «караяк авыруы» дип атала. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен үсемлекләргә тишелеп чыгуга ук ромашка төнәтмәсе бөркү әйбәт. Шулай ук алар начар үскәндә  дә әлеге төнәтмәне сибү файдага булачак.

Ничек ясарга?

Үсентеләрне дәвалау үзенчәлегенә ия булган төнәтмә ясауның бернинди дә кыенлыгы юк. Моның өчен кипкән ромашка чәчәкләре булса, шул җитә. Җәен җыеп киптермәгән булсагыз, аптекадан сатып алырга мөмкин.  Эмальле кәстрүлгә ярты стакан чәчәк салып, шуңа 2 стакан кайнап торган су коясыз. Өстен калынрак тукыма белән каплап, 30 минут төнәтәсез. Яшькелтем-саргылт төстәге сыекчаны сөзеп, үсентеләргә шуны бөркисез.

Чәй пакетлары кебек фильтр-пакетларга тутырылган  ромашкаларны файдалану бигрәк тә уңайлы. 1 литр суга 10 шундый пакетны салып, ике сәгать тоткач, төнәтмә әзер була.

Сүз уңаеннан, ромашка төнәтмәсен, туфракка утыртыр алдыннан, орлыкларны бүрттерү өчен дә кулланырга мөмкин.  Моның өчен аларны марляга яки юка тукымага төреп, төнәтмәгә салып торырга кирәк.

Туфракка күчереп утыртканчы, атнага бер тапкыр ромашкалы «чәй» белән «сыйлаганда»,  үсентеләр авыруларга бирешми һәм бик матур үсәчәкләр.

Сүз уңаеннан: күпьеллык ромашканы («ромашка аптечная» дип атала) бакчада да үстерергә мөмкин. Ул җәйгә керер алдыннан чәчәк атып, җәй буе чәчәктә утыра.  Ромашканы кәбестә янына утырту бик әйбәт. Үсемлек бакчага файдалы бөҗәкләрне җәлеп итә.

 


Фикер өстәү