Риман Гыйлемханов: Оныгым соңгы вакытларда әнисенә: «В Россию хочу!» – дип әйткәли башлаган

Оныгым Кәрим әнисе белән, дөнья күрергә дигәндәй, Гарәп Әмирлекләренә – Дубайга киткән иде. Бик сагынабыз үзен. «Баламның баласы балдан татлы» дигән гыйбарә телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килсә дә, сагынып карамаган кеше аның асыл мәгънәсенә төшенеп җитә алмаячак.

Ярый инде, без – өлкән кешеләр. Ә менә җиде яшьлек оныгыбыз ни өчен безнең илне сагына икән. Ул бит әле «туган җир», «ватан», «туган нигез» дигән төшенчәләрне бөтенләй аңламый. Әмма соңгы вакытларда әнисенә: «В Россию хочу!» – дип әйткәли башлаган. Юкса киткәннәренә әле ай да юк. «В Россию» дип кенә калмый, «Казанга, Дубравная урамына» дип тә өсти икән. Дубравная, ягъни «Имәнлек» без яшәгән урам инде.

Бер-ике мәртәбә дәү әнисе белән видеоэлемтә аша сөйләшеп тә алганнар. Сабыем: «Дәү әти һаман шаяртамы?» – дип тә сораша икән. Әле: «Суыткыч өстендәге тузанны сөртәсезме? Минем зоопарк ни хәлдә?» – дип тә сорый икән. Пластилиннан төрле җәнлекләр әвәләп, зоопарк ясаган иде ул. Сагыну хисләрен сабый күңеле белән әнә шул, бер караганда, вак-төяк сораулар аша сиздерә Кәрим.

Дубай – ял итү өчен җәннәт кебек. Анда кояшлы, җылы, оныгым көн саен су коена. Рәхәтләнеп тик кенә ятасы иде дә бит, әмма сабый күңеле тынычлык тапмый, үзенчә бәргәләнә. Туган җир, туган нигезне сагыну, күрәсең, һәр тереклек иясенә геннар аша киләдер. Җылы якка киткән кошларны гына кара син! Кайсының чит җирләрдә төпләнеп калганы бар? Без әле «матур булса да торган җир, сагындыра туган ил» дип тә җырлыйбыз. Әлбәттә инде, күчмә кошлар бу җырны белми, әмма адашмыйча нәкъ менә туган җирләренә, хәтта үз күлләренә, үз бакчаларына, үз ояларына кайталар. Һәр авылның үз сыерчыгы, үз сандугачы, үз тургае бар. Туган авылым Субаш-Атыга да чит кошлар кайтмыйдыр дип уйлыйм, барысы да бездән киткәннәр.

Әтием Солтан һәр язны бакчага чыгып: “Әнә, безнең сыерчыклар кайткан” – дип әйтә торган иде. Бала чагымда мин аның “безнең сыерчыклар” дип әйтүенә игътибар итмәдем. Әллә кайларга киткән кошлар ничек итеп нәкъ менә Субаш-Атыга, безнең лапас түбәсенә, өй кыегына беркетелгән ояларына кайта алсын ди!

Инде соңрак, мәктәпкә укый башлагач, укытучы апабыз кошларның үз-үзен тотышлары турында гаҗәп кызык нәрсәләр сөйләп, безне шаккатырды. Кайталар икән шул канатлы дусларыбыз туган җирләренә. Алай гына да түгел, Субаш-Аты сыерчыгы,

мәсәлән, Наласага, йә Утар-Атыга түгел, ә безгә, үсә төшкәч үзем ясаган ояларга кайта икән.

Озакламый кошлар кебек әйләнеп оныгым Кәрим дә кайтыр. Күптән түгел тавышын яздырып тагын бер хәбәр җибәрде. Дөньяларның бик үк тыныч булмавын каян белгәндер җиде яшьлек сабый. «Украина Россиягә һөҗүм итмәдеме?» – дип язган. Аңа ничек җавап бирергә дә аптырадым. «Монда бар да тыныч, улым. Дәү әниең көн дә чаңгыда шуа, мин эшкә йөрим», – дип язган булдым инде. Ә ул тагын хәбәр җибәрде. «Чаңгы шуарга кар бармы әле, фотога төшереп җибәрегез!» – дигән. Аның бар хәбәрләрен сагынуга юрыйм һәм дөрес тә эшлимдер. Минем «бу заманда җүнле кеше чит илгә китә» дигән сүзләрне дә ишеткәнем бар. Моны, гадәттә, читкә чыгып карамаганнар әйтә кебек. Ә менә минем оныгым туган илен сагына, дәү әнисе әйтүенчә, шунда ял итүче бер дусты белән Россия гимнын да шыңшып йөриләр икән. Аның әтисе – улым Булат та: «Чит ил бер күреп кайту өчен генә кирәк», – дип еш әйткәли. Алма агачыннан ерак төшмәгән, ахрысы.

Кәрим әле бер хәбәрендә минем туган авылымны да искә төшергән: “Дәү әти, быел да кайтабызмы?” – дигән. Кайтмый ни инде, улым! Карлар бетеп, җирләр кибүгә, алып кайтам мин сине, Аллаһ боерса.

Кызык хәл: улым хәзер чит шәһәрдә яшәсә дә, җәй көне Субаш-Атыга кайтмый калмый. Бер уйлаганда, авылда инде беркемебез дә юк, әти нигезе буш. Әмма Булатның балачагы авылда узды, без аны, татарчасын да онытмасын дип, һәр елны җәйге каникуллар вакытында авылга кайтара идек. Бүген әнә шул балачак эзләре буйлап йөрисе килә Булатның. Шулай итеп авылны сагыну хисләрен баса, күңелен тынычландыра ул. Бу хисләр, күрәсең, геннар буенча аның улына да күчкән. Үзебез нинди – балаларыбыз шундый инде.

Кәрим улым, сине бик сагындык, тизрәк кайт инде, яме! Туган илгә, торган җиргә җитми инде.

Риман Гыйлемханов


Риман Гыйлемханов: Оныгым соңгы вакытларда әнисенә: «В Россию хочу!» – дип әйткәли башлаган” язмасына фикерләр

  1. Иии,Риман абый ,дип эйтергэ без бер яшьлэр тирэседер.Сезнен турыда «Татарстан яшьлэре»нен ничэ еллыктыр юбилеенда » матур булгач нишлэсен инде ул «, дигэн язмадан сон гел шул жомлэ «канатлы» булып китте.Гел шулай яшь, матур, жор телле булып калыгыз,исэн-сау, озын гомерле булыгыз

Фикер өстәү