Мидхәт Шаһиәхмәтов: Товар кибетләргә даими тәртиптә китерелә

Сәүдә объектлары гадәти режимда эшли һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Шаһиәхмәтов сүзләренчә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы көн саен беренче чиратта кирәкле товарларның кибет киштәләрендә бармы-юкмы икәнлеген тикшерә.

«Кибетләргә һәм бүлү үзәкләренә товар даими тәртиптә китерелә. Бүлү үзәкләрендә запаслар ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек һәм бер айдан ике айга кадәр тәшкил итә», — дип искәртте Шаһиәхмәтов.

Ул билгеләп үткәнчә, икмәк-күмәч предприятиеләренең өзлексез эшләвен һәм социаль өлкә ихтыяҗларын тәэмин итү өчен республикада шикәр һәм он запасларыннан резерв фонды булдырылган.

Шаһиәхмәтов искәрткәнчә, район һәм тармак министрлыклары вәкилләре бәяләр артуга һәм товар запасларының булу-булмавына оператив рәвештә реакция белдерергә тиеш. Һәм кирәк булган очракта тиешле органнарга, аерым алганда, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ул шулай ук җитештерүчеләрдән алып сатучыларга кадәр товарны алучыга җиткерү чылбырында катнашучыларны монополиягә каршы закон таләпләрен үтәргә һәм бәяләрнең артуына юл куймаска чакырды.

 


Фикер өстәү