Рөстәм Миңнеханов: Республика беренче чиратта кирәкле продуктлар белән үзен тәэмин итә

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек мәсьәләләренә кураторлык итә торган Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Республика Президенты күрсәтмәсе белән ике комиссия төзелде, аның берсе — азык-төлек, икенчесе азык-төлек булмаган товарларга кураторлык итәчәк. Комиссияләр алдында зур сәүдә челтәрләрендә дә, муниципалитетлардагы зур булмаган кибетләрдә дә бәяләргә атна саен (элек ул ай саен уздырыла иде) мониторинг үткәрү бурычы тора.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта ихтыяҗ зур булган (аерым алганда, шикәр һәм он) азык-төлек продукциясенең кибет киштәләрендә җитәрлек күләмдә булуын тәэмин итү бурычын куйды. Әлеге эш башланды инде. Кичә республика Президенты «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ һәм «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖдә булды. Аңа җитештерү һәм эшләп чыгарыла торган продукция күләмен арттырырга җыенулары хакында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов дәүләт ярдәме алга таба да тулы күләмдә күрсәтеләчәк дип ышандырды.

«Республика беренче чиратта кирәкле продуктлар белән үзен тулысынча тәэмин итә», — диде ул. Моннан тыш, Президент 19 марттан республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячагын искәртте, анда үзебездә җитештерелгән продукцияне сатып алу мөмкинлеге булачак.

Комиссия шулай ук азык-төлек булмаган товарларның кибеттә булуын һәм 52 позиция буенча аларның бәясен дә контрольдә тота. Әйтик, юу чаралары. Алар белән барлык кибетләрне тәэмин итү өчен «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте (400 исемдә продукция җитештерә) җәлеп ителгән.

Базарда көнкүреш техникасы булу-булмауга бәйле проблема юк, республикада техника җитештерүдә дөньякүләм лидерларның берсе — Haier компаниясе эшли, ул суыткыч, кер юу машинасы, плитә, ноутбук, чәйнек, үтүк һ.б. товарлар эшләп чыгара. Дару белән тәэмин итү дә контрольдә. Препаратлар белән тәэмин итү буенча барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлә. «Татхимфармпрепараты» берләшмәсе тулы куәтенә эшли.

Бәя билгеләү мәсьәләсе Монополиягә каршы федераль хезмәтнең даими күзәтүендә булачак.

Президент шулай ук кабул ителә торган карарлар һәм азык-төлек базарындагы вазгыять турында республика халкына даими рәвештә мәгълүмат бирергә кушты.

Бу мәсьәләне Рөстәм Миңнеханов шәхси контрольдә тота. Җаваплы затлар вазгыять турында атна саен хисап бирәчәк. Президент кирәк булган очракта өстәмә карар кабул итәчәк.


Фикер өстәү