Рөстәм Миңнеханов азык-төлектән һәм беренче чиратта кирәкле товарлардан өзелмәүне контрольгә алырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә кибетләрнең азык-төлектән һәм беренче чиратта кирәкле товарлардан өзелмәвен аерым контрольгә алырга кушкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

– Республика Президенты Хөкүмәткә, бу мәсьәләгә аерым күз-колак булып торудан тыш, сәүдә челтәрләрендә халыкка иң кирәкле товарларның даими булып торуына контрольлек итү буенча штаб оештыруны йөкләде. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, әлеге мәсьәлә белән вице-премьерлар: Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары шөгыльләнәчәк. Алар кибетләрдәге хәлләрне көн саен күзәтеп барачак һәм күзәтү нәтиҗәләре турында кичекмәстән хәбәр итеп торачак, – дигән Лилия Галимова.

Татарстанда 1 меңгә якын азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшләп килүен искә төшерик. Алар республика халкын иң кирәкле азык-төлек белән тулы күләмендә тәэмин итә. Әйтик, бездә ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш – 100 проценттан артыграк, шикәр комы һәм бәрәңге белән – 300 процент чамасы, ә үсемлек мае белән тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр күбрәк тәшкил итә.

Үткән ял көннәрендә республиканың зур сәүдә үзәкләрендә кайбер продуктларга ихтыяҗның берникадәр артуы күзәтелгән. Кечкенә кибетләрдә мондый хәлләр булмаган. Сүз уңаеннан, республикада кибетләр санының нормадан күбрәк (җан башына исәпләп чыгарылган норма) – 17 мең чамасы булуын, шуңа күрә “кирәге чыкмагае” дип, запас алып куюның хаҗәте юклыгын искәртеп узарга кирәк.


Фикер өстәү