Җәлил исемендәге опера һәм балет театры труппасы ике атналык карантинда утыра

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артистлары күптән түгел Нидерландтан кайтты. Хәзерге вакытта алар ике атналык карантинда. Бу турыда директор ярдәмчесе Наталья Феоктистова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Нидерландта булган 110 кешелек труппа хәзерге вакытта ике атналык карантинда. Айлар өйләрендә утыра. Эшкә чыгучылар юк әлегә. Табиблар алар янына килеп тикшергәнме икәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Аннары аларның берсендә дә бернинди авыру билгеләре юк. Сәламәтләр», — диде опера һәм балет театрының директор ярдәмчесе.

Нидерландта коронавирус авыруы көчәю сәбәпле, театр артистлары үзләренең гастроль турын бүлеп кире кайтырга мәҗбүр була.

«Бу театр тормышында берничек тә сизелмәячәк, чөнки безнең икенче состав та бар. Бу вакытта алар барыбер әле Европада булырга тиеш иде. Планлаштырылган тамашалар булачак», — дип хәбәр итте Наталья Феоктистова.

Аның сүзләренә караганда, театрның җәй ахырына кадәр Европага турлары планлаштырылмаган. Җәй көне Мәскәү гастрольләре генә бар.

 


Фикер өстәү