Ягъфәр Шәмиев: «Физик тәрбия җитешми»

Язгы кояш нурларын сирпеп, кар эри башлаганда, Ягъфәр Шәмиевнең үзенчә борчыла торган гадәте бар. Шатланырга гына кирәк бит инде югыйсә: көннәр җылына, җир яшәрә дигәндәй… Юк, аңа чаңгыда шуарга кирәк. Тугызынчы дистәне вакладым дип тә тормый, көн саен Казансу буйларыннан дистәләрчә чакрым юлны әйләнеп кайту аңа берни түгел. Арчада ветераннар арасында үткәрелгән ярышларда катнашмый калганы юк, республиканыкына да өлгерә. Һәрберсендә диярлек призлы урыннар яулый.

Спортчылар бар ул

Ягъфәр Зыятдинович, спортчылар бар ул, физик тәрбия бирүчеләр генә җитешми, дип әйтергә ярата. Үзе 50 елдан артык гомерен шушы һөнәргә багышлаган. Арчада беренчеләрдән булып, «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» дигән исемгә лаек булган. Әлбәттә инде, аның хезмәте һич кенә дә педагогия көллияте диварларына гына сыймаган. Ни өчен дисезме? Беренчедән, бу уку йортында мускулларын ныгыткан, зур уңышларга ирешкән спортчылар башта – көллият, аннан Арча районы, республика, ахыр чиктә ил данын яклый. Икенчедән, аның күпме укытучы тәрбияләп чыгаруын санап бетерерлек тә түгел. Аларның күбесе республикабыз авыл-районнарында остазлары эшен дәвам итә, яңадан-яңа спортчылар тәрбияли. Арчаның елдан-ел шәбрәк күрсәткечләргә ирешүче спорт комплексларында да аның шәкертләре эшли. Шуңа күрә ул бүген дә үзен бик җаваплы хис итә. Бу аңлашыла да. Институтны тәмамлаганнан соң әзергә килмәгән бит, тиз арада Россия ярышларында призлы урыннар алырлык дәрәҗәгә ирешелгән, шушы төбәк өчен күпме көч, хезмәт куелган.

– Мин педучилищега эшкә килгәндә, форма дигән нәрсә гомумән юк иде. Физкультура дәресләренә кем киез итектән, кем бишмәттән йөри. Спорт инвентарьлары турында әйткән дә юк. Бернинди секцияләр оештырылмаган иде, – дип искә ала ул укыта башлаган вакытларын. – Эшне яңабаштан корырга, физкультура укытучылары арасында спорт төрләрен үзара бүлешергә кирәк иде. Шулвакыт хезмәттәшләрем миңа чаңгы секциясен ышанып тапшырдылар.

Чаңгычылар озак көттермиләр. Беренче елларда ук район, республика ярышларында алдынгы урыннарга чыгалар, Россия Мәгариф министрлыгы үткәргән ярышларда да катнашу бәхетенә ирешәләр.

Шәкертләре белән, чыннан да, эшли белде Ягъфәр Зыятдинович. Ничектер, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен бер карауда сизә кебек иде ул. Үземнең дә чаңгы шуып йөрергә әллә ни теләгем юк иде. Башта сүз тыңлап йөргән кебек кенә булдым, аннан ничек итеп «кармак»ка эләккәнемне сизми дә калдым. Эшләтә дә, күңелне дә күтәрә, кирәк чакта юата да белә иде ул. Сигез дәрес укыганнан соң Казансу буена күнекмәләр ясарга шатланып, горурланып төшеп китә идек. Югыйсә дәрес тә әзерлисе, музыкага да өйрәнәсе, ашау-эчүне дә кайгыртасы бар бит әле. Яшәү шартлары да әллә ни түгел иде. Ягъфәр Зыятдиновичның иртә белән тулай торакка килеп, үз спортчыларын зарядкага алып чыгып китүе – үзе бер тарих. Спорт белән шөгыльләнмәгәннәрне дә аякка бастырып китә иде ул. Әле хәзер дә очрашкан чакларда шул мизгелләр хакында сөйләшәбез. Күбесе, йокларга да ирек бирмәде инде, дип зарланган була, әмма күренеп тора: барыбер сагынып, яратып искә алалар.

Үҗәт малай

Үҗәтлек – теләсә нинди авырлыктан чыгарга ярдәм итүче сыйфаттыр ул. Әтиләре сугышка киткәндә, әниләре кулында җиде бала кала алар. Сукыр бабалары да бар. Ягъфәргә ул вакытта – 3 яшь. Шөкер, әтиләре исән-сау әйләнеп кайта. Ачлык-ялангачлыктан тиз генә котылып булмаса да, тормыш җиңеләйгән сыман була. Шулай да 7 яшьтә укырга бара алмый әле ул: өстенә кияргә булмый. Аптырап калмый: абыйларыннан калган иске бишмәтнең җиңнәрен кисә дә сырган чалбар тегә. Тик менә тау шуарга ни чаңгысы, ни чанасы юк бит әле. Малай мунчада койма тактасыннан төннәр буе чаңгы ясый. Әтисе моны күреп ала да, тезенә куеп, сындырып кына ата, янәсе,

чаңгыда шуып, итекләрне эштән чыгара. Ягъфәр тагын ясый, бу юлы инде, әтисе күрмәсен дип, шуып кайтканнан соң яшереп куярга өйрәнә. Армиягә киткән абыйсының гармунында уйнарга өйрәнергә дә мунча ярдәм итә. Төннәр буе «эшләп» чыккач, мәктәптә йоклап утырган чаклары да булгалый. Укытучылардан да эләгә. Урамда күп йөрисең дип, әти-әнисе дә әрли. Әмма Ягъфәр чаңгыда шуудан туя алмый. Биек тауга менә дә бөркет кебек түбәнгә томырыла. Мондый мизгелләрне бернигә дә алыштыра алмый ул. Күрәсең, малайда ихтыяр көче, тизлек, биеклеккә ашкыну кебек хисләр әнә шулай тәрбияләнгәндер.

Йөрәк әрни

– Бүгенге мөмкинлекләр ис китәрлек, әмма физкультура белән шөгыльләнүчеләр генә бармак белән санарлык. Вакыт юк дигән булалар. Шуңа йөрәк әрни, – ди остаз. Сәламәтлек турында сүз барганда, ул вакыт юклыкка сылтауны ишетергә дә теләми. Чыннан да, ул үзе балачактан озата килгән һөнәрләрен бер дә онытмаган. Тегә, аяк киемнәре төзәтә, бар кешене сокландырып, тальянын сузып җибәрә. Җәйләрен яр буенда балык чирттерергә ярата. Балалары, оныклары белән аралашырга да өлгерә.

– Хәзер бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өйдә, диванда сузылып ятарга яраталар. Бала-чага сыман компьютерда, телефонда уйнап утырырга да күп сорамыйлар. Саф һавага чыкмыйлар диярлек. Режим белән ашамыйлар, аз хәрәкәтләнәләр, – дип борчыла ул.

Без остазым белән элеккеге чакларны искә төшерергә яратабыз. Бервакыт шулай Ягъфәр Зыятдинович иртә белән дә, кич белән дә Кенәр юлына таба чыгып, йөгереп кайтуны гадәткә керткән иде. Башта шәкертләрен алып китте, аннан укытучылар кушылды, соңга таба Арча халкы да чыга башлады. Үзенә бер күңелле бәйрәм кебек иде ул. Танышып, очрашып кайтырга да форсат чыга иде. Физик тәрбия дигәннәре менә шундый гап-гади гамәлләрдән башланадыр, бәлки.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү