Кара билбау иясе Вәсилә Газизова: «Машина белән капландым да икенче көнне үк башыма яулык бәйләдем»

Күбебезгә диндәге хатын-кызлар бик күңелсез яшидер кебек тоела. Диннән башка сөйләшер сүзләре дә юктыр сыман. Әмма алар белән аз гына аралашсаң да, бу фикерләр шунда ук эреп юкка чыга, киресенчә, аларның бар нәрсәгә җитешүләрен, сабыр-ипле булуларын күреп, соклануың арта гына.

Балалар белән алар бик күп шөгыльләнә, өстәмә әллә никадәр түгәрәкләргә йөртәләр. Мәктәптән бирелгән өй эшләрен дә әзерләтәләр, шул ук вакытта үзләре гарәп хәрефләре белән укырга, язарга өйрәтәләр, догалар ятлаталар. Гаиләләре белән бергә чана шуарга, чаңгыда йөрергә, шугалакка барырга да вакыт табалар. Күптән түгел газетабызда Балтачтагы бер төркем мөслимәләрнең үзәк мәчеткә тегәргә өйрәнергә йөрүләре, санаулы ай эчендә шактый уңышларга ирешүләре турында язган идем. Алар арасында Норма авылыннан Вәсилә Газизова да бар иде.

Бер көн социаль челтәрдә әлеге таныш йөзне күреп, язылган хәбәренә күз салган идем, аптырап калдым: баксаң, Вәсилә каратист икән, күптән түгел кара билбау иясе булган.

– Билбау үзе кайтып җитмәде әле, – ди Вәсилә, бу хакта сорашкач. – Июльдә Мари Иленә җәйге җыенга барып, биш сәгатьлек имтиханны уңышлы тапшыра алдым. Нинди билбауга тапшырсаң да, имтиханнар бик авыр, бу юлы да 95 кеше арасында бишебез генә хатын-кыз иде.

– Каратэ белән ничек кызыксынып киттең соң?

– Бөрбаш кызы мин. 1997 елда авылга Свердлаудан Альберт Бәзәгетдинов күченеп кайтты. Кайтты да авылда каратэ түгәрәге оештырды. Ул елны спортзалга йөрмәгән кеше калмады бугай. Олысы, кечесе бөтенебез шөгыльләнә башладык. Балалар гына да кырыклап булгандыр. Дөрес, тора-бара безнең сафлар сирәгәйде, унбишләп кенә калдык. Шулар арасындагы ике кызның берсе мин идем. Мине тренерның бик ипле, әдәпле булуы җәлеп итте бугай. Ул безне – җиденчедә укый торган ике кыз баланы да ишекне ачып кертә, ачып чыгара иде. Авыл мәктәбендә күрелгән хәлме?! Ул алга таба да безне башкаларны, партнерны хөрмәт итәргә өйрәтте. Үзе район үзәгендәге спорткомплекска күчкәч, безне дә шунда шөгыльләнергә алып йөри башлады. Барыбер мәктәптә укыган елларда әллә ни уңышларга ирешмәдем. Кызгылт сары билбау алуны исәпкә алмаганда. Башлангыч этаптагы билбау булса да, аны алыр өчен Казанга барып, әллә ничә сәгать имтихан биргәнебез истә. Ә аннан соңгы билбауга имтиханны сигезенче сыйныфта укыганда Казанга үзем эзләп барып бирдем. Казанга укырга кергәч, безнең тулай торак каршысындагы мәктәп спортзалында каратэ түгәрәге эшләгәнен белгәч, дүрт ел шунда йөрдем. Дүртенче дәрәҗәдәге – яшел билбауга кадәр «үстем» ул елларда. Татарстан беренчелегенә узган ярышларда җиңгәнем дә, икенче урыннар алганым да булды. Балтачта үткән республика чемпионатында ярыш әләмен дә күтәрдем әле. Ул елларда миңа аңлатучы булмады, үзем дә уйлап бетермәгәнмен инде: беренче разрядка менеп җитәр өчен бер ярышта катнашасым калган булган, спорт мастерына кандидатлыкка бик якын булганмын.

– Син бит берничә ел балаларны каратэга өйрәтәсең икән…

– Кабат каратэга кайтырмын дип уйламаган да идем. КХТИны тәмамлап, эшкә кайткач, сөт-май комбинатында эшли башладым, тормышка чыктым, өч балабыз туды. Декрет ялында чакта миңа балалар тренеры булырга тәкъдим иттеләр. Иң элек ирем Марат белән киңәштем. Ул ризалыгын бирде. Тик унике ел өзеклектән соң ничек эшләп китәрмен икән дип курыктым.

– Унике ел бик күп бит. Күнекмәләр инде онытылган да булгандыр…

– Иң кызыгы да шунда. Онытылмаган! Тән аларны үзеннән-үзе эшли, хәрәкәтләр генә салмаграк иде. Бераз шөгыльләнү белән элекке формага кайттым. Мин ике төркем балалар белән шөгыльләнәм. Беренчесе  – 6–8 яшьлекләр – башлангыч төркем. Бу төркемдәге балаларны ярышларга катнаштырмыйбыз. Ни дисәң дә каратэның без шөгыльләнә торган кекусинкай төре, гомумән, каратэ ул – кешедән физик, физиологик һәм психологик әзерлек сорый торган көрәш төре. Тән ул сугуларга әзер булырга тиеш. Өстәвенә дисциплина бик каты. Шуңа күрә төп көрәшче төркем безнең 8–14 яшьлекләр. Инде Татарстан, Россия күләмендә чемпионнарыбыз да, призлы урыннар алучыларыбыз да бар. Балалар гына түгел, соңгы елларда үзем дә күп ярышларда катнаштым, өченче дәрәҗәдәге хөкемдар буларак та чыгыш ясарга туры килә. Балаларны да, тәҗрибә тупласыннар дип, кайда нинди ярыш үтә, барысына алып барырга тырышабыз. Хәзер инде Альберт Бәзәгетдинов – Бөрбашта ачылган мөселман балалар пансионатында директор. Әмма әле дә ул – миңа төп киңәшче, ярдәмче, мине әле дә ярышларга үзе әзерли. Дөрес, хәзер инде «кумите» – сугыш төркемендә катнашмыйм. Өч бала әнисенә килешмәс тә иде ул. Мин «кате» төркемендә – төрле катлаулылыктагы хәрәкәтләр ясауда көч сынашам. Татарстан, Казан, Мари Илендәге ярышларда призлы урыннарым да бар.

– Дингә балачактан ук килдеңме?

– Юк. 2012 елда машина белән капландым. Миңа зыян булмады, машинаның түбәсе яньчелгән иде. Икенче көнне үк яулык бәйләдем. Бу авария миңа сәбәпче генә булды, мин дингә килергә әзер идем инде.

– Тегүчелек турында теге чакта хобби гына дигән идең, ә каратэ? Аларга омтылу каян килә?

– Каратэ, мөгаен, мавыгу гына түгелдер. Шулай булмаса, яраткан эшемнән (әле анда акчасы да күбрәк иде) китмәс идем. Мин бит – көрәшче кызы. Әтием Хәмит Кәримуллин заманында данлыклы көрәшче иде, Россиянең спорт остасы. Әти ягыннан да, әни ягыннан да әбиләрем тегүче булган. Үткән уку елында кызым да тегү түгәрәгенә язылып, шактый күнекмәләр алды.

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото:  гаилә архивыннан


Фикер өстәү