Алар янәшәдә
Электрон мактау тактасы булдыру турындагы Указны Татарстан Рәисе 1 майда имзалады. 5 августта исә Рөстәм Миңнеханов аның эшли башлавын игълан итте. «Меңләгән кеше безгә тотрыклы икътисад булдырып, заводларда эшли, өстәлебездә икмәк булсын өчен меңләгән авыл хезмәтчәне көн саен тир түгә. Татарстан Мактау тактасын оештыруда республикабызның 5 меңгә якын эре һәм кече предприятиесе катнашты. Алар барлыгы 15 меңгә якын иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен мактауга тәкъдим итте. Кандидатлар арасында мәртәбәле ветераннар, тәҗрибәле осталар, махсус хәрби операция геройлары да бар», – дип язды ул «Макс»тагы каналында.
Тырыш кешеләр янәшәбездә! Мактау тактасына кереп, һәрберебез үз танышларын күрә, алар белән горурлана ала. Хөрмәткә лаек кешеләр исемлегендә хезмәттәшебез Габделбәр Ризванов та бар. Ул «Ватаным Татарстан» (ул вакытта – «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясенә 1971 елда эшкә килә.
«Шуннан бирле биредә эшлим. Хезмәт кенәгәмдә дә бер генә эш урыны. Миңа күп кенә мөхәррирләр белән эшләргә туры килде. Шөкер, җитәкчеләр һәрчак хәерхаһлы, кешелекле, коллективыбыз тату булды. Хезмәтемдә ирешкән уңышымның төп сәбәбе начар гадәтләрем булмауга да бәйледер. Шуның аркасында әрәм булучылар да күп. Әле бүген дә сафта мин, – ди ул. – Моңа кадәр мактау тактасына эләккәнем юк иде. Эшемне бәяләп, мине тәкъдим иткән коллективка рәхмәт. Республикабызда хезмәт кешесен хөрмәт итүләренә дә сөендем. Ул Электрон мактау тактасына төрле һөнәр ияләре кергән бит. Безнең арттан баручы яшьләргә дә хөрмәтле булырга язсын!»
Таныклык бирәчәкләр
Сәнәгать, сәламәтлек саклау һәм мәгариф. Электрон мактау тактасына кертү өчен иң күп гаризалар әнә шул тармаклардан килгән. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, эшкәртү сәнәгате, оборона-сәнәгать комплексы, нефть өлкәсе һәм автосәнәгать предприятиеләре аеруча активлык күрсәткән. Зур каладамы, ерак саладамы – тырыш кешеләр һәркайда да бар. Гариза җибәрүчеләр арасында 200 дән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе бар.
Исемлекне исә ел саен яңартачаклар. Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, проектны эшләтеп җибәрү һәм кандидатларны тәкъдим итү һәр яз саен узачак. «Әлбәттә, электрон тактаның мәгънәсе – ел саен яңа лаеклы кешеләрнең исемнәрен күрү. Исемлеккә быел кергән кешене кабат биш елдан гына тәкъдим итеп булачак. Мондый алым һәр хезмәткәрнең эшен гадел бәяләргә һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарын үстерү өчен өлеш керткән кешеләрнең яңа уңышларын күрергә мөмкинлек бирә», – ди министр. Исемлеккә эләккән хөрмәтле кешеләргә махсус таныклык тапшырыла. Аны хезмәт коллективларында җитәкчеләр, ветераннар, яшь белгечләр катнашында тантаналы шартларда тапшырачаклар.
«Менә шул инде ул – хөрмәт»
Мактау тактасына ничек керәләр? «Анда эләгүемне белгәч, башта: «Ник мин?» – дип тә сорап куйдым. Эшеңдәге нәтиҗәләр өчен, дип аңлаттылар. Шөкер, укытучы булып эшләвемә 35 ел булды. Башта татар теле һәм әдәбияты укыттым. Аннары тарих укытучысына укыдым. Эшемне бик яратам, шуңа да балаларның уңышлары да күп», – ди Сарман гимназиясенең тарих укытучысы, бу һөнәргә 35 ел гомерен багышлаган Кифая Заһирова.
Аның укучылары тарих фәне буенча республика олимпиадаларында күп тапкыр җиңү яулый һәм республика призерлары исемлегенә керә. «Ел саен тарихтан имтихан бирергә теләүчеләр саны да арта. Тарих фәненә мәхәббәт уята алуыма бик шатмын. Укытучыга хөрмәт бетте дигән сүз белән дә килешмим. Әллә кайчан мәктәп тәмамлаган укучыларым килеп рәхмәт әйтә. «Әле ярый вакытында сүгеп укыттыгыз, хәзер миннән күп белүче юк», – диләр. Нинди йомыш белән кайсы гына оешмага кермә, таныйлар. Менә шул инде ул – хөрмәт. Ә инде коллективыма чиксез рәхмәтлемен. Без икәү, математика укыткан ветеран укытучы һәм мин, ел буе бөтен республикага танылып торачакбыз», – ди Татарстанның атказанган укытучысы.
Тәҗрибәле укытучы әле мәктәптә укыганда ук мактау тактасына эләккән булган. «Ул чакта фотога төшәсе дигәч, дулкынланудан авырып киткән идем. Менә тагын насыйп булды. Инде бу юлы мактаулы урынга эләгүемне зур горурлык һәм җаваплылык буларак кабул иттем», – дип хисләре белән уртаклашты ул.
Ютазы районының Урыссу бистәсендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернаты директоры Илдар Дусәлимов мәгариф өлкәсендә 1995 елдан бирле эшли.

«Белемем буенча мин – физика укытучысы. 2010 елда интернат директоры итеп куйдылар. Яшермим, эшебез җиңел түгел. Үзенчәлекле балалар белән эшләү сабырлык таләп итә. Педагоглар белән дә уртак тел таба белү бик мөһим. Электрон мактау тактасына эләгүне эшемә карата игътибар дип кабул иттем. Аннары бездә укучы балаларның да рәхмәтедер бу, дидем. Исем-фамилиям ел буена бөтен республика халкына күренеп торачак», – ди Татарстанның атказанган укытучысы. Аның сүзләренә караганда, Электрон мактау тактасына эләгү җаваплылык та өсти.
Ышанычны аклыйсы
Хөрмәткә лаек кешеләр исемлегендә Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында судно җыючы Андрей Нестеров та бар. Ул заводта инде 21 ел эшли. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы өчен суднолар төзүдә, республикада күперләр салуда катнашкан.
«Безнең хезмәт – көндәлек бурычларны үтәү генә түгел. Предприятие үсешенә, республикабыз, илебезнең чәчәк атуына да өлеш кертәбез. Без металл конструкцияләр генә ясап калмыйбыз – осталыгыбыз һәм җаныбызны салып, ышанычлы суднолар төзибез. Эшебезнең нәтиҗәсе кешеләргә хезмәт итә. Үзеңне Мактау тактасында күргәч, аның гади рәсем генә түгеллеген аңлыйсың. Бу – синең эшеңне күрү билгесе. Алга таба да ышанычны аклыйсы, хезмәтебезнең нәтиҗәсе кешеләргә хезмәт итсен, дип эшлисе килә», – ди ул.
Әлеге завод директорының персонал белән идарә итү буенча урынбасары Рамил Садыйков сүзләренчә, предприятиенең уңышлары меңләгән кешенең тырыш хезмәтеннән туплана. «Һәр хезмәткәр – яңа килгән эшчедән алып тәҗрибәле мастерга кадәр – суднолар төзелешенә алыштыргысыз өлеш кертә, заводның абруе да, тулаем алганда, тармакның үсеше дә шуннан тора. Республика дәрәҗәсендә танылу – хезмәткәрнең үзе өчен дә, коллектив өчен дә горурлык. Ул кешене яңа уңышларга омтылырга һәм үз белемен, тәҗрибәсен, заводтагы иң яхшы традицияләрне киләсе буынга тапшырырга өнди», – ди ул.
ФИКЕР
Елена Кузьмичева, Татарстан Профсоюзлар федерациясе берлеге җитәкчесе:
– Моңа кадәр предприятиеләр һәм оешмаларда үзләренең Мактау такталары булса, хәзер республика күләмендәгесе барлыкка килде. Шулай итеп, «иң-иң»нәр бөтен республикага танылачак. Әлеге проектның нәкъ менә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында башланып китүе аерым бер әһәмияткә ия. Бүген без зур канәгатьлек хисе белән хезмәт кешесенең абруе күтәрелгәнне күзәтеп киләбез. Хезмәт алдынгылары янә яңалыкларның төп геройларына һәм яшьләр өчен үрнәккә әйләнеп килә.
Совет дәүләте әле яңа гына оешкан чорда – 1920–1930 нчы елларда мондый такталар социалистик ярышның мәҗбүри бер өлешенә әйләнгән. Планны арттырып үтәү, тел-теш тидергесез хезмәт, новаторлык, коллектив тормышында актив катнашу Мактау тактасына эләгү өчен төп таләпләргә әйләнгән. Тарих кабатлана. Изге традицияләрне кадерләп саклап, бер үк вакытта яңаларын булдырабыз, дигән сүз бу. Күршедәге төбәкләр безнең тәҗрибәне кабул итеп, вакытлар узу белән Бөтенроссия мактау тактасы да пәйда булыр әле дигән өметтә калабыз.
Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын эре һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез