Газетага язылу

Сөйкемле сөяк

«Бер гаилә кебек» дигән төшенчә бар бит әле. Гадәттә, бергә эшләүчеләр турында әйтәләр аны. Хәтта хастаханәдә ятучыларга да хас күренеш бу.

Сөйкемле сөяк
Шәхси архивтан

Дөрес, алар гел алышынып тора. Берәүләре китә, икенчеләре килә, әмма бу бәйләнеш бөтенләйгә өзелеп бетми, үзенә күрә бер чылбыр хасил була. Озаграк ятканнары «хуҗа» булып кала. Яңа кергәннәр аның белән киңәш-табыш кора. Ул гына да түгел, үзенә күрә «авторитет»лар да барлыкка килә палатада. Барысына да җылы өләшә алырлык киң күңелле кешеләр турында сүз бара.

Питрәч районының Шәле авылында туып үскән, гомерен шунда үткәргән, соңгы елларда Татар Казысы авылында кызы Илсөяр гаиләсендә яшәп ятучы Наилә апа Гафарова да шундыйларның берсе иде. Палатада иң өлкәне иде ул. Әмма 86 яшьлек әби, гаять катлаулы операция кичерсә дә, бер дә сыкранып, ыңгырашып ятуны белмәде.

Безне барыннан да бигрәк аның сөйкемле сөяк, кадерле әни, әби булуы сокландырды. Хастаханәдә мондый мөнәсәбәтләр бигрәк тә сизелә икән. Әле тернәкләндерү бүлегеннән палатага китергәнче үк, кызы Назирә белән оныгы Лилия урын-җирләрне тәртипкә китереп, кирәк буласы әйберләрне барлап, бик дулкынланып көттеләр аны. Шул арада башка туганнары да килеп, хәл белешеп киттеләр. Хәтта бүлек мөдире дә, обходка кергәч: «Сәламәтләнәсең, апа, үзең дә бик тырыш, караучыларың да кадерләп кенә торалар», – дип, күңел күтәрерлек сүзләр әйтүне кирәк дип тапты.

Табиб дөрес әйткән икән, чыннан да, мөмкин булган кадәр тиз тернәкләнде Наилә апа. Утыра башлагач, башкаларны да күзәтеп, я хәлләрен сорашып, я хатирәләр дөньясына чумып, аралашырга ук тотынды. Табибларның, туганнарыңның гына түгел, янәшәдә хаста булып ятучыларның җылы сүзләре дә чын дәва икәнлегенә тиз төшенделәр палатада. Бераз вакыт үткәч, без Наилә апаның тормыш юлын сүтеп җыйган идек инде. Үзе әйтмешли, «прастуй» гына тормышында кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр буа буарлык булган.

Шулай бервакыт ул хәлсезләнеп киткән беләкләренә карап утырды да: «И-и, йөз килолы чакларымны сагынам да инде», – дип көрсенеп куйды. Башта көлештек, аның сүзләренә каршы килүчеләр дә табылды.

– И-и, табибларга кадәр, авырлыкны киметергә кирәк, дип әйтеп торалар. Йөз бик күп бит ул. Андый йөкне күтәреп йөрергә дә кирәк бит, – диештек.

Әмма Наилә апа бирешергә уйламады да:

– Гомерем буена фермада сыер саудым. Ул чакта бар эш тә кул көче белән эшләнде. Терлеккә ризыкны да үзебез ташыдык, тирес тә түктек, су да китердек. Әнә шул йөз кило булганга, көч-куәт ташып торган да инде ул. Ир-атларга да ялынмадык, күтәрәсен күтәрдек, төшерәсен төшердек. Хәзер 60 килога калдым. Нәрсә инде бу, исәпкә бар, санга юк, – диде ул, тагын бер кат үзен күздән кичереп.

 Ул арада оныгына сүз катты: «Кара әле, кызым, өчпочмак ашыйсым килеп китте. Иртәгә пешереп алып килерсең әле, яме». Бу әле суны да йотымлап кына эчәргә яраган вакыт бит. Ярамаганын үзе дә белә инде, күрәсең, уенын-чынын бергә кушып сөйләведер. «Бер почмагын гына сындырып ашар идем. Врачлар күрми дә калырлар иде әле», – дип, үпкәләгән кыяфәт чыгарды үзе. Аннан, сезнең белән борчак пешмәде, дигәндәй, беренче мәхәббәт маҗараларын сөйли башлады.

– Яратып йөргән егетем бар иде бит. Тик аның белән бергә була алмадык. Авылыбызның Фәйзи исемле егете, бригада белән килеп, атка утыртып урлап китте. Әллә ничә кеше килгән иде, сугышып беттек.

Бу урында Наилә апа тынып калды. Тормышын төбеннән үзгәрткән мизгел бит инде, нәрсә дисәң дә.

– Әни алмага килгән иде. Аларга кайгы китереп йөрисем килмәде. Әүвәл урлап кайткан җирдән кайтып китү хурлык иде бит. Арбадан төшеп калган кешегә тиңлиләр иде авылда. Андыйлар рәтендә буласым килмәде. Калдым инде, бик авыр булса да. Егетем Үзбәкстаннан кунакка кайта иде. Әти-әнисе безнең авылныкы, шунда яшәргә киткәннәр. Кайткан саен күп еллар мине ерактан күзәтеп йөрде. Тик янына килеп, бер тапкыр да сөйләшеп тормадым. Туганнары гына: «Үтердең малаебызны», – дип сукрандылар. Ә мин сер бирмәдем, әти-әниләр өйрәткәнчә, төшкән җирдә таш булып, чын ир хатыны булып яшәдем. Каенанам-каенатам белән дә уртак телне тиз таптык, 26 ел бергә тормыш алып бардык, бик яраттылар үземне. Өч сеңлесе бар иде, алар да апалары кебек якын иттеләр. Фәйзи белән биш бала үстердек. Азрак булды дип уйлыйм әле, тагын табасы калган. Мин үзем күпбалалы гаиләдән бит. Унау идек. Хәзер бишәү генә калдык иде. Әти белән әни колхозда эшләделәр. Әти башта ат җигеп йөргән иде, аннан умартачы булды. Үскән беребез кул арасына керә барды. Ай-яй, бик авыр чаклар иде ул. Тик эшләп үскәнгә, беребез дә юлдан язмады.

Бу – Наилә апаның тормыш фәлсәфәсе. Балаларын, оныкларын да шулай тәрбияләгән ул.

– Без, оныклар, ел әйләнә дүрт каникулны да әби янында үткәрдек, – дип сүзгә кушылды оныгы Лилия. – Шулай тиеш дип саный идек, чөнки бабай иртәрәк китеп барды, ә әби абзар тутырып мал-туар асрады, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерде. Суны ерактан ташып сибәргә кирәк. Кайтып, кием алыштырганчы, эш бүленеп куйган булыр иде. Көн буена бер минут та тик тотмады әби. Аның каравы кич белән клубка чыгып китәбез. Бернинди контроль дә юк, чөнки әби көн буена аяк өстендә, үзе әйтмешли, эт була да баскан җирдән йоклап китә. Без дә иркенләп йөри алмыйбыз инде анысы, әбинең таң беленгәнче уятканын беләбез бит. Ял итәргә кирәк дип, тизрәк кайтып, урын өстенә аву ягын карыйбыз.

– Аңа карап берсе дә егылып үлмәде, – дип, сүзен дәвам иттерә Наилә апа. – Эшләгән кеше өлкәннәрне дә ихтирам итә, итагатьле дә була ул. Якыннарының кадерен дә беләләр. Балачактан телефонга текәлеп утырсалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, әйләнә-тирәдә ни барлыгын күрми калалар, үскәч тә, шуннан ерак китмиләр инде. Аллага шөкер, балаларым да, оныкларым да үзем өчен үлеп торалар. Бик карыйлар. Ул яктан миннән дә бәхетле кеше юктыр.

Наилә апаның бу сүзләре белән һич килешми булмый. Аның кызлары, оныклары көн димәделәр, төн димәделәр, әбиләренә генә түгел, палатадагы бар кешегә ярдәм итәргә өлгерделәр. Рәхмәт яусын үзләренә. Ә бит карарга килүчеләр арасында, чыннан да, кайда икәнлекләрен дә онытып, сәгатьләр буена телефонга текәлеп утыручылар да, бик тынчу монда дип, озак вакытка чыгып югалучылар да, балаларын зар-интизар булып көтеп ятучылар да бар иде. Андыйларга Наилә апа тәрбиясе җитмәгәндер инде...

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре