Газетага язылу

«Кәкре тимер кайда ул?»

Бер көн тугыз яшьлек оныгым өйгә керде дә: «Әби, безнең кәкре тимер кайда ул?» – дип сорады.

«Кәкре тимер кайда ул?»

– Нинди кәкре тимер? – мин әйтәм.

– Исемен белмим, оныттым... Бар бит инде... лапаста гел эленеп тора иде. Аннан карадым, тапмадым.

– Чалгымы? – дим.

– Чалгы нәрсә соң ул? Русчасы ничек? – ди.

– Коса, – дим.

– Юк, ул түгел.

– Аның белән нишлиләр? – дип сорагач, куллары белән урып күрсәтте. Баксаң, бала урак сорый икән. Урак дигән сүзне оныткан дип уйласаң, ялгышасың. Аның русчасын оныткан ул. Өйдә берәр русча сөйләшкән кеше булса иде, бер әйбернең татарча исемен белмиләр, аптыраш инде менә. Шөшле сорасаң, чалгы тоттыралар, ди иде элек бабайлар, берәр нәрсәне дөрес аңламасаң... Хәзерге балалар чалгысын да таба алмый... Боларга берәр эш коралын татарчалап алып килергә куш әле... Юри әллә ничә сынаган бар. Тугыз яшьлеге генә түгел, унтугыз, егерме яшьлеге дә нәкъ шулай эшли. Үз йортлары белән торучы кызым көлдерә. «Әтиләре бер көн малайларга, ышкы  алып килеп бирегез әле, диде. Ул аларга гел шулай, татарча да, авылчалап әйтеп тә кораллар таптырып шаярта. Малайлар югалды. Күреп тор, хәзер бөтенләй башка әйбер алып киләчәкләр, дим. Алар озак килми торгач, артларыннан барсам, нәрсә алып килергә белми аптырашып басып торалар. Беренчесе генә түгел бит инде мондый хәл. Әтиләре орышыр дип курыкмыйлар, безнең көләсен беләләр... «Табып булмыймы?» – дип төрттереп алдым да булыштым инде»...

– Аптырый торган түгел, – дим, шушы хәлләрне сөйләгән авылдаш апага. –Инде авылда гади генә көянтәне күрмәгән, аның нәрсә икәнен белмәгән тулы бер буын үсеп килә бит. Бер вакыт таныш укытучы да: «Көянтә-чиләк дип сөйли идем, дүртенчеләрем, апай, көянтә нәрсә соң ул, дип сорыйлар. Башта аптырап калдым. Аннан соң, кулларымны җәеп күрсәтеп, көч-хәлгә аңлаттым», – дип көлдергән иде. Аңа да ул чакта, ярар, әле чиләкнең нәрсә икәнен беләләр бит, дигән идем.

– Авыл баласы көянтәнең нәрсә икәнен белмәсен инде, шаклар ката торган хәл бит бу, – дип, бирешергә җыенмый авылдашым.

– Эзләп кара әле, каралтыңда көянтә бармы? Бездә юк... Кирәк булмаса да, озак еллар саклаган идек. Ташлаганбыз инде, – дим. – Кулланмаган, күрмәгән әйберне алар каян белсен соң? Көянтәнең нәрсә икәнен белмәсә дә, авыл баласының да хәзер белмәгәне юк. Без белмәгәнне беләләр. Тик күп әйберне рус телендә генә беләләр, анысы бар инде...

– Ие шул, кайчакта гади генә әйберләрне дә әти-әниләре русча әйтә, аннан соң гына аңлыйлар. Бакчага йөрүче авыл сабыйлары да үзара русча гына сөйләшә бит. «Кукла-мяч» дип кенә сөйләшсә дә аптырамас идең, җөмләләрне дөрес итеп төзеп, терминнар кушып сөйләшәләр...

– Тормыш бик кызу алга бара бит... Балалар да, оныклар да безнең кебек була алмыйлар инде, – дим, акыл сатып. – Ана сөте белән кергән, телләре ачылган туган телләре барыбер йөрәкләрендә кала инде ул.

– Хәзер үк татар сүзләрен аңламаган балалар, оныкларның татарлыгы да шуның кадәр генә булыр инде аның.

– Синең белән, безнең белән татарча сөйләшәләр бит әле. Кирәк кадәрен беләләр, кирәк булганын өйрәнерләр, шунысына канәгать булыйк, дим, – сөйләшүне пессимистик рухта тәмамлыйсы килмичә. Теле генә түгел, безнеке кебек кечкенә авылларда нигезләр дә  бетә бара бит, монысы тагын да аяныч, дим күңелдән. Анысын кычкырып әйтмим. Әйтмәсәм дә, барыбызның да күңелдә бит бу әрнү... «Әби, кәкре тимер кайда ул?» – дип сораучылар булып торсын иде әле...

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре