Көрәшче уллар әниләре булуыбыз берләштерсә дә, барыбыз да төрле. Улым келәмгә чыкканда, мин мәйданнан читкә китеп басам. Кешене биленнән кысып тотып, дөңгердәтеп, җир өстенә салып куюны спорт дип буламы соң инде? Күрә торып имгәнү, җәрәхәтләнү, ватылу бит бу! Ярый ла үз балаң көндәшен очырса. Менә синең улыңны әйләндереп аркасына салсалар, анда түзеп кара. Сабан туена килүгә, келәмнең нинди булуына, астында маталарның барлыгы-юклыгына игътибар итәсезме? Чирәм өстендә көрәшсәләр, аның тигезсезлеген, чыгып торган ботак-чатакны күрәсезме? Ә без күрәбез. Ул-бу була калса, үз балаң гына түгел, көндәше дә кызганыч. Башын йә борынын тотып тәгәрәп яткан ул егет тә – кемнеңдер газизе бит, синеке кебек үк кадерле баласы. Менә шуңа күрә күпчелек очракта көрәшне карамыйм, бил алышу хәл ителгәнче читтә йөреп торам.
Әнә Сабан туе мәйданы эскәмиясендә Балтачның яшь көрәшчесе, яшьләр арасында ике тапкыр дөнья беренчелеге җиңүчесе Аяз Хәйретдиновның әнисе Гүзәлия утыра. Башын аска игән дә кулы белән күзен каплаган. Читтә басып та тора алмый, янәшә булырга тырыша, тик карарга да йөрәге җитми. Арча районы данын яклаучы ике бертуган көрәшче Искәндәровларның әнисен күзәтәм. Ул курыкмый да кебек, көрәшкәннәрен карап, уллары өчен җан ата. Берәү генә дә түгел бит әле. Минем борчулар аңарда икегә тапкырлана. Узган ел авыл Сабан туена Яшел Үзәннән талантлы көрәшче Инзил Ильясов килгән иде. Әнисенең, келәм кырына диярлек басып, улына көч биреп торуы истә калды. Менә йөрәк бу әнидә!
Өс-башын барлап йөрү, өйдән чыгып киткәндә: «Су алдыңмы, улым?» – дип исенә төшерү, корырак тотучы әтиләре ишетмәгәндә кызгану, сызланганда дәвасын табу, сөлгедән суелган билләрен күреп сыкрану, бәрелүдән күгәреп чыккан җилкәләренә мазь сылап, шифасын табарга тырышу...
Ул артык авырлыкны кууларны кайсы көрәшче әнисе генә үз башыннан уздырмый икән? Кирәкле авырлык үлчәмендә көрәшү өчен ризыгын да, суын да чикләп ашамый-эчми, шуның өстенә йөгереп, киеренке тренировкалар узып әзерләнгән улың белән бергә син дә ярышка әзерләнәсең. Артык тәмле пешермәскә, камыр ризыклары алмаска, ул кызыгырлык ашамлыкларны бөтенләй өйгә кертмәскә! Көннәр шулайрак уза...
Җиңүдән үзенә өлеш алырга теләүчеләр күп анысы. Безнең улыбыз, безнең күрше егете, минем улым белән дуслар, бер сыйныфта укыйлар, бер залга йөриләр, безнең районнан дип, җиңүче янына үзләрен дә кушып куярга яраталар. Җиңелүче генә һәрвакыт ятим. Әниләр генә кирәк сүзләр табып, юатып, сөйләшәсе дә килмәгән баланың эчендәге борчуларын чыгарып, күңелен бушаттыра беләләр, җиңелүче ятимлеген бүлешәләр. Кайвакыт, сүзләр дә артык булганда, эндәшми калу, янына кирәк-кирәкмәс киңәш бирүчеләрне җибәрмәү, улын саклауны да әниләр үз өстенә ала.
Көрәш әтидән килсә дә, балаларны әни догасы, әни теләге җиңдерәдер ул. Иңнәренә тәкә салган улы янында мәйдан уртасында әтисе басып торса да, тыйнак кына мәйдан читендә утырып калган әниләрнең өлеше бик зур бу җиңүләрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез